- 05.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №05 (6 февраль)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Азатлык» радиосы: «Русиядәге телләрнең саклануы һәм үсеше турындагы декларацияләр белән реаль хәл арасында аерма зур. Безнең Алтай республикасында шуңа килеп җиттек ки, балалар бакчаларында да чаралар, җыелышлар урыс телендә генә уздырыла. Гәрчә ул чараларда урыс милләтеннән бер бала да булмаса да. Русия халыклары телләренең киләчәге юклыгы күренеп тора. Балалар бакчасында урысча чаралар, мәктәптә урысча имтиханнар, аннары уку йортына керү өчен урысча имтихан. Дәүләт шундый шартларга куя ки: туган телне өйрәнү артык эшкә әйләнә. Конкуренция шартларында яшәп калу өчен, кеше бөтен көчен урыс телен өйрәнүгә генә бирә» (Алтай республикасының «Алтай-Корылтай» төбәк иҗтимагый хәрәкәт идарәсе рәисе Василий Кудирмеков).
Комментарии