- 04.10.2022
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2022, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«РИА Новости»: Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, өлешчә мобилизация буенча чакыртылган 200 меңнән күбрәк кеше Русия кораллы көчләре рәтенә кушылган. Аларны өйрәтү 80 полигонда һәм 6 укыту үзәгендә алып барылачак.
ҖАЕН ТАПКАННАР
«Primorye_online» телеграм-каналы: Владивостокта хәрби комиссариат хезмәткәрләре солдатларча зирәклек һәм менә дигән физик әзерлек күрсәткәннәр. Алар өлешчә мобилизациягә эләгүче гражданнарга повесткалар таратыр өчен ябык подъездга форточкадан кергәннәр. Җирле телеграм-канал Нейбут урамында урнашкан йорт подъездындагы күзәтү камерасы төшергән кадрларны урнаштырган. Башта форточкадан яшь хезмәткәр керә, бер мәлне ул егыла яза, шулай да тигезлекне саклап кала, максатына ирешә – подъездга кереп җитә. Шуннан подъезд ишеген эчке яктан ачып, повесткалар тоткан хезмәттәшләрен кертә.
ИРГӘ АЛМАШКА БЕР САРЫК
Тыва Республикасы рәсми порталы: Тыва хакимияте өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең гаиләләренә ярдәм буларак берешәр сарык һәм ягулык күмер бирергә вәгъдә итте. Бүгенгә 91 баш сарык бирелгән, диелә. Бер районда сарык белән бәрәңге дә китергәннәр. Кайбер райннарда ягулык буларак – күмер, кайберләрендә утын бирелә. Шулай ук кайбер муниципалитетларда он, кәбестә дә өләшәләр. Әтисе мобилизацияләнгән һәр 17 яше тулмаган балага 5000 сум бирү каралган, аны алу өчен гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди.
ХӘРБИ КИБЕТ ДИП УЙЛАП, МОШЕННИКЛАРГА ЭЛӘККӘН
«Baza» телеграм-каналы: Мәскәүдә яшәүче берәү мобилизацияләнгән дустына бронежилет сатып алам дип, мошенникларга 60 мең сум акчасын күчергән. Берничә дус җыелып, повестка килгән иптәшләренә кирәк-ярак сатып алып бирергә булганнар, чөнки кирәкле экипировка бөтен армиягә дә җитәрлек түгел, дигән мәгълүмат алганнар. Әйберләр исемлеген бүлешкәннәр, Алексей исемлесе бронежилет алырга тиеш булып чыккан. Белешә башлагач, танышлары хәрби кирәк-яраклар белән сату итә торган сайтның сылтамасын җибәргән. Алексей шунда 60 мең сумга бронежилет табып, банк картасыннан тиз түләүләр системасы аша акчаны күчергән (югыйсә, шушы факт ук шикләндерергә тиеш булган да бит: законлы интернет-кибетләр акчаны тиз түләүләр системасы буенча күчерергә сорамый). Тик «сатучылар» Алексейга түләү үтмәде, хата күрсәтә дип хәбәр иткәннәр, акчаны кире кайтару өчен карта мәгълүматларын сораганнар, шул ук вакытта әлеге картада тагын кимендә 60 мең сум булырга тиеш, дигән шарт та куйганнар. Менә шуннан соң гына егет мошенниклар тозагына эләккәнен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
РӘСМИ СТАТУСЫ БУЛМАЯЧАК
ТАСС: Запорожье өлкәсе хакимиятенең баш советы әгъзасы Владимир Рогов төбәктә украин теле тыелмаячак, ул Кырым үрнәгендә рәсми тел булып та калырга мөмкин, дип белдерде. «Карар әлегә кабул ителмәгән, тик, мөгаен, без Кырым үрнәге буенча эшләрбездер: украин теле рәсми тел булып калыр, аны берәү дә тыймаячак. Украин телендә белем аласы килгәннәр – укысыннар, гаризалар язсыннар. Тик без барыбыз да нәкъ менә урыс теленең берләштерүче икәнен бик яхшы беләбез», – диде ул. Федерация Советының конституцион закон чыгару буенча комитеты рәисе Андрей Клишас, аңа җавап итеп, үзенең телеграм-каналында болай дип язды: «Украин теленең бернинди дә рәсми статусы булмаячак, үз дәүләт телен билгеләү хокукы Русия Федерациясе составындагы республикаларда гына бар. Украин телен тыючы да, шул ук вакытта аңа рәсми статус бирүче дә булмаячак». Конституция судының Русия составына яңа җирләрне кушу турында күрсәтмәләрендә әйтелгәнчә, Русия әлеге субъектларда яшәүче барлык халыкларга туган телләрен саклау һәм өйрәнү хокукын гарантияли.
ГЕНОЦИД БӘЯСЕ
«Реальное время»: Ленинградка нацистлар блокадасы салган зыян хәзерге курс буенча 35,3 триллион сум дип исәпләп чыгарылган. Санкт-Петербург прокуроры Виктор Мельник Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр блокадасын совет халкы геноциды дип тану турындагы беренче суд утырышында шундый сан әйткән. Аның сүзләренчә, ведомство архив һәм статистика документларын тикшергән, нәтиҗәдә, Ленинград блокадасында рәсми статистикада әйтелгәнчә 649 мең кеше түгел, бер миллионнан күбрәк кеше үлгән. Прокурор белдергәнчә, блокадада наци Германиясе хәрбиләреннән тыш, Бельгия, Италия, Испания, Нидерланд, Норвегия һәм Франциядән дә хәрбиләр катнашкан. Билгеле булганча, Ленинград блокадасы 1941нче елның 8нче сентябрендә башланып, 1944нче елның 27нче гыйнварында өзелгән, ягъни 872 көн дәвам иткән.
35,3 триллион сум – ул күпме, азмы:
– блокаданың һәр корбаны өчен якынча 32,3 млн сум дигән сүз;
– Белоруссиягә Бөек Ватан сугышы елларында килгән матди зыяннан 1,3 тапкырга диярлек күбрәк (анысын 2021нче елның июлендә 500 млрд доллар дип исәпләп чыгарганнар иде);
– федераль бюджетның киләсе елга фаразланган кеременнән 1,35 тапкырга күбрәк – проект буенча, керем 26,13 триллион сум булырга тиеш;
– Санкт-Петербургта яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакыннан – быел июльдә ул 80,9 мең сум дип билгеләнгән булган – 436 миллионга күбрәк;
– Советлар Союзының Икенче бөтендөнья сугышына тоткан акчасының биштән бер өлеше кадәр – 2020нче елда аны 3 триллион доллар дип санап чыгарганнар иде;
– Германиянең Икенче бөтендөнья сугышына тоткан акчасының алтыдан бер өлеше кадәр – 2020нче елда аны 4 триллион доллар булган дип исәпләделәр.
Комментарии