Закон бозучы үзе депутат

Закон бозучы үзе депутат

РБК: Русия төбәк депутатларының 2 проценты закон бозучылар. Күпчелеге урлашу, кыйнап талау, тотыкка алу һәм сайлау документларын бозу өчен хөкем ителгәннәр.

Татар милләте бетүгә таба оча

«АЗАТЛЫК» РАДИОСЫ: Татар милләте белән нәрсә булачак? Сан ягыннан бик нык кимиячәкбез. Бер-ике буыннан соң бигрәк тә. Бик зур өлеш урыслашып бетәчәк. Гаяз Исхакый ике йөз елдан соң инкыйраз дип әйткән. Татар халкы исә шул кадәр өлгер халык, Исхакый фаразыннан да иртәрәк инкыйраз хәленә керәчәк. Ул моңа йөгереп түгел, очып бара. Бетүгә татарның 90 проценты, алдынгы булабыз, нәрсәгә кирәк безгә ул авыл теле, дип шатлана-шатлана бара. Ләкин татарның бер өлеше, сизелерлек өлеше аңлы рәвештә татар булып калачак, татар телен заман таләпләренә тиң китерәчәк. Бу җәһәттән хәзерге шәһәр яшьләренә өметем зур. Алар яңача фикер йөртә, дөньяга башка күзлектән карый.

Хәзерге татар эмиграциясен алабыз икән, ул – соңгы вакытта бәхет эзләп киткән кешеләр. Аларга бер өмет тә юк. Сабантуй уздырудан башка бернәрсәгә дә әзер түгелләр минемчә. (Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарихчы-галим Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ)

Татар теле укытучысына эш юк

«ТАТАР-ИНФОРМ»: Татарстанда 1200 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу уку елыннан башка предметлар укыта. Алар моның өчен махсус курсларда яңадан укып, диплом алган.

Ышаныч бетә

«ЭХО МОСКВЫ»: Соңгы 2 айда хакимияткә ышаныч соңгы чиккә җитте. Халык әлегә Президентка ышана, гәрчә аның да рейтингы шактый какшады. Ә менә Үзәк Банк һәм салым хезмәтенә ышаныч чиктән тыш түбән. Чөнки икътисадый алга китеш күренми һәм алга таба да тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәрәвен дәвам итәчәк. (Андрей ЕГОРОВ, язучы, журналист).

Комментарии