- 04.07.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №26 (5 июль)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Лента.ру»: Франциядә инде бер атна тәртипсезлекләр дәвам итә. Шушы вакыт эчендә илдә 6500гә якын янгын чыккан, 3300 автомобиль яндырылган, 250 банк бүлекчәсе, 200 азык-төлек кибете, 10 сәүдә үзәге таланган, 2500дән күбрәк кеше тоткарланган. Саннар көнләп түгел, сәгатьләп артып тора. Урам чуалышлары 27нче июньдә 17 яшьлек Наэль исемле егет полиция тарафыннан үтерелгәч башланып китте. Чыгышы белән Алжирдан булган Наэль машинасында юл йөрү кагыйдәсен бозгач туктамаган, полиция хезмәткәрләренең гомеренә куркыныч тудырган, шул сәбәпле тәртип сакчылары атарга мәҗбүр булган, диделәр. Тик соңрак интернетка чыккан видеолардан күренгәнчә, полиция хезмәткәрләренең гомеренә куркыныч янамаган. Наэльне атып үтергән полицейский тоткарланды, ләкин кешеләр барыбер каршылык чарасына чыкты. Аларның күпчелеге – чыгышлары белән Төньяк Африкадан булган яшьләр. Франция Президенты Эммануэль Макрон Европа берлеге саммитын калдырып, илгә кайтырга мәҗбүр булды. Атып үтерелгән Наэльнең әбисе тәртипсезлекләрне туктатырга чакырды. «Оныгымны сәбәп итеп, кибетләрне, автобусларны, мәктәпләрне җимерүләрен теләмибез», – диде.
ПАЛЬМА МАЕ ӨЧЕН – УТЫРТЫРГА!
«Бизнес Онлайн»: Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин азык-төлеккә пальма яки терлек мае кушкан өчен зур штрафлар һәм җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк диде. «Сөттән ясалырга тиешле продуктларда – сырда – терлек мае кулланыла. Бу – фальсификат. Моның өчен җаваплылык каралганмы? Юк, каралмаган! Туңдырманы карагыз, кәнфитләрне, йогырт, майны. Сөттән ясалырга тиешле бөтен нәрсәдә пальма мае бар. Аны кулланучыларга җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк. Аңлашыла, сөтне алыштыра торган бу әйберләр арзанрак, күбрәк, тик алар сәламәтлеккә зыянлы», – дигән Володин.
ТӨКЕРЕРГӘ ЯРАМЫЙ!
«Российская газета»: Ярославль өлкәсендә җәмәгать урынында төкергән, олы яки кече йомышны йомышлаган өчен 1500 сум штраф җәзасы керткәннәр. Икенче тапкыр тәртип бозуда тотылсаң, 3000 сум чыгарып салырга туры киләчәк. «Без үзебездә чиста булуын телибезме, әллә юкмы? Юк икән, кайда телисең – шунда дуңгызланырга ярый, дип әйтик алайса. Безнең төбәктә 1,24 млн кеше яши, ә туристлар 8 млн кеше килә. Әгәр без үзебезне хөрмәт итәбез һәм Алтын боҗраның башкаласы дип саныйбыз икән, үз-үзебезне тоту да тиешенчә булсын», – дигән губернатор Михаил Евраев. Ярославль – Русиядә урамда төкергән өчен җәза керткән беренче төбәк. Чит илләрдән мондый тыю Казахстан һәм Сингапурда бар.
ЧИТ ИЛГӘ ЧЫКМАСЫННАР
«РИА Новости»: Махсус хәрби операция барганда югары дәрәҗәдәге чиновникларның якын туганнарына Русиягә дус булмаган чит илләргә чыгуны тыярга мөмкиннәр. ЛДПР депутаты Сергей Каргинов шундый закон проекты әзерләүләрен белдергән. «Тыныч вакытта да югары урыннарда эшләүче чиновникларның якын туганнары йөргән VIP-сәфәрләр җәмгыятьтә канәгатьсезлек тудыра иде, ә хәзер мондый сәяхәтләр гомумән куркыныч. Туганнарын чиновникларга басым ясау өчен эзәрлекли, тоткарлый алалар», – дип аңлаткан депутат. Чикләү тәртип сакчылары, хөкемдарлар, дәүләт корпорацияләренең топ-менеджерлары, Үзәк Банкның һәм Үзәк сайлау комиссиясенең директорлар советы әгъзалары, губернаторлар һәм депутатларның туганнарына да кагылырга мөмкин.
МӘКТӘПТӘ – МЕДИЦИНА ДӘРЕСЕ
«Ведомости»: Русиядә мәктәптә укучы кызларга медицина әзерлеге нигезләрен өйрәтү буенча программа төзелгән. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының дәүләт сәясәте һәм гомуми белем бирү өлкәсе белән идарә итү департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева белдергән. Яңа программа тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресе кысаларында өйрәтелер дип ниятләнә.
ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТКӘН ХАТА
«Life.ru»: Новосибирскида бер лицейның чыгарылыш класс укучылары аттестаттагы хата аркасында теләгән уку йортларына керә алмый. Йөзләгән 9нчы һәм 11нче класс укучысына аттестатларында «Лицей информационнАх технологий» дип язып биргәннәр. Абитуриентлар укырга керү өчен документлар тапшырырга баргач, сез китергән документтагы лицей юк, дигәннәр. Новосибирск белем мониторингы һәм үсеше институтында бөтен укучыга да яңа аттестатлар бирү өчен бланклар җитмәскә мөмкин дип белдергәннәр.
465 БАЛ КОРТЫ ЧАККАН
«Комсомольская правда»: Башкортстанның Ишембай районы, Әхмәр авылында балигъ булмаган ике баланы урманда бал кортлары сырып алган. Малайларның кечесе, 8 яшьлеге, йөгереп китеп, ярдәм чакыра алган. Олылар кортларны куып җибәреп, аңнарын югалтыр дәрәҗәгә җиткән балаларны больницага илткән. Табиблар ике баладан 465 (!) корт угы алган. Нигездә, балаларның башын, муенын, йөзен, кулларын, ягъни тәннең ачык өлешләрен чакканнар. Бәхеткә, шуның хәтле корт чагуга карамастан, малайларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
БҮЛӘКЛӘРНЕ КАЙТАРЫГЫЗ!
«Baza» телеграм-каналы: Ижауның элеккеге мэры, эшмәкәр Денис Агашин шәһәрнең 6нчы больницасына кайчандыр үзе бүләк иткән тәрәзә, тарттырылган түшәм һәм сантехниканы кире кайтаруны таләп итә. Сәбәбе – аның яраткан табибын эштән җибәргәннәр. Эшмәкәр үзе тәкъдим итеп, гаилә табибы кабинетын ремонтлаткан булган, бу эшкә 60 мең сум акча тоткан. Рәсми булмаган мәгълүмат буенча, больницада чиновниклар кебек «зур кешеләр» белән шөгыльләнә торган аерым табибә эшләгән, ә күптән түгел ул эшеннән киткән. Агашинга да башка авырулар белән беррәттән дәваланырга тәкъдим ителгән. Эшмәкәр җиһазларны нәкъ менә шул табибәгә бүләк иткән идем, больница аларны да кире кайтарырга тиеш, дип белдергән.
ХАТЫН-КЫЗЛАРГА РӨХСӘТ
ТАСС: Иранның илкүләм куркынычсызлык югары советы 44 ел узганнан соң хатын-кызларга футбол стадионнарына йөрү хокукы биргән. 1979нчы елгы ислам революциясеннән соң хатын-кызларга ир-атлар катнашындагы спорт уеннарын карау тыелган булган.
БЕР ЯШЬКӘ ЯШӘРДЕ
РБК: Узган атнадан Көньяк Корея халкы бер яшькә яшәрде. Ник дигәндә, илдә яшьне исәпләүнең халыкара стандартына күчтеләр. Моңарчы бала тууга, аңа бер яшь тулган дип исәпләнә торган булган, ә безнеңчә бер яше тулган көндә 2 яшен билгеләп үткәннәр. Яңа стандарт суд һәм хакимият тармагында кулланылачак, ләкин хәрби хезмәткә чакыру, кибеттә алкоголь сату һәм мәктәпкә кабул итү кебек мәсьәләләрдә яшь элеккечә калачак, диелә.
Комментарии