13 татарга Сабан туе нәрсәгә?

13 татарга Сабан туе нәрсәгә?

«Бизнес Онлайн»: «Сабан туйлары буенча сорауларым бар. Ни өчен Австралиядә – 8 татар, Германиядә 13 татар эзләп табып, алар өчен Сабан туе уздырып торырга? Татарстанда яшәүче татарларны хөрмәт итәргә өйрәнегез! Чит илләрдә яшәүче татарлар, милли ватаннарын яраталар икән, үзләре монда бәйрәмгә кайтсыннар. Анда Татарстаннан 500 артистны алып барып бәйрәм оештыруга караганда, чит илдәге милләттәшләрне мондагы Сабан туена алып кайту өчен самолет җибәрү арзангарак та чыга әле» (Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават).

Ышаныч кимесә, методиканы үзгәртәбез

«Азатлык»: ВЦИОМ Путинга ышаныч рейтингын чыгарды. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Путинга русиялеләрнең 31,7 проценты гына ышаныч белдерә. Бу – ВЦИОМның сораштырулар уздыру тарихында иң түбән күрсәткеч. Шул ук вакытта респондентларның 65,8 проценты президент эшчәнлеген гомумән хуплыйм дип белдергән. Саннардагы мондый аерымлык Кремльдә канәгатьсезлек уятты. Шуннан соң ВЦИОМ Русия Президенты Владимир Путин рейтингын яңа методика нигезендә исәпли башларга булган. Ышаныч дәрәҗәсен бәяләү методикасына тәгаен исемнәр һәм фамилияләрне алган «ябык сораулар» өстәлгән. Әлеге форматта сораштыруда катнашучыларның 72 проценты Владимир Путинга ышанычлары турында белдергән.

Бу әле суверенитет түгел иде…

«Ватаным Татарстан»: «Үзгәртеп кору еллары иреккә чыгарга капкаларны киң итеп ачып кую булды. Әмма капкадан чыккач, ирегеңне ничек файдаланырга белмисең яки бу иректән файдаланырга теләмисең икән, ирек бирүчене гаепләүнең мәгънәсе юк. Без әле дә шуларны гаеплибез. Имеш, Горбачев, Ельцин илне бетерде. Алар илне бетермәде, ирек капкасын ачты. Иректән әрсезләр файдаланды. Күпчелек халык иреккә чыккач та, безне ашатып, йоклатып торырлар әле дип, тынычланып калды. Төрмәдә ачтан үлмисең бит, ни дә булса ашаталар. Йоклар урын бар. Безнең халыкта менә шул булган иректән файдалану теләге булмады. Бәйсезлек турында Декларацияне урамнарга чыккан дистә меңнәрчә кешеләр басымында кабул иттек. Шушы сәяси нигезне салып куйгач, иреккә чыккан халык сүрелде дә китте. Алай булмый! Бәйсезлекне игълан итү – әле ул ниятеңне, ихтыярыңны гына белдерү. Әле бу суверенитет дигән сүз түгел, аңа ирешү өчен озак еллар тырышырга, көрәшергә кирәк (дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс САФИУЛЛИН).

Комментарии