БӨҖӘК АШЫЙ БАШЛЫЙБЫЗ?

«Интертат»: Русия халкы тиздән бөҗәкләрнең аксымыннан ясалган ит һәм камыр ризыклары ашап карый алачак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына Fuel for Growth венчур фондының идарәче партнеры, Илкүләм технологик инициативаның FoodNet юл картасы эшче төркеме әгъзасы Андрей Зюзин сөйләгән. «Киләсе 10 елда Русиядә гадәти булмаган, ләкин файдалы продуктларның яңа төрләре барлыкка киләчәк. Мәсәлән, үсемлектән һәм күзәнәктән ясалган ит, бөҗәкләрнең аксымыннан пешерелгән камыр ризыклары. Беренчеләре инде кибет киштәләрендә тиздән күренә башлаячак, ә бөҗәкләрдән ясалган ризыклар русиялеләр табынына берничә елдан гына киләчәк», – дигән ул. Хәзерге вакытта бөҗәкләрне, нигездә, Кытай, Таиланд, Һиндстан һәм Мексикада ашыйлар.

КЫРГЫЙ ЭТ САРЫКЛАРГА ТАШЛАНГАН

«Шәһри Казан»: Кукмара районының Ядегәр авылында бер хуҗалыкның сарыкларын бүреләр харап иткән дигән хәбәр таралды. Икенче бер хәбәрдә хәтта эт белән бүре катыш хайван дип килеп иреште. Ядегәр авылы җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин исә аның кыргый эт булуын әйтте. «Тәэминә апаның утары күл янында ук. Төнлә бер сарыгына кыргый эт ташланып, муеныннан бугазлап аткан. Калган сарыклар куркуларыннан утардан чыгып качып, күлгә чумганнар. Иртәнгә алар анда катып үлгәннәр. Бу хәл турында хәбәр ватсап төркемнәрдә таралды, хәтта Мәскәүгә дә киткән. Аннан да сорап яздылар. Хәбәр йөри-йөри артык күпертелә дә башлаган. Имештер, урманнарны кисеп бетергәннәр дә бүреләр авылларга төшә икән. Бик нык кыргыйлашкан эт булып чыкты ул», – дип сөйләде башлык. Кукмараның баш ветеринары Рифат Кәримуллин да аның кыргый эт булуын раслады.

БЕЗДӘ ӘЗРӘК ТҮЛИЛӘР

«Независимая газета»: Русиядә яшәүче Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары 9нчы майга 10 мең сум күләмендә акча алачак, дип белдерде Русия Пенсия фонды. Үзбәкстанда, президент фәрманына караганда, 10 миллион сум түләнәчәк, безнең акчага күчергәндә, бу 86 мең сум, диярлек. Казахстан ветераннары тагын да күбрәк алачак: бер миллион тәңкә – безнеңчә, 175 мең сум тирәсе. БДБ илләре Институты директоры урынбасары Владимир Жарихин Русия түрәләренең карарын «аңлатып булмаслык саранлык» дип атады. «Znak.com» язуынча, түләүләрнең күләме әлеге илләрдә Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары саны белән бәйле булырга мөмкин. Русиядә 9нчы майга бу түләүләрне 33 мең кеше алачак, Үзбәкстанда һәм Казахстанда – бер мең тирәсе кеше. Моңа кадәр дә элекке совет республикаларының кайберләре Җиңү көненә ветераннарга күбрәк акча бирә иде. Әйтик, узган елларда Молдавия Русиягә караганда дүрт тапкыр зуррак суммада акча таратты.

Комментарии