ТАТАРЧА ЯЗМЫЙЛАР

ТАТАРЧА ЯЗМЫЙЛАР

«Реальное время»: Татарстанда хакимият органнарының социаль челтәрдә 6 327 сәхифәсе бар. Анализ күрсәткәнчә, аларда хәбәрләр рус телендә генә бирелә. Бу мәгълүматны юстиция министры Рөстәм Заһидуллин телләр турындагы канунны тормышка ашыру буенча совет утырышында җиткерде. Тагын мондый саннар да бар:

– 2022нче елда ике телдә бирелгән өйләнешү таныклыклары 5,7 процентка кимегән;

– Татарстанда театраль тамашаларның 51,8 проценты татар телендә үткәрелә;

– татар балаларының бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия алуы 56,3 процентка җиткән;

– мәктәпләрдә татар балаларының туган телендә белем алуы 51,29 процент дәрәҗәсендә саклана;

– дәүләт оешмаларына татарча мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. 2021нче елда аларның саны 3,4 мең булса, 2022нче елда 12 меңнән артып киткән.

САЛЫМ ӨЛЕШЕ КИРЕ КАЙТАРЫЛСЫН

«РИА Новости»: Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитеты башлыгы Александр Демин мәктәп формасы алуга тотылган чыгымнан салым чигерүе (вычет) ясарга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, хөкүмәт мәктәп формасын мәҗбүри итеп кертсә, халыкта мондый ихтыяҗ туачак. 2022нче елда Русиядә гаиләләр баланы мәктәпкә әзерләүгә уртача 33 225 сум тоткан, шуның яртысы мәктәп формасы алуга киткән. Шул ук вакытта илдә уртача хезмәт хакы – 45 272 сум, дип искә төшерә депутат.

ЭЛЕКТРОН «ПОВЕСТКА» БУЛМЫЙ

РБК: Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты башлыгы урынбасары Юрий Швыткин «Ura.ru» басмасына, «Госуслуги»да килгән армиягә чакыру кәгазе кулдан тапшырганга тиң булачак, дип белдергән. «Бу качып калучыларны киметү максатыннан эшләнә. «Госуслуги»дан электрон «повестка» килсә, барырга кирәк. «Госуслуги»да сәхифәңне бетерү армиядән качып калу булып саналачак», – дип сөйләгән ул. Федерация Советының Конституцион закон һәм дәүләт төзелеше буенча комитеты башлыгы Андрей Клишас үзенең телеграм-каналында: «Хөрмәтле коллега Швыткин, бәлки, шулай уйлыйдыр, тик андый закон юк. «Повестка»ларны тапшыру тәртибе элеккечә», – дип язды. Федерация Советының оборона һәм иминлек буенча комитеты башлыгы Виктор Бондарев та армиягә чакыру кәгазе фәкать кулдан тапшырылырга, имза куеп алынырга тиеш, дип раслаган. Хәрби комиссариатлар электрон рәвештә юллый торган белдерүләр «повестка булып саналмый», дигән.

ЧАЛЛЫГА СТАЛИН ҖИТМИ

«Сhelny-biz»: Чаллыда Сталинга мәхәббәт белдерүчеләр күбәеп китте. Әле кайчан гына 25нче комплекста шәхси мәктәп ишегалдында Сталинга һәйкәл куйганнар иде. Хәзер инде шәһәр советы депутаты Татьяна Гурьева Җиңү паркында бюст куюны сорый. Аның сүзләренчә, генсек Советлар Союзы геройлары белән бер рәттә торырга тиеш. «Сталин җитәкчелегендә бөек җиңүгә ирештек, дөньяда бөек державага әйләндек. Хәзергә кадәр безне Сталин заманында булдырылган ракета-атом-төш калканы саклап тора. Сталин – тынычлык, алгарыш, бөек җиңүләр, лаеклы тормыш символы, киләсе буыннарга маяк. Сталинга бюст урнаштыру буенча халыктан имзалар җыйган, мөрәҗәгатьләр әзерләгән идек. Хәзер кабат моны эшләячәкбез. Шәһәр халкы бюстны эшләүгә акчалата ярдәм дә күрсәтер дип ышанам. Депутатларның да күпчелеге минем тәкъдимне хуплар дип уйлыйм. Сталинны хупламаучылар – йә юньсез кешеләр, йә бөек шәхесне бәяләргә акылы җитмәүчеләр», – дигән ул.

КОМАДА КИЛЕШ БАЛА ТАПКАН

«Комсомольская правда»: Кемеровода яшәүче 33 яшьлек хатын ковидны бик авыр кичереп, комага киткән һәм шул хәлдә бала тапкан. Үзенең ана булганын ике айдан соң – уянгач кына белгән. Авырып киткәндә Дарья Елагина 7 айлык көмәнле булган. Ютәл һәм бик югары булмаган температурадан башланган чир бер атна дигәндә аяктан егып салган. Сулый алмый башлагач, аны «ашыгыч ярдәм» машинасында реанимациягә китергәннәр. Табиблар үпкәләренең 99 проценты зарарланган булуын ачыклаган. Хатынны кичекмәстән ясалма комага керткәннәр, ИВЛ аппаратына тоташтырганнар, баланы коткарып калу өчен, кесарев кисүе ясаганнар. Бала исән-сау туган. Ә ике ай үткәч Дарья да күзләрен ачкан. Элек биюче булган хатын бүген кабат йөрергә өйрәнә. Аны озакка сузылган тернәкләнү көтә. Шулай булса да хатын кабат биюгә кайтачагына, кызын да биергә өйрәтә алачагына ышана.

БАЛА 17нче КАТТАН ЕГЫЛГАН

«Московский комсомолец»: Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә 11 яшьлек бала селфи ясаганда 17нче каттагы балконнан егылып төшеп үлгән. Әти-әнисе, малай социаль челтәрләрдә тузга язмаган биремнәр үти торган төркемгә килеп эләккән, шуның корбаны булган, дип саный. Бала һәрвакыттагыча иртәнге 8дә мәктәпкә чыгып киткән, бераздан кире әйләнеп кайткан, әнисенә телефонны һәм күзлекне онытканмын, дип әйткән. Шуннан соң иң соңгы катка күтәрелеп, гомуми балконга чыккан. Балкон тимере чалбарын һәм рюкзагын пычратмасын дип, катыргы җәйгән һәм, атланып, үз-үзен телефонга төшерергә теләгән. Соңрак тәрәзәдән караган ата җирдә баласының гәүдәсен күреп алган. Элекке көнне малай үзен социаль челтәрдә «танышу төркеме»нә кабул итүләренә сөенгән булган, анда утыручыларның төрле кызыклы фотолар белән уртаклашуларын сөйләгән. Әти-әнисе «17нче кат балконына атланып фотога төш» дигән биремне шул төркемдә биргән булулары ихтимал, дип саный.

Комментарии