Экс-мэр юлның начар булуына зарлана

Экс-мэр юлның начар булуына зарлана

«Фейсбук»: Волгоград шәһәренең элеккеге мэры Роман Гребенников үз сәхифәсенә «Ашыгыч ярдәм» станциясе каршындагы җимерек юлның фотосын элгән һәм болай дип язган: «Әз генә яңгыр яуса яки суытып җибәрсә, «ашыгыч ярдәм» 10 минут эчендә авыру янына барып җитә алмый. Кая ул! Шушы җимерек юлны чыгу өчен генә дә 10 минут кирәк әле аңа. Юлларга федераль үзәктән бүленгән миллиардлар кайда? Кая киткән ул акчалар? Үзәк трассаның бер километры бер миллиард торамы әллә? Читтән килгән хакимият кайчан кешеләр белән, «ашыгыч ярдәм» белән кызыксына башлар икән? Федераль үзәктән бирелгән акчалар кайчан үзәктә урнашкан өлкә хакимияте тирәсен рәтләүгә түгел, шәһәрнең башка районнарына да тотыла башлар икән?»

Шәһәр халкы көлкеле шәрехләмәләр калдырган, үзегез мэр булганда юлга дип бирелгән акчаны кая куйдыгыз соң, дип кызыксынган. Гребенников 2007нче елдан 2011гә хәтле Волгоград мэры булган. Журналистлар: «Үзегез мэр булганда нишләп юллар проблемасын хәл итмәдегез?» – дип сорагач, Гребенников: «Бу Сократтан «сез фәлсәфә юнәлешенә нигез салгансыз, тик нишләп сез дөньяда бердәнбер фәлсәфәче түгел?» дип сорау кебек. Яки Ньютоннан «нишләп сез җирнең тарту көче законын гына ачтыгыз, калган физика законнарын да ачмадыгыз?» дип сораган шикелле», – дип җаваплаган.

Инвалидлык сатканнар

«Бизнес Онлайн»: Татарстанда мошенниклар сау-сәламәт кешеләргә I төркем инвалидлык бирә торган диагнозлар «ясап» ятканнар. 20ләп кешегә ашказанында 4нче, ягъни соңгы стадия рак диагнозы язылган белешмә биргәннәр. Бу стадиядә рак булган авырулар, махсус дәвалану булмаганда һәм операция ясатмаганда, күп дигәндә 6-8 ай гына яши, ә болар белешмәне 2016-2018нче елларда ук алган булсалар да, һаман исән-сау, 3 ел дәвамында инвалидлык пенсиясе алып барганнар. Өстәвенә, әлеге белешмәләрне 2016нчы елда ук вафат булган Дмитриева фамилияле табиб-рентгенолог «биреп ятканлыгы» ачыкланган. Тикшерү барышында медик-социаль экспертизаның (МСЭ) ялган белешмәләр биреп ятуда шикләнелгән ике хезмәткәре тоткарланган, тикшерү дәвам итә.

Ишетсеннәр өчен, үләргә кирәк?

«Кызыл таң»: Уфада яшәүче Рәфис Әхмәтгәрәев Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы янында үз-үзен үтерү белән яный. Ул онкологиядән җәфа чигә һәм коточкыч авыртулар кичерә. Табиблар аңа катлаулы операция ясаган, тик шуннан ары дәвалаудан баш тартканнар, дарулар да тиешле нәтиҗәне бирми икән. Рәфис фикеренчә, аны дәвалаганда берничә хата ясаганнар, хәзер ул шуннан зыян күрә, дип хәбәр итә «КП-Уфа». Министрлык каршында үз-үзен үтерү белән янагач, Рәфисне табибка язганнар.

Фатир бәясе торучы диңгез кысласы

CNN телеканалы: Япониядә бер аукционда диңгез кысласын (краб) 46 мең долларга сатканнар. Бу крабның кушаматы да бар – Five Shining Stars. Ул «яктыртучы биш йолдыз» дип тәрҗемә ителә. Мондый кушамат аңа аяк-куллары итле булган өчен бирелгән икән. Кысланың авырлыгы 2,7 килограмм, ягъни аның килограммы миллион сумга якын (17,000 доллар) тора.

Сүз уңаеннан, узган атнада Мәскәүдә иң кечкенә фатирлар турында кызыклы яңалыклар чыкты. Мәсәлән, Дегунин урамындагы элекке тулай торакта 11,6 квадрат метрлы фатир-студиянең 2 миллион 900 мең сум торуы билгеле булды. Ә Япониядә бу акчага кысла сатып алалар…

Комментарии