- 03.11.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №44 (4 ноябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
РЕН ТВ: Төркиянең Измир шәһәрендә 30нчы октябрьдә җир тетрәде һәм шактый биналар җимерелде. Хәрабәләрне аралау һәм коткару эшләре бүген дә дәвам итә. 2нче ноябрьдә, ягъни җир тетрәүдән соң өч көн узгач, җимерекләр арасыннан 3 яшьлек сабыйны табып алганнар, ул исән. Баланың анасын һәм өч абыйсын да хәрабәләр арасыннан тапкан булганнар. Җир тетрәүдә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат сәгать саен үзгәреп тора. Газета типографиягә тапшырылган вакытка «РИА Новости» 102 һәлак булучы, меңнән күбрәк зыян күрүче дип язды. 6,6 магнитудалы җир тетрәүнең үзәге Эгей диңгезендә Измир провинциясе тирәсендә була. Аны Греция утрауларында да сизәләр. Измир шәһәрендә егермеләп бина җимерелгән, йөзләрчә кеше йорт-җирсез калган. Диңгездә цунами барлыкка килеп, Сәфәрихисар бистәсендә урамнарны су баскан. Грециянең Самос утравында да биналар җимерелгән, ике кеше үлгән, 20 кеше яраланган.
ҮЛЕМГӘ КИТЕРГӘН БӘХӘС
«Комсомольская правда»: Әти-әниләрнең мессенджерда мәктәп темасы белән башланган бәхәсе үлем белән төгәлләнгән. 23нче октябрьдә Волгоград шәһәрендә 6нчы «Б» сыйныфы укучыларының әти-әниләре уртак чатта урыс теленнән тест эшләү турында язышып китә. Укытучы өй эше итеп биргән тестны билгеле бер вакыт эчендә чишәргә кирәк. Анна исемле ана кеше һәр кешегә тестка пароль җибәрәсен яза. Тик бу вакытта кайбер балалар юлда яки өстәмә дәрестә була. «Тестны билгеләнгән вакытта эшләргә өлгермибез», – дип яза шушы сыйныфта кызы укучы Роман Гребенюк. «Юлда барганда эшләгез», – дип яза Анна. Язышу бәхәскә әйләнә. Романның «Вопрос надо решать, а не сопли жевать» дигән смсы ана кешене чыгырыннан чыгара. Виртуаль талашу барышында Анна Романга: «Син үзеңне үлемсез дип саныйсыңмы әллә? Миңа мондый нәрсәләр язарга…» – дип тә яза. Аннаның ире Арман да Романга янаулы смслар җибәрә, эш урынына «разборка»га да килә хәтта. Шул ук көнне кичке 6лар тирәсендә Аннаның абыйсы Арсен Мелкоян банкта Романга ташлана, башына берничә тапкыр тимер предмет белән суга – баш сөяген чәрдәкләрлек итеп. Комага киткән Роман бер атнадан соң больницада үлә. 12 яшьлек кызы ятим калган, ул кызын үзе генә тәрбияләгән. Арсен, гаебен танып, үзе полициягә килгән, хәзерге вакытта сак астында. Ә зыян күргән якның мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Шота Горгадзе үлемгә сәбәп булган башка кешеләрне дә (Анна һәм ире) гаепләнүчеләр эскәмиясенә утыртырга тырышачагын белдерде. ТӨРКИЯДӘ ҖИР ТЕТРӘҮ,
Комментарии