САЛЫМСЫЗ БУЛЫРМЫ?

САЛЫМСЫЗ БУЛЫРМЫ?

ТАСС: ЛДПР фракциясеннән депутатлар төркеме Дәүләт Думасына аз керем алучылар өчен физик затлар кеременә салымны (НДФЛ) түләтмәү турында закон проектын кертә. Сүз аена 30 мең сумнан азрак акча эшләүчеләр турында бара. 
Инициатива авторлары Русия Федерациясе Салым Кодексының 217нче маддәсенә үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Аның нигезендә 30 мең сумнан кимрәк керем алучыларның физик затлар кеременә салымы 0 ставкалы булачак. Бу аларга эшләп тапкан акчаларының зур өлешен саклап калырга һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный проект авторлары.
Әмма Хөкүмәттә проект эшләнелеп бетмәгән, дип саныйлар – сәбәбен әлеге чарадан аз керемле кешеләр генә файдаланмаячак, дип аңлаталар.
Бүгенге көндә Русиядә физик затларның кеременә салым ставкасы – 13 процент, еллык кереме 5 млн сумнан артып киткәннәр өчен 15 процент тәшкил итә.
ЖИРИНОВСКИЙ АЛЛЕЯСЫ
«Казанферст»: Татарстанның Биектау районында урнашкан «Якты Яр» бакча ширкәтендә ЛДПР партиясенә нигез салучы һәм аның Рәисе Владимир Жириновский хөрмәтенә аллея барлыкка киләчәк. Ул 2022нче елның 6нчы апрелендә вафат булды.
– Владимир Вольфович үлгәннән соң, мин урамга, скверга яки паркка аның хөрмәтенә исем бирү инициативасы белән мөрәҗәгать иттем. Әгәр дә мондый урам барлыкка килсә, без бу карарны хуплый алабыз. Ул – Русия парламентаризмын үстерүгә зур өлеш керткән кеше, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Шәрәфиев.
Аның сүзләренчә, 90нчы елларда Жириновский «татарларны һәм башкортларны Монголиягә куарга» теләгән, дигән имеш-мимешләр аның сәяси рейтингын юк итү омтылышы гына.
ХӘРБИ ХЕЗМӘТ КӨТӘ
«РИА Новости»: Русия Саклану министрлыгы көзге чакырылышның башлануы турында хәбәр итте. Ул илнең барлык төбәкләрендә 1нче октябрьдән. Бары тик Ерак Төньякта яшәүчеләр өчен генә, климатка бәйле үзенчәлекләрне исәпкә алып, хәрби чакырылыш 1нче ноябрьдән башлана. 
Ир-егетләр җыю пунктларыннан армия сафларына 16нчы октябрьдән озатыла башлаячак. Булачак солдатларның барысы да Русия территориясендәге хәрби частьләрдә хезмәт итәчәк. Алар илнең яңа территорияләренә: Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә җибәрелмәячәк. Егетләрнең өчтән бер өлеше, хәрби-учет белгечлеге алу өчен, «учебка»га озатыла. Алар анда 5 айга кадәр вакыт эчендә заманча хәрби техниканы үзләштерәчәк. 
Русиядә чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы үзгәрми. Ул 1 ел. 
КЫЙММӘТЛЕ ШАЛАШ
«НТР 24»: Түбән Кама урманында 500 мең сумга шалаш сатыла. Корылма Береговая урамында урнашкан. «Авито» белдерүләр сайтында шул хакта мәгълүмат пәйда булган.
«Түбән Камада шәһәр читендә иң арзанлы торак сатыла. Шалаш стилендә төзелгән. Якында гына елга, кибет, юл, шәһәр. Чишмә дә ерак түгел. Урман һавасы, тынычлык», – диелгән белдерүдә.
Түбән Камада фатир бәяләре кыйммәтләнү җәһәтеннән, кемнеңдер шулай шаяруы булса кирәк бу. Шәһәрдә аренда түләүләре дә, сатуга чыгарылган фатир бәяләре дә кинәт кенә үскән.
«ӨЙДӘ КАМЧЫ ТОРА ИДЕ»
«Өмет»: «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Кытайда туып-үскән мөгаллим Нәгыйулла Хәсән кунак булды.
Ул Кытайда туып-үскән, әмма тарихи ватаны – Татарстан, аның бабасы нәкъ биредә туган. Нәгыйулла хәзер Казанда яши һәм шәһәрнең бер мәктәбендә кытай телен укыта, Лаеш кызы белән гаилә корганнар, 2 ул үстерәләр.
– 2015нче елда, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, бөтен Кытайдан 32 татарны җыеп укырга җибәрделәр. Алар арасында мин дә бар идем. Кытайда без яшәгән өлкәдә 4 мең тирәсе татар яши. Бер-берен яхшы беләләр, туганнар кебек яшиләр. Кытайда укытучыларны бик хөрмәт итәләр, балалар бик куркалар. Әти, гомер буе укытучы буларак, безгә өйдә каты таләп куйды. «Менә кытай телендә урамда сөйләшегез, комачауламыйм, өйгә кайткач татарча гына сөйләшәсез, без – татар гаиләсе, телне саклап калырга тиеш», – дип әйтә идек. Энекәшләр белән бер кытайча сүз әйтсәк, эләгә иде безгә. Өйдә камчы тора иде, камчы белән суга иде. Өйдә кытайча җырлар тыңлатмый иде. Өйдә татарча гына булырга тиеш иде. Әти җомга көнне баян тота иде, без качып бетә идек. Чакыра иде дә, мәҗбүриләп, «Туган тел» һ.б. җырлар өйрәтә иде. Кытайда гореф-гадәтләр Татарстанга караганда ныграк сакланган. Гаеттә бөтен мөселманнарның капкалары ачык була, димәк, биредә мөселманнар яши. Без бер-беребезгә кереп, ашап, ял итеп чыга алабыз, – дип сөйләде Кытай татары.

ИЯСЕН ТАПКАН
«SHOT-Телеграм каналы»: Барнаулда яшәүче ир өч миллион ветеран арасыннан җирдә табылган «Хәрби казанышлары өчен» медаленең иясен ачыклаган.
Ике ел элек Михаил Глазырин өенә кайтып барганда, җирдә ялтырап яткан предметка тап була. Пычрагын сөрткәч, кулында «Хәрби казанышлары өчен» медале икәнен аңлый. Медальнең икенче ягында аның шәхси номеры язылган булган. Алга таба бар да детективтагыча була. Шундый медаль белән бүләкләнгән өч миллион ветеран исәпләнгән базадан ул хәрби бүләк иясен эзли. Нәтиҗәдә, төрле ведомстволарга җибәргән запрослар аша Михаил медальнең Белоруссиядә яшәүче ветеранныкы икәнен ачыклый. Әмма медальне ветеранның туганнарына тапшырырга 15 минут кала, аның шәхси номерының бер саны махсус үзгәртелгән булуы ачыклана.
Шулай да Михаил күңелен төшерми. Ул криминалистларга мөрәҗәгать итә. Криминалистларга номерны тергезә. Медальнең Иван Смирновныкы булуын билгелиләр, ул 2нче Белоруссия фронтының 1нче гвардия мотоукчылар бригадасы 1нче гвардия укчылар полкы бүлекчәсе командиры булган. 
Архив белешмәсендә Иван Смирновның Омск өлкәсендәге адресы күрсәтелгән. Аның буенча беркемне дә таба алмыйлар. Аптырагач, социаль челтәрләрдә пост урнаштыралар, берничә көннән ветеранның оныгы элемтәгә чыга. Апасы белән бергә ул Омскидан Барнаулга бабасының бүләген алырга килә.
Ахырдан ачыкланганча, медаль 1943нче елда яу кырында ук югалган. Иван Смирнов авыр яралана һәм контузия ала. Госпитальдә һушына килгәч, киемнәре һәм медале дә булган букчасын тапмый. Ветеран күп медальләр белән бүләкләнә, әмма монысы аның күңеленә аеруча якын булган. Сугыштан соң ул хәрби комиссариатка аны табу үтенече белән хатлар да яза. Һәм менә 80 елдан соң ул геройның оныкларына кайта. Ә менә медальнең Барнаул урамында ничек пәйда булуы һаман да табышмак булып кала.

Комментарии