CЕНТЯБРЬДӘ НИНДИ ЯҢАЛЫКЛАР КӨТЕЛӘ?

«Ватаным Татарстан»:

– ОСАГО полисы яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә башлаячак. Хәзер аның бәясе машина йөртүченең аварияләргә эләгү-эләкмәвенә, баллары санына, машинасының «яше»нә һ.б бәйле булачак.

– 30нчы сентябрьдә банктан бурыч алучылар өчен төп ярдәм чараларыннан берсе – кредит каникулы туктатыла. Моңа кадәр, кредит алучы пандемия аркасында керемнәренең өчтән бер өлешкә кимүен раслаган очракта, банк аңа кредит түләүне ярты елга кадәр кичектерергә тиеш иде.

– 1нче октябрьдән июнь, июль айларында балаларга 10ар мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләргә гаризаларны кабул итү вакыты чыга. Шуңа күрә түләү билгеләү өчен әлегәчә мөрәҗәгать итмәүчеләр сентябрь аенда гариза тапшыруны хәл итеп бетерергә тиеш.

– Апрель аеннан июньгә кадәр инвалидларны, өлкәннәр, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны вакытлыча тәрбиягә алучылар 30нчы сентябрьгә кадәр махсус түләү алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләүнең күләме – тәрбиягә алынган бер кеше өчен аена 12130 сум.

– 30нчы сентябрьдән ОСАГО килешүен диагностика картасыннан башка гына рәсмиләштереп булмаячак (үзизоляция вакытында техосмотр узмау рөхсәт ителде). 1нче октябрьдән башлап, полис рәсмиләштергәндә әлеге карта номерларын мәгълүматлар базасына кертергә кирәк булачак. Ә инде полисны диагностика картасыннан башка гына алучылар 31нче октябрьгә кадәр техосмотр узарга тиеш.

«КЫЗЫЛ ЗОНА»ДА ЭШЛӘГӘН ӨЧЕН КУГАННАР

«BAZA»: Красноярскиның «Енисей» футбол клубы массажист Нуретдин Әскәровны эшеннән җибәргән. Ә Әскәров марттан бирле үзе теләп коронавируслы авырулар белән эшләгән, «ашыгыч ярдәм» бригадасында «кызыл зона»да, ягъни иң куркыныч зонада хезмәт куйган. Шул рәвешле төп эшенә йөри алмаган, футболчыларны куркыныч астына куярга теләмәгән. Ул эшләгән футбол клубында да моны белгәннәр. Май аенда үзләренең «герой массажисты» хакында фильм да төшергәннәр. Тик хәзер, озак вакыт эштә күренмәвен сәбәп итеп, клубтан китәргә кушканнар. Әскәров китәргә теләмәвен белдергән. Шуннан соң «Енисей» җитәкчелеге, Әскәров хезмәт дисциплинасын бозган, 29нчы июльдән 19нчы августка кадәр «җитди сәбәпсез эш калдырган» дип, аны эшеннән алу турында приказ чыгарган.

ЮЛӘРЛЕК ҺӘЛАКӘТКӘ КИТЕРГӘН

«Кызыл таң»: Оренбург өлкәсендә 37 һәм 35 яшьлек ике ир, спиртлы эчемлекләр эчеп алгач, балалары белән мотоциклга утырып узышырга булганнар. 35 яшьлеге өч яшьлек малаен рульгә утырткан. Малай борылышта мотоцикл белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып очкан. Ирнең иптәше шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Ләкин бала алган җәрәхәтләрдән больницада үлгән. Аның атасы хәзерге вакытта авыр хәлдә, диелә. Ирнең хатыны белдерүенчә, ул моңа кадәр дә улына мотоциклы белән идарә итәргә рульне биргәләгән булган. Хокук сакчылары бу хәл буенча җинаять эше ачкан.

Ә 37 яшьлек ир исерек килеш руль артына утырган өчен правасыз калган. Шулай ук хәзер аны ата хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

ШАУЛАМАСАҢ БУЛМЫЙ

«Инказан»: Бөгелмәдә күзләре күрмәүче 10 яшьлек кызга матбугатта шау-шу купканнан соң гына укытучы табылган. Кызның әнисе Бөгелмә районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп караган – Казанга барыгыз, махсус мәктәпкә юллама бирсеннәр, дигәннәр. Казанда: «Бу эш белән Бөгелмә мәгариф идарәсе шөгыльләнергә тиеш», – дип кайтарганнар. Җирле җитәкчеләр кызның әнисенә укытучыны үзенә эзләргә кушканнар, баланы Лаештагы махсус мәктәпкә бирергә киңәш иткәннәр. Тик медицина күрсәтмәсендә «бала өйдә укырга тиеш» дип язылган икән. Матбугатта шау-шу купкач, бу эш белән прокуратура кызыксынып киткән. Ә хәзер менә кызны өенә килеп укытып йөрергә укытучы табылган, дип язалар «ВКонтакте»да «Чёрный список Бугульма» төркемендә. Ә шәһәр мэры Линар Закиров баланың әнисе белән күрешәчәген әйткән.

Комментарии