Җырның бәясе күпме?

Җырның бәясе күпме?

«Ватаным Татарстан»: «Башта җырны композитордан сатып аласың. Уртача 8-10 мең сум дип алыйк. Монда 15 меңгә, 30 мең сумга сатучылар да бар. Без уртача хакны алдык. Аннан ул җырга аранжировка эшләтергә кирәк. Ул да кимендә 15-20 меңгә төшә. Шуннан бу музыкага тавышыңны яздырасың. Ул 4-5 мең сум тирәсе тора. Хәзер инде җырны халыкка җиткерергә кирәк. Җырыңны танытасың килә икән, сине радиодан әйләндерергә тиешләр. Анда исә безне бушка җырлатмыйлар. Аннан шушы җырга клип төшерә башлыйсың, ким дигәндә, 50 мең сум акча кереп китә. Яхшы клип төшерәсең килсә, 100 мең сумнан артып китә. Шуннан клипны телевидениегә бирәсең, шулай ук түләү белән. Бер җырның бәясе иң кимендә 100 мең сум чыга. Яхшы җырның бәясе 200 меңнән башлана» (Татарстанның атказанган артисты Филүс КАҺИРОВ).

Халыктан көлгән?

«РИА Новости»: Иркутск өлкәсе губернаторының матбугат сәркатибе Ирина Алашкевичны, Тулун шәһәрен су басудан зыян күргән халыкны мыскыл иткәне өчен, эшеннән читләштергәннәр. «Хезмәткәр эшеннән җибәрелгән. Моны кичә губернатор раслады», – диде Русия президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Иркутск өлкәсе җитәкчелеге Ирина Алашкевичның социаль челтәрләрдә пәйда булган аудиоязмасын тагын бер тапкыр тикшерәчәк. Бу аудиоязма август уртасында таралган иде. Хатын Тулунда яшәүчеләрне кимсетә, аларны ике класс белемле дип атый, тышкы кыяфәтеннән көлә һәм кушаматлар әйтә. Аудиоязма Тулунда зыян күргән халык янына Путин килеп киткәннән соң яздырылган булса кирәк. «Ул (Путин) анда ярты сәгатькә килде. Сез ул халыкның киемен күрсәгез! Берсе үкчәле кара түфли белән ак оекбаш кигән. Эшләпә кигән. Теләсә-ничек киенгәннәр. Ике класс белемлеләр. Алар (Тулунда су басудан зыян күрүчеләр) җылы бәдрәфле, чиста урын-җирле урынга урнаштырылганнар. Үзләренең абзарларында күрмәгәнне күрәләр. Губернатор миңа да Тулунга барырга куша. Белмим, бәлки, бер барып килермен», – дип сөйли ул. Экспертиза аудиоязмада монтаж булуын күрсәткән. Түрә хатын үзе аны ялган дип ышандыра. Хәзер өстәмә экспертизалар уздырыла.

Гауга дәвам итә…

«Интертат»: «Тыңлачы, сандугач» җыры белән бәйле чираттагы гауга чыкты. Продюсер Рифат Фәттахов үзенең Инстаграм аккаунтында җырчы Ришат Төхвәтуллинның «Болгар радиосы» тапшыруында ялган сүзләр сөйләве турында язган. «Сәхнәдәш» тапшыруында исә Ришат Төхвәтуллин болай диде: «Тыңлачы, сандугач» җырын беренче тапкыр сорап килгәндә, бәясе 3 млн сумга төште. Шул 3 млн.ны түләсәң – җыр синеке була, диделәр. Җырның сүзләре Рифат Фәттаховта, көе – миндә. Бу җырны беркем дә җырлый алмый һәм тыңлый да алмый. Әлбәттә, мин андый бәягә ул җырны ала алмыйм һәм алмыйм да». Рифат Фәттахов исә: «Тулы җаваплылык белән әйтәм: Ришат Төхвәтуллинның һәр сүзе – чеп-чи ялган. 3 млн сум турында сөйләшүнең беркайчан да, беркайда да, беркем белән дә булганы юк. 2016нчы елның гыйнварында без бу җырга хокукларны аерым бер юридик затка тапшырдык. Һәм шуннан соң «Тыңлачы, сандугач»ка бәйле бөтен бәхәсләрне (шул исәптән – суд аша да) Ришат Төхвәтуллин белән без түгел, ә шул юридик зат алып бара. Боларны бит Ришат Төхвәтуллин бик яхшы белә. Белә, әмма шуңа карамастан ачыктан-ачык алдый», – дип җавап язды.

Совет ысуллары кулланыла

«Азатлык». Башкортстан республикасы башлыгын сайлау көнендә Уфаның кайбер тавыш бирү урыннарында табиблар кабул итәчәк, сайлаучылар арасында кесә телефоннары, көнкүреш техникасы да уйнатылачак. Шулай ук кино, театр, музей, химик чистарту урыннары, чәчтараш һәм кибетләргә ташламалар өчен купоннар таратылачак. Тавыш бирүдә катнашканнарның машиналарын да арзанрак бәягә юачаклар.

Бу чарада «үзләре теләп» 120ләп ширкәт катнаша диелә. Рәсми булмаган чыганаклар исә эшкуарларның чарага мәҗбүри кушылуын хәбәр итә.

Уфадагы җәмәгать эшлеклесе Александр Белехис: «Нигә шул ук Эшмәкәрләр берлеге үз әгъзаларына, мәсәлән, өстәмә кыйммәт салымын (НДС) күтәрүгә каршы митингларда катнашкан өчен өстенлекләр вәгъдә итмәде? Ә табиблар якшәмбе көнне тавыш бирү урыннарында түләүсез эшләячәкләрме? Алар эшләре иң аз булган катлаумыни?» дигән сораулар куя.

Политолог Дмитрий Михайличенко, республика башлыгын сайлауда кемнең җиңәчәге алдан билгеле булганга, сайлаучылар тавыш бирүдә катнашырга атлыгып тормый, шуңа күрә Хәбиров штабы өчен хәзер тавыш бирергә килүчеләр санын арттыру иң мөһим мәсьәләгә әверелде, ди.

«Кремль инде берничә ел буе төбәк хакимиятләренә мондый шартларда сайлауларны халык өчен бәйрәм буларак оештырырга киңәш итә. Бу – халыкны ялган сайлауларга җәлеп итү өчен совет ысулларын кире кайтару: буфетлар, арзан бәягә товарлар сату һәм башкалар, әмма хәзер бу элеккедән күләмлерәк итеп оештырыла. Моның начар ягы шул: хакимият аңлы рәвештә ватандашны кулланучыга алыштыра, арзанлы кулланучыга. Кешеләр сайлауларга ышанмасалар да, тавыш бирергә баралар, бюллетень алалар һәм хакимият ташлаган «сөяк кисәгенә» ия булалар. Чын сайлау, ватандашларның үз ихтыярын белдерүе турында монда бернинди дә сүз була алмый», ди Михайличенко.

Комментарии