ДЕПУТАТ ТОРМЫШЫ БИГРӘК АВЫР

ДЕПУТАТ ТОРМЫШЫ БИГРӘК АВЫР

«Газета.ru»: 2015нче елгы кризиста «акчаң юк икән, азрак ашарга кирәк» дигән киңәше белән танылган депутат Илья Гаффнер узган 2020нче елда аз да түгел, күп тә түгел – ноль сум акча эшләгән. Әле ярый 66,6 квадрат метрлы бер фатиры бар икән. Свердлау өлкәсенең Закон чыгару җыены әгъзасы декларациясендә шулай күрсәткән. 2019нчы елда депутат чагыштырмача бай булган әле: ул елны декларациядә 4 тиен эшләдем дип язган. Ә менә Гаффнерның балигъ булмаган балаларының 80 һәм 201,7 квадрат метрлы фатирлары бар. 2019нчы елгы декларациядә тагын бер балага язылган 239,2 квадрат метрлы фатир да булган, хәзер анысы кая киткәндер. 2016нчы елда Гаффнер банкрот дип танылган иде, 2019нчы елда Урал округы арбитраж суды банкротлыкның төгәлләнүен белдерде.

ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕ ЯКЛАП...

«Парламентская газета»: Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне юк иткән өчен төрмә җәзасы бирә башларга телиләр. Хәзерге вакытта Җинаять Кодексында Кызыл китапка кертелгән хайваннарны законсыз рәвештә аулаган, үзеңдә тоткан һәм саткан өчен тиешле маддәләр бар, ә менә үсемлекләргә зыян салсаң, административ җәза гына каралган. Ләкин ул гына кешеләрне туктатмый. Әйтик, артыш үскән җирләрне эшкәртеп, авыл хуҗалыгы максатында кулланалар яки төзелеш башлап җибәрәләр. Җирне коммерция максатында кулланырга теләүчеләр өчен ул штраф бик аз: юридик затларга – 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр генә. Табигатьне саклау ведомстволарыннан рөхсәт алып, яраклы җир эзләп мәшәкатьләнеп йөргәнче, төзелеш компанияләре штраф түләп котылуны хуп күрә. Ул чыгым якын арада капланачак бит. Ә Совет Федерациясендә әзерләнгән яңа закон проектында Кызыл китап үсемлекләрен юк иткән өчен 4 елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

ЯҢА ӘЛИФБАГА КҮЧӘЛӘР

TRT: 1нче августтан Үзбәкстанда «Латин әлифбасы нигезендә үзбәк әлифбасын кертү турында»гы закон эшли башлады. Ул кирилл язуыннан баш тартып, 28 хәреф һәм 1 хәрефләр комбинациясеннән торган яңа әлифбага күчүне күздә тота. Яңа язу уку йортларында гына түгел, матбугат чараларында, реклама язуларында, интернетта да кулланылачак. 2023нче елның 1нче гыйнварына илдә документлар әйләнеше тулысынча яңа язуда башкарылырга тиеш. Ә 2025нче елда Казахстан да тулысынча латин әлифбасына күчәчәк.

ТИРӘКЛӘР ДӘ КИРӘК

«Бизнес Онлайн»: Медицина фәннәре кандидаты, доцент, Ереван мэриясе каршындагы «Яшелләндерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» коммерцияле булмаган оешмасы директоры урынбасары Кристина Варданян Казанга тәҗрибә уртаклашырга килде. Әрмәнстан кунагы, шәһәрдә тирәкләрне (тупыл) бөтенләй үк юкка чыгарырга ярамый, дип белдерде. «Тирәк – бик көчле агач, ул башкаларга караганда күбрәк углекислоталы газ йота, күбрәк кислород бүлеп чыгара. Аның яфраклары ябышкак, шуңа күрә бик күп тузанны җыялар. Өстәвенә, тирәк бик тиз дә үсә. Тупыл мамыгы үзе аллерген түгел, аның белән бер үк вакытта чүп үләннәре дә чәчәк ата, алардагы аллергеннар тупыл мамыгына җыела да инде. Күз алдыгызга китерегез: мамык булмаса, чүп үләннәренең серкәләре һавада очып йөриячәк», – дигән ул. Әле күптән түгел генә Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев Екатеринбург мэрына шәһәрдәге бөтен тирәкләрне кисеп бетерергә кушкан, «тупыл мамыгы туйдырды инде» дип белдергән иде.

ҮЗЕҢ АЛГАНЫ ДА РӨХСӘТ ИТЕЛӘ

«Азатлык» (ЯТ АГЕНТ): Русия больницаларында авырулар яки хәйрия оешмалары сатып алган даруларны кулланган өчен штраф янамаячак. Бу хактагы төзәтмәне Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәҗбүри медицина иминиятләштерүе кагыйдәләренә керткән. Моңа кадәр больницалар стационарда яткан авыруларны дәвалау өчен үзләрендә булган даруларны гына кулланырга тиеш иде. Медицина адвокаты Алексей Горяинов ачыклык керткәнчә, штрафлар даруның 50 процентын тәшкил итә торган булган. Хәзер больницалар сирәк авыруларны дәвалау өчен федераль бюджет хисабына алынган даруларны да, төбәк бюджетлары ярдәмендә алынган яки хәйрия оешмалары биргән даруларны да куллана ала. Ләкин кайбер белгечләр бу гына вазгыятьне үзгәртә алмас дип саный. Бөтенрусия пациентлар берлеге рәисләренең берсе Юрий Жулев авыру үзе алып килгән даруның тулысынча легальләштерелүенә шикләнеп карый. «Җәзаны бетерү генә җитми, әлеге хезмәтне күрсәткән өчен шәфкать туташы һәм табибка түләү механизмнарын кертү кирәк. Ул акча авыру кесәсеннән түгел, иминият оешмасыннан булырга тиеш», – дигән Жулев.

Комментарии