ИКЪТИСАДНЫ ТОРГЫЗУ КҮПМЕГӘ ТӨШӘР?

ИКЪТИСАДНЫ ТОРГЫЗУ КҮПМЕГӘ ТӨШӘР?

ТАСС: Русия Премьер-министры Михаил Мишустин Владимир Путинга икътисадны торгызу буенча илкүләм планны тәкъдим итте. Кризистан чыгу планы 2 елга исәпләнгән, ә бәясе 5 триллион сумга төшәчәк. Бик зур эш башкаргансыз, дип билгеләп үтте Путин. Һәм планны июльдән тормышка ашыра башларга кушты.

ИҢ ЗУР МӘЧЕТ ТӨЗЕЛӘ

«Реальное время»: Казанның Имәнлек белән Зорге урамнары киселешендә Габдрахман Утыз-Имәни исемен йөртүче мәчет төзелеше бара. Хәзерге вакытта бинаның ике каты күтәрелгән, гөмбәзе эшләнгән, ике манарасы төзелгән, су, канализация үткәрелгән, газ кертү эше бара. Утыз-Имәни мәчете бер мең кешегә исәпләнгән. Төзелеш суммасы – 140 млн сум. Шуның 80 млн сумы хәйрия акчаларыннан җыелган. «Бу Казандагы иң зур мәчет булачак. Ул Кол Шәрифтән зуррак түгел, алар бер тирә зурлыкта. Тик Кол Шәриф бит ул мәчет түгел – музей», – дип белдергән мәчетнең икенче имамы Гәрәфи Кәримов. Утыз-Имәни мәчетендә төзелеш ике ел дәвам итә. Җитәрлек акча җыелган очракта, 2021нче елның язында гыйбадәтханә ишекләрен ачар дип көтелә.

«ӘНИНЕ МАТУР КИЛЕШ ИСТӘ КАЛДЫРСЫННАР ИДЕ»

«Интертат»: Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова тугыз ай инде урын өстендә ята. Быел 82 яшен тутырган актрисаны бердәнбер кызы Әлфия Миңнуллина карый. «Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый, сөйләшми дә. Аны карау хәзер яңа туган бәбине караган кебек. Шприц белән ашатам, авызын ачып ризык капмый. «Хәерле иртә, әни!» дисәм, бик сирәк кенә иренен селкеткән кебек була – «Хәерле иртә!» дигән кебек итеп аваз чыгарырга тырыша. Былтыр 30нчы августта кинәт кенә шушылай булды. Августка кадәр безгә кеше гел килә иде. Әле әни урын өстендә ята башлагач та, сентябрь аенда Казанның кызлар гимназиясеннән укучылар килеп җырлап киттеләр. Әни әле аларга кул изәгәндәй итә иде. Хәзер без кеше кабул итмибез. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде», – ди Әлфия Миңнуллина.

АРТИСТЛАРГА ГУМАНИТАР ЯРДӘМ – «ДОШИРАК»

«Кызыл таң»: Продюсер Иосиф Пригожин белән җырчы Валерия күптән түгел коронавирус пандемиясе аркасында үзләренең керемнәре кимүен, ярдәм кирәк булуын язган иде. Бу хәбәр гади халыкның гына түгел, «Русия Коммунистлары» партиясе әгъзаларының да ачуын чыгарган. Чит илләрдә күчемсез милекләре, банкларда зур маялары булган артистларның адәм көлдереп хөкүмәттән ярдәм сорап утыруы коммунистлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылган. Алай гына да түгел, Пригожин белән аның хатынына, гуманитар ярдәм йөзеннән, тиз пешә торган «Доширак» токмачлары җибәрелгән. «Ачтан үләсегез килмәсә, завод яисә төзелештә эшләргә тәкъдим итәбез», – дигән коммунистлар. Валериягә исә җыештыручы вакансиясе барлыгы әйтелгән.

ХӘЗЕРГЕ ҖЫРЛАР ТӘРБИЯЛӘМИ, НӘФРӘТЛӘНДЕРӘ ГЕНӘ

«Интертат»: «Борынгы Грециядә гражданнарны музыка белән тәрбияләү теориясе булган: музыка кешенең әхлагына йогынты ясый, аның характерын үзгәртә, дип аңлаганнар. Ә бездә яңгыраган җырлар, сәхнәдә сөйләнгән сүзләр кеше характерын тәрбиялиме соң? Һич юк! Безнең телевидениедә, теләсәң-теләмәсәң дә, шул үзешчән «талантлар»ны карап, тыңлап һәм оялып, нәфрәтләнеп утырудан башканы булдыра алмыйсың» (сәнгать белгече Филүсә Арсланова).

МЕТРОНЫҢ ЯҢА БОТАГЫ КАЙЧАН БУЛЫР?

«Реальное время»: Казан метрополитенының икенче линиясенең «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр булган беренче өлешен 2027нче елның августына кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. Ә узган елның октябрендә мэрия документларында башка сан – 2023нче ел күрсәтелгән иде. Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы инновацияләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Ринат Гобәев, яңа срокка өлгертү дә икеле, ди. «Акча җитәрлек булса гына мөмкин бу. Шуңа өстәп, Фучиктан Сахаровка кадәр булган участок – ниндидер «сукыр эчәгесе» ул. Метроның бу ботагы «Яшьлек» станциясенә тоташсын өчен, кимендә 15 ел кирәк булачак. Анысы да – акча булса», – ди ул.

«АКЧА ТҮЛӘП ТИКШЕРТМӘСӘМ, БЕЛМИ ИДЕМ»

«Шәһри Казан» «Эфир» телевидениесенең «Город» тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева коронавирус белән авыруын үзенең инстаграм битендә хәбәр итә. «Ковидка тест ясадым, ул уңай булып чыкты. Анализ бирүемнең сәбәбе: температура, томау, ангина, тимгелләр чыкты, ис һәм тәмне сизми башладым. Тестны түләүле үттем. Өйгә чакырткан сырхауханә табиблары аны ясаудан баш тартты. Әмма ике атнага больничный һәм ОРВИдан дәвалану яздылар. Минем анализ Роспотребка барып җиткәч, алар «Өйдә утырыгыз. Карантин!» кебегрәк язу җибәрде. Иң кызыгы: үз инициативам белән тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде. Мин дусларыма, эшкә йөрер, әбиемә дә барган булыр идем.

Үзегезне саклагыз, бу зараза янәшә. Өйдә утырам. Ардырды. Ис сизү акрынлап кайта. Икенче тест ясадым. Ул тискәре булыр дип ышанам», – дигән Альбина.

Комментарии