ТАБИБЛАР КАРАМАГАЧ, ҮЗЕ МЕДИК БУЛЫП КИЕНГӘН

ТАБИБЛАР КАРАМАГАЧ, ҮЗЕ МЕДИК БУЛЫП КИЕНГӘН

 «Московский комсомолец»: Томскта яшәүче 26 яшьлек Сергей, табиб булып киенеп, ковид-госпитальдә «кызыл зона»да ятучы әбисе янына кергән. Сәбәбе – больницада 84 яшьлек әбине караучы булмаган. Сергей – ятим, аны һәм энекәшен әбисе карап үстергән. Берничә ел инде әби урыннан торып йөри, үз хаҗәтләрен үти алмый, сыек ризык белән генә туклана икән. Октябрьнең 21ендә аның хәле начарайган, үпкәсенең 18 проценты зарар күргән булып чыккан. Әбине больницага салгач, Сергей аңа памперс, салфеткалар, махсус сыек ризык китергән, ләкин аны кертмәгәннәр. Җитмәсә, әбисе белән бер палатада ятучы апа шалтыратып, әбине карамыйлар, кислород маскасы төшеп киткәч рәтләп куючы да булмады, ашатмадылар, дип хәбәр иткән. Шуннан Сергей табиб булып киенеп, палатага үзе кергән. Әбисе юеш урын-җирдә ята, астын алыштырмаганнар, кислород бирә торган трубка да маңгаена менеп җиткән икән. Ир әбисен караган, ашаткан, башка авыруларга да булышкалаган. Бөтен гамәлләрен видеога төшереп барган. Табиб булмавы ачыклангач, шул видеоязмаларны алып, Мәскәүгә Тикшерү комитетына киткән. Мөрәҗәгатегезне бер айдан карарбыз, дигәннәр. Соңрак Томск өлкәсе Тикшерү комитеты һәм прокуратура, медицина ярдәмен тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәү ихтималын ачыклау өчен, тикшерү башлаган, дигән мәгълүмат чыкты. Берничә көннән әби үлгән. Ә Сергейны эшеннән куганнар. Баш табибны җинаять җаваплылыгына тарттыру буенча ахырга кадәр йөреп бетерәчәкмен, дигән ул.

«ЗИМНЯЯ ВИШНЯ»: ХӨКЕМ КАРАРЫ ЧЫКТЫ

«Российская газета»: 2018нче елның 25нче мартында Кемерово шәһәрендә «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше үлде (шуларның 37се – балалар), 147 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды. Тикшерү мәгълүматы буенча, бинада янгын сүндерү һәм ут чыгу турында хәбәр итү системалары авария хәлендә булган, кайбер урыннарда алар бөтенләй булмаган. Шуңа күрә сәүдә үзәгендәге кинотеатрда калучылар ахырга кадәр ут чыгуы турында белмәгән. Вафат булучыларның күбесе кино залыннан чыга алмыйча, төтенгә тончыгып үлгән. Шушы көннәрдә суд «Зимняя вишня» эше буенча хөкем карары чыгарды. Сәүдә үзәгенең хуҗасы булган компания генераль директоры Юлия Богданова – 14, сәүдә үзәгенең генераль директоры Надежда Судденок – 13,5, янгын сүндерү җитәкчесе Андрей Бурсин – 6, янгын каравылы җитәкчесе Сергей Генин – 5, сәүдә үзәгенең техник директоры Георгий Соболев – 11, янгын сүндерү системасы белән тәэмин иткән компания башлыгы Игорь Полозиненко – 6,5, инженер Александр Никитин – 5,5, каравылчы Сергей Антюшин 8 ел колония җәзасы алды. 8нче ноябрьдә суд зыян күргән кешеләргә компенсация түләтү буенча гражданлык дәгъваларын карый башлый. Янгында якыннарын югалтканнар берәр миллион сум алырга тиеш дип карар чыгарылды, бу акчаны кем түләргә тиешлеге хәл ителәчәк.

ЕЛ СҮЗЕ

«РИА Новости»: Оксфорд сүзлеге 2021нче елда иң күп кулланылган сүз дип «vax», ягъни вакцина сүзен атады. 2020нче елда бер генә сүзне аерып әйтә алмаганнар, шуңа күрә еш телгә алынган сүзләрдән тулы бер исемлек төзегәннәр иде. Алар арасында: «коронавирус», «COVID-19», «локдаун», «урман янгыннары», «импичмент» һәм башкалар. Пушкин исемендәге урыс теле дәүләт институты узган ел «үзизоляция» һәм «нульгә чыгу» сүзләрен аерып алган иде. Оксфорд сүзлеге артыннан, Пушкин исемендәге институт та 2021нче ел сүзләрен билгеләде. Алар – «спутник», «Әфганстан», «Төньяк агым» («Северный поток»). Шулай ук еш кулланылган сүзләр арасында «җанисәп», «импичмент», «QR-код», «антиваксер», «сайлаулар», «эшләми торган көннәр» һәм «үлемнәр саны» бар.

КОД РУСИЯНЕ БИЛӘП АЛДЫ

 ТАСС: Русиянең барлык 85 төбәге дә җәмәгать урыннарына эләгү өчен QR-код системасын кертүләре турында игълан итте. Дөрес, кайберләрендә әлегә чикләүләр гамәлгә кермәгән, әзерләнергә вакыт бирелгән. 8нче ноябрьдән Томск өлкәсендә кафе-рестораннарга коды яки тискәре тесты булганнарны гына кертә башлыйлар, 15нче ноябрьдән бу кагыйдә театр, кинотеатр, концерт заллары, музей, китапханә, спорт корылмалары, матурлык салоннарына да кагыла. 8еннән QR-код – Төмәндә, 15еннән Брянск өлкәсендә эшли башлый. Кемерово өлкәсе кеше күп җыелган урыннарга һәм кафе-рестораннарга код белән керүне тест режимында башлап җибәреп карый. Алтай Республикасында QR-код 29нчы ноябрьдән кертелә, әмма авыручылар иң күп булган Таулы Алтай һәм Маймин районнарында иртәрәк эшли башлый. Калмыкия халкы – 1нче декабрьдән, ә иң соң булып – 15нче декабрьдән Калуга өлкәсе кодлы тормыш белән якыннан танышачак. Элегрәк Сахалин өлкәсе җитәкчелеге QR-код кертү каралмый, ул икътисадка сугачак, дип белдергән булса да, 29нчы октябрьдән анда да код системасы эшли башлый.

Комментарии