Ялган акча

Ялган акча

«КОММЕРСАНТЪ»: «Открытие» банкының Казандагы офисыннан 230 миллион сум акча юкка чыккан. Банк директоры Олег Полях бу акчаларны «банк приколов» дип аталган ялган акчага алыштырган, ә үзе чын акчаларны алып качкан. Хәзерге вакытта тикшерү бара, качкын банкирны эзлиләр.

Хакимияттән булмагач

vesti-kaliningrad.ru: Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Василий Перебейнос, хакимияттән өметен өзгәч, юлны үз көче белән салып чыккан. Мичурин урамында 200 метр юлны кулдан бетон белән түшәп чыгу өчен, бабайга 8 ел вакыт кирәк булган. «Юл салу өчен иң мөһиме акча да түгел, теләк кирәк булуын исбатларга теләдем», – дигән бабай.

Протест чараларында катнашучылар арта

«Азатлык»: Татарстанда узган ел протестларда 10 меңнән артык кеше катнашкан. 2016нчы ел белән чагыштырганда каршылык чаралары саны 169га арткан. 2016нчы елда 498 протест чарасы узган булса, былтыр алар 667гә җиткән. Катнашучылар саны ике тапкыр диярлек арткан: 5 мең 489дан 10 мең 372гә җиткән. Шул ук вакытта урам җыеннарында катнашучыларның гомум саны 87,9 меңнән 54,3 меңгә кадәр кимүе күзәтелгән.

Каршылык чаралары саны быел да арта. 2018 елның беренче чирегендә уздырылган 240 урам җыенының 217се протест чарасы булган. Аларда мең ярымлап кеше катнашкан диелә.

Былтыр Татарстанда хакимият белән килештерелмәгән 14 чара узган, административ хокук бозулар турында 79 беркетмә төзелгән.

Былтыргы митинглар татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару, «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» проблемалары белән бәйле булды, коррупциягә каршы чаралар узды.

Комментарии