«Татар телендә белем алуым ярдәм итте»

«Татар телендә белем алуым ярдәм итте»

«Азатлык»: «Безнең гимназиядә барлык фәннәр дә татар телендә укытылды. Имтиханнар урыс телендә булса да, ана телендә белем алу ярдәм генә итте дип уйлыйм. Гимназиядә татар телендә белем алу карашларымны да киңәйтте, белемне дә төплерәк итте. Әлбәттә, урыс телендәге терминнарны да кулланып укыттылар. Әмма ул имтихан өчен генә. Ә гомумән, татар телендә укысаң, башка телдә имтихан тапшыру өчен тәрҗемәсен генә белергә кирәк. Иң мөһиме — нинди телдә уку түгел, мәгънәсен аңлап, төшенеп уку кирәк» (Казанның Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укыган Рамил Баһавиев БДИда 399 балл җыйды: урыс теле, информатика һәм физикадан – 100әр балл, математикадан 99 балл).

Байлыкка салым салыгыз

«Forbes»: Дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә 178нче урында торучы миллиардер Джордж Сорос һәм тагын 19 миллиардер 2020нче елгы АКШ президенты сайлауларына үз кандидатураларын тәкъдим итүчеләргә ачык хат язганнар. Алар байлыкка салым салырга тәкъдим итә. «Президентлыкка кандидатларны иң бай америкалыларга, ягъни безгә, милек өчен салымны арттыра торган законны хуплауларын сорыйбыз. АКШ бюджетына кергән салым акчасының төп өлешен аз һәм урта керемлеләрнең түгел, финанс ягыннан уңышка ирешкәннәрнең акчасы тәшкил итәргә тиеш», – дип язган байлар.

Бәдрәфкә йөрү шикләндергән

«PROKAZAN»: Татарстанның Алексеевск районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең улы БДИ вакытында 14 тапкыр бәдрәфкә чыгып кергән. БДИ кагыйдәләрендә бәдрәфкә ничә тапкыр чыгарга яраганлыгы күрсәтелмәгән үзе. Шулай да бу факт дәүләт имтихан комиссиясендә шик уяткан. «Татарстанның мәгариф һәм фән министры катнашында дәүләт имтихан комиссиясе президиумы утырышы узды. Район башлыгына язма мөрәҗәгать җибәрелде», – дип белдергән Татарстанның Фән һәм мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова.

Шаһбан үпкәләгән

«Татар-информ»: Татарстанның атказанган артисты, җырчы Закир Шаһбан 8-9нчы июньдә үзенең туган ягы Новосибирскида узган Федераль Сабан туена чакырылмавына үпкә белдерде. «Шушы төбәктән чыккан, 27 ел иҗатымны Татарстанга багышлаган атказанган артист буларак, туган ягым Сабан туенда һичшиксез катнашырга тиеш идем. Концерт оештырырга Түбән Камадан 500дән артык кеше китте. Шул 10 плацкартлы вагонның берсендә икенче каттагы ятакта булса да миңа урын булмады микән? Бәйрәмне уздырырга ике субъекттан да 30ар млн сум акча бирелгән», – дигән җырчы. Мәдәният министрлыгыннан аңлатма сорагач: «Мәдәният министрлыгы һәрчак артистка булышты. Мөмкинлекләре чикләнгән бердәнбер татар җырчысы буларак, ул Татарстанга якын Русия төбәкләрендәге Сабан туйларга чакырыла», – дип җавап биргәннәр.

Медведев мәкалә язган…

«Бизнес Онлайн»: Русия Премьер-министры һәм «Бердәм Русия» фиркасе рәисе Дмитрий Медведев «Известия» газетасына мәкалә язган. Анда ул халыкның «Бердәм Русия»гә карата ышанычы кимүен таныган. «Төп проблема – реаль үзгәрешләр булмау. Фирка үзе башкарган эшләр турында аз һәм кызыксыз сөйли. Ниләр һәм ни өчен эшләячәген начар аңлата. «Бердәм Русия»дә яхшы сәясәтчеләр бар, әмма матбугат чараларына үзләренең масаюын һәм тупаслыгын күрсәтергә оялмаган вәкилләр турында мәгълүмат эләгә. «Бердәм Русия» журналистик тикшерүләр белән шөгыльләнүчеләргә теләктәшлек күрсәтсә, дөрес булыр», – дип яза Медведев.

Барый Алибасов Беренче каналны судка бирә

«Кызыл таң» Алибасовны «Беренче канал»да Димитрий Шепелев алып барган «На самом деле» тапшыруын өзүдә гаеплиләр. Янәсе, студия әзерләнгән, экспертлар, тамашачылар җыелган, ә продюсер, хәле начар булуга сылтанып, тапшыруга килмәгән. Барый Алибасов үзе исә, бу – чеп-чи ялган, ди.

– Мин әлеге тапшыруда башыннан ахырына кадәр утырдым. Анда шул кадәр күп ялган булды, сүз белән дә аңлатырлык түгел. Мин үз гомеремдә мондый хәл белән беренче очраштым. Бу – режиссерланган алдашу! Анда үз кешеләре эт кебек өреп утыра. Сүз минем дәвалануым турында барды. Кайсыдыр «акыллы башлар» минем дәвалануымны уйдырма дип чыгарды, чынлыкта исә мин дүрт атна дәваханәдә яттым. Минем янда дусларым, Лидия Николаевна Шукшина булды. Бөтен клиника – минем дәвалануыма шаһит», – дип ярсый продюсер. Ул Беренче каналны, Шепелевның ток-шоуын судка бирергә җыена.

Комментарии