1нче МАЙДАН НӘРСӘ ҮЗГӘРДЕ?

1нче МАЙДАН НӘРСӘ ҮЗГӘРДЕ?

«Фонтанка»: 1нче майдан Русиядә нинди үзгәрешләр гамәлгә кергәне турында кыскача:

– Хәзер пенсияне акчалата фәкать «Русия почтасы» гына китерәчәк. Элек моны, төбәгенә карап, шәхси оешмалар да башкара ала иде. Пенсияне бу рәвешле алу кулай булмаса, банк картасына күчә торган итеп көйләргә мөмкин;

– Үзәк Банк ипотека кредиты буенча «риск коэффициенты»на өстәмәләрне арттыра. Бу ипотека проценты артачак дигән сүз;

– «Дәүләткә хыянәт итү» маддәсе буенча җәза катгыйлана. Элек бу маддә буенча 12-20 ел төрмә янаса, хәзер иң югары җәза – гомерлеккә иректән мәхрүм итү;

– Балигъ булмаганнарга никотинлы һәм никотинсыз электрон тәмәке сату тыела.

ТАТАРЛАР КИРКОРОВКА ҺӘЙКӘЛ КУЙМАКЧЫ

«Челнинские известия»: Мәскәүдә урнашкан һәм күптән түгел Казанда да филиалын ачкан Милли татар конгрессы урыс эстрадасы җырчысы Филипп Киркоровка һәйкәл куйдыру артыннан йөри башламакчы. Бу хакта оешманың президенты Рөстәм Ямалиев белдергән. «Филипп Киркоровка үзе исән чагында ук һәйкәл куярга телибез. Безнең архитектор бар инде, ул чыгымнарның бер өлешен капларга әзер. Тик Мәскәүдә бу эшне оештыру кыен, шуңа да без һәйкәлне Красногорскида (Мәскәү яны) куярга уйлыйбыз. Хәзер Милли татар конгрессы һәм аның составына керә торган биш оешма исеменнән Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка үтенеч язуы әзерлибез. Филипп һәйкәлгә лаек, чөнки ул Русия эстрадасының дәрәҗәсен күтәрә. Яшь башкаручылар аннан үрнәк ала, аның кебек булырга омтыла. Ул – барысына да үз көче һәм тырышлыгы белән ирешкән артист. Ул Кырымда бик күп йөрде, Донецкида күп җырлады, Казанда да булганы бар. Филиппның әтисе – Бедрос Киркоров – Милли татар конгрессының Аксакаллар шурасына керә һәм татар мәдәниятен саклау эшчәнлегендә актив катнаша», – дигән Рөстәм Ямалиев. Филипп Киркоровка үзе исән чагында ук һәйкәл куярга кирәк дигән беренче генә тәкъдим түгел инде бу. Былтыр, мәсәлән, Улан-Удэ шәһәрендә яшьләр шундый мөрәҗәгать белән чыккан, имзалар җыеп йөргән иде.

ӨЙГӘ КАЙТАРГАННАР

ТАСС: Русиядә прокурорлар 15 мең ир-атны законсыз мобилизацияләнгән дип тапкан һәм өйләренә кайтарырга дигән карар чыгарган. Бу хакта Русия генераль прокурорының беренче урынбасары Анатолий Разинкин белдергән. Гыйнвар аенда генпрокурор Игорь Краснов Владимир Путин алдында хисап тотып, прокуратура законсыз мобилизацияләнгән 9 меңнән күбрәк ир-атны өйләренә кайтартуга иреште, дигән иде.

УРЛАНГАН АКЧАЛАР

«Коммерсантъ»: 2022нче елда халыктан капиталь ремонтка дип җыйган 100 млрд сум акча тотылмый калган, 16 меңнән күбрәк торак йортка ремонт ясалмаган, аларда җәмгысы 1,5 млн кеше гомер итә. Бу саннарны Федерация Советында еллык доклад белән чыгыш ясаганда генпрокурор Игорь Краснов китерде. 33 төбәктә капиталь ремонт фондыннан акча урлау фактлары ачыкланган, 240тан күбрәк җинаять эше ачылган. Кайсы төбәкләр икәнен ул атап әйтмәгән.

ДАРУЛАРНЫ БИРМӘГӘН

РБК: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында фармацевтика эшчәнлеген оештыру һәм дарулар белән тәэмин итү бүлегенең элекке җитәкчесен «ваемсызлык аркасында бик зур зыян салу» маддәсе нигезендә хөкем итәләр. Тикшерү фаразы буенча, чиновник хатын 2020нче елның февраленнән 2021нче елның июненә кадәр сатып алынган льготалы даруларны вакытында аптекаларга һәм хезмәт күрсәтү оешмаларына тапшыруны оештырмаган. Нәтиҗәдә, даруларның кулланылыш вакыты чыккан, аларны юк итәргә туры килгән. Төбәк бюджетына 31,2 млн сумлык зыян килгән. Ә авырулар даруларын көтеп ала алмаган, алар арасында онкологиядән, бөер җитешсезлегеннән, эндокрин системасы авыруларыннан интегүчеләр булган.

ӨЙДӘ УЧАК ЯГЫП, АШАРГА ПЕШЕРӘ

«Lenta.ru»: Мәскәүдә яшәүче 50 яшьлек Владимир Пронин, электр бөтен кешегә дә бушлай булырга тиеш дип, өч ел дәвамында электр өчен түләмәгән. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә, билгеле инде, бу ошамаган һәм аның утын өзгәннәр. Шуннан Пронин фатир уртасында учак ягып, ризыкны шунда җылытырга булган. Башта ашыгыч хезмәт телефонына шалтыратып, ниятен җиткергән, шартлау булса, мин гаепле түгел, дигән. Ризыгын җылытып ашарга гына өлгермәгән: йортка тиз арада полиция килеп җитеп, ирне тоткарлаган.

Комментарии