ТӨЗЕЛЕШ МАТЕРИАЛЛАРЫ КЫЙММӘТЛӘНӘ

ТӨЗЕЛЕШ МАТЕРИАЛЛАРЫ КЫЙММӘТЛӘНӘ

«Коммерсантъ»: Төзелеш материалларын җитештерүчеләр март аеннан продукцияләренә бәяләрне 30 процентка чаклы арттырырга җыена. Беренче чиратта чит илләрдә җитештерелә торган материаллар кыйммәтләнәчәк. Йортлар төзелешендә алар барлык компонентларның 40 процентын тәшкил итә. Бу хәл эчке базарда яңа төзелә торган йортлардагы фатирларның да хаклары үсүгә китерәчәк. Инде февраль ахырында кайбер җитештерүчеләр төзүче фирмаларга үз продукцияләрен җибәрүне туктатканнар да. Мәсәлән, «Техниколь» түбә ябу, дымнан саклау һәм җылылыкны саклау материалларын, тагын берничә җитештерүче металл эшләнмәләрен вакытлыча сатмый башлаган.  

РУСИЯДӘ ИПОТЕКА БЕТӘРГӘ МӨМКИН

Ura.ru.: Русия Үзәк Банкы кинәт кенә төп ставкаларны 20 процентка күтәрү сәбәпле, илдә ипотека массакүләм сорау тапмаячак яки аның бөтенләй юкка чыгуы бар, дип нәтиҗә ясый Русия риелторлары гильдиясенең вице-президенты Олег Самойлов. «Әлегә төгәл аңлашылып бетми, шулай да хуш дип үк әйтергә туры килмәгәе. Кредитлар ставкасы 20 проценттан да югары булган очракта, ипотека массакүләм файдалы була алмый», – дигән эксперт. Аның фикеренчә, төп ставка артык югары булгач, халыкның сатып алу мөмкинлеге кими һәм фатирларга да ихтыяҗ азая. Мондый шартларда хөкүмәт үзе дә акчасыз калачак һәм ипотекаларга ярдәм итү буенча дәүләт программалары алга таба ничек эшли алачагы хакында зур сорау туа.

Әгәр хәлләр шулай дәвам итсә, элек төзелгән ипотека килешүләренә дә үзгәрешләр керергә мөмкинлеге турында фикерен белдерә Олег Самойлов.

– Юриспруденция күзлегеннән караганда, алдан төзелгән килешүләр үзгәрешсез калырга тиеш. Ләкин, төптән уйлаганда, ул килешүләр шарты элеккечә саклана. Соңыннан аларны үзгәртү турында карар яки указ чыгарга мөмкин һәм барысының да асты өскә килә, – дип ачыклый ул.

БМО ДЕЛЕГАТЫ – ҖАН АКТЫГЫ!

«Подъем»: БМОның климат буенча конференциясенә барган Русия делегациясе башлыгы Олег Анисимов Украинадагы хәрби операция өчен гафу үтенгән. Конференциянең ябык утырышында ул:

– Украинага һөҗүм башлауны берничек аклап булмый. Русия гражданины буларак, кеше буларак миңа оят! Үз илебездә Президент һәм хөкүмәт тарафыннан кабул ителә торган карарларга тәэсир ясарлык гражданлык җәмгыяте институты булдыра алмавыбызга оят! Нәтиҗәдә без, Украина халкы кебек үк, фактлар алдында гына калдык, – дип белдергән.

Әлеге хәлгә карата ДәүДуманың БДБ эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Виктор Водолацкий үз фикерен җиткереп, Олег Анисимовны «дошман» дип атый:

– Һәр илдәге кебек, бездә дә дәүләтнең җимерелүен көтеп утыручы җан актыклары, «бишенче колонна»лар бар. Ул гражданин барлык Русияле исеменнән гафу үтенгән. Мин аңа андый хокук бирмәдем, шуңа күрә ул минем өчен дошман. Андый дошманнарны юк итәргә кирәк. Андый кешеләр гомумән булырга тиеш түгел. Без аны бөтен титулларыннан мәхрүм итеп, билгесезлеккә җибәрергә тиешбез, – дигән ДәүДума депутаты.

Комментарии