БАЕГАНБЫЗ

БАЕГАНБЫЗ

«Вечерняя Казань»: ЦИАН порталы мәгълүматларына караганда, узган елның октябрендә Казанда төзелә торган йортларда бер квадрат метрның уртача бәясе 100 мең сумнан артып киткән. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов әйтүенчә, Казан беренчел торакка бәяләр буенча Русия шәһәрләре арасында өченче урында. Казан мэры Илсур Метшин бу хисапны зур канәгатьлек белән тыңлаган. «Квадрат метрның бәясе 100 мең сумнан артып киткән өченче шәһәр булганбыз. Моны Казандагы миллионлаган квадрат метр торак санына тапкырлагыз – безнең халык шуның хәтлегә баеган дигән сүз. Ул теләгән вакытта фатирын сатып, башкага күченә ала дигән сүз. Бу байлык, һәм ул узган ел эчендә 21 процентка кыйммәтләнгән», – дигән ул.

АВГУСТТА ҖИҢӘРБЕЗМЕ?

ТАСС: «Безнең план – коронавируска каршы вакцина ярдәмендә коллектив иммунитетның 60 процентка җитүенә ирешү. Вакцина ясау хәзерге темплар белән барса, Русиядә 2021нче елның августына коллектив иммунитет формалашыр дип уйлыйбыз. Бу вакыт күчә дә ала, бәлки, алгарак та күчәр әле. Барысы да вакцинация темпыннан тора. Коллектив иммунитет формалашканчы, илдә кабул ителгән чикләү чараларын үтәргә кирәк» (Русия вице-премьеры Татьяна Голикова).

ЭКС-ПРЕЗИДЕНТКА – ТӨРМӘ ҖӘЗАСЫ

«Азатлык» радиосы (ят агент): Франциянең элекке президенты Николя Саркози коррупциядә һәм вәкаләтләрен арттыруда гаепләнеп, өч елга ирегеннән мәхрүм ителде. Кимендә бер елын ул төрмәдә утырырга тиеш булачак. Тагын ике елын мәхкәмә шартлы рәвештә бирде. Саркози кассация мәхкәмәсе хезмәткәрен үз ягына аударып, үзенең президент кампаниясен финанслауны тикшерү турында мәгълүмат алырга тырышуда гаепле дип табылды. Франция тарихында беренче тапкыр элекке дәүләт башлыгы мәхкәмә каршына басты. Саркозига каршы тагын бер җинаять эше кузгатылган. Ул Ливиянең элекке президенты Муаммар Каддафидан канунсыз акча алуда шикләнелә. Моннан тыш, Франциянең Дәүләт финанс прокуратурасы Саркозига кагылышлы тагын бер тикшерү уздыра. Монысы экс-президентның Русиянең «Ресо-Гарантия» иминият ширкәте белән төзегән өч миллион евролык килешүенә кагыла. Саркози «вәкаләтләре белән сәүдә итү», ягъни законсыз рәвештә компаниянең мәнфәгатьләрен алга этәрүдә шикләнелә.

АРМИЯНЕ ДӘ КЕРТЕРГӘ

«Российская газета»: Чакырылыш буенча армиядә хезмәт итү льготалы шартларда пенсия билгеләү өчен хезмәт стажына кертелергә мөмкин. Федерация Советы белән Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый мөмкинлекне кертү турында фикер алыша. Моны тормышка ашыру өчен ел саен 2 млрд сум кирәк булачак, акчаның чыганагын әле табасы бар, ди. «Армиядә хезмәт итү вакыты – иминият чоры түгел («нестраховой период»). Ләкин башка шундый чорлардан (мәсәлән, декрет ялы, эшсезлек һ.б.) аермалы буларак, армиядә хезмәт итүне кеше үзе сайлап ала алмый, бу – аның конституцион бурычы. Нәтиҗәдә, хәрби хезмәткә чакырылмаганнар армиядә хезмәт итүчеләрдән отышлырак хәлдә булып чыга», – дип аңлаталар. Хәзер армиядә хезмәт итү чоры гомуми нигездә пенсия билгеләү өчен генә хезмәт стажына кертелә. Льготалы шартларда пенсиягә чыгу өчен, ир-атның – 42, хатын-кызның 37 ел стажы булырга тиеш.

ИКЕ ГЕНӘ КЫЗ ТАРТМЫЙ

«Кызыл таң»: Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мәгариф министры Айбулат Хаҗинга мәктәпләрдә тәмәке тартучы кызлар арту җәһәтеннән тикшерү белән янаган. Төбәк җитәкчесенә хәбәр итүләренчә, ике район мәктәпләрендә күпләп начар гадәткә тартылучылар бар. Моның кайда икәнен ул әйтмәгән, ләкин кичекмәстән анда «ябык режимда контроль идарә китәчәк» дигән.

«Анда сигезенче сыйныф кызлары тәмәке тарта. Без айда яшәмибез, әйе, балалар тәмәке тарта. Әмма бер сыйныфта бөтенесе дә диярлек! Миңа әйтүләренчә, анда ике генә кыз тартмый. Сез анда акылдан шаштыгызмы әллә? Мәктәп укучыларының күпләп тәмәке тарту фактын ачыкласам, катгый тикшерү булачак», – дигән Хәбиров Хаҗинга Хөкүмәттә оператив киңәшмә вакытында.

Комментарии