ТИМЕРНЕ СӘЛАМӘТ КУЛДАН ЭЗЛӘГӘН

ТИМЕРНЕ СӘЛАМӘТ КУЛДАН ЭЗЛӘГӘН

«РИА Новости»: Калининград шәһәрендә табиб беренче класста укучы кызның сәламәт кулына операция ясаган. Баланың уң кулы сынгач, сөяккә тимер тыгып калдырган булганнар. Берникадәр вакыт узгач, аны алып ташлау өчен кабат операция ясыйлар. Табиб тимерне уң кул урынына сул кулдан эзләп маташа. Әлбәттә инде, сәламәт кулда тимер табылмый. Шактый озакка сузылган операциядән соң, баланы палатага чыгарып салалар. Әни кеше кызының сынган кулы түгел, ә сәламәт кулы бәйләп куелганын күреп, гаҗәпкә кала. Табиб исә тимерне таба алмауларын сөйли, тагын бер операция ясарга кирәк булачак, ди. Әни кеше әйткәч кенә хаталануын аңлый, башка табибка барырга киңәш итә. Баланың анасы Тикшерү комитетына һәм полициягә гариза язган.

ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР ЙОКТЫРГАН?

«Lenta.ru»: Италиянең Арденно шәһәрендә картлар йортында яшәүче 101 яшьлек Мария Орсингер өченче тапкыр коронавирус йоктырган. Беренче тапкыр аңарда COVID-19 диагнозы февраль аенда расланган. Ул чирне җиңел кичерә, хәтта больницада да ятмый. Җәен Орсингер 101 яшен тутыра, ә сентябрьдә аңарда кабат ковид билгеләре пәйда була. Бу юлы больницага салалар, әби 18 көннән соң терелеп чыга. Октябрь ахырында картлар йортында яшәүчеләрнең барысы да коронавируска тест тапшыра. Нәтиҗәдә, Мария Орсингерда тагын коронавирус ачыклана. Бу хәл табибларны уйга салган. Алар әби сентябрьдә авырганнан соң терелеп бетмәгән булгандыр, тест ялгыш күрсәткәндер, дип шикләнә.

ВИНОГРАДТАН ЧАЯН ЧЫКМАСЫН

НТВ: Кибеттән сатып алынган виноград эченнән чыккан чаян чагу сәбәпле чак кына үлми калган Инна Цыфаркина кибеттән 500 мең сум акча таләп итә. Судта узган атнада гына карала башласа да, вакыйга бу елның 21нче августында Яшел Үзәндә булган. Усаклык бистәсендә яшәүче 31 яшьлек Инна авыру баласын Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан тернәкләндерү үзәгенә алып килгән. Ата-аналар җыелышып, балаларын сыйларга уйлаган – бер ир-ат «Пятерочка» кибетеннән виноград алып кергән. Инна җимешләрне юганда бармагына нәрсәдер кадалган. Игътибар белән карасалар, виноград тәлгәшләре арасында чып-чын чаян күреп алганнар – хатынны шул чаккан икән. Иннаның тәне, йөзе ойый башлаган. Ярый әле янында кешеләр булып, «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар, хатынны тизрәк больницага алып киткәннәр. Чаянның агуы организмга бик тиз тарала, берничә сәгать эчендә ярдәм күрсәтмәсәң, кеше үләргә дә мөмкин, дип аңлаткан табиблар. Төркиядән китерелгән виноград Казандагы кибеткә килеп җиткәнче ничә тапкыр тикшерелгәндер, тик берәү дә чаянны күрмәгән. Хәзер Цыфаркина кибетне судка биргән: «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Закон нигезендә, сәүдә ноктасы сатып алуны куркынычсыз итеп оештырырга тиеш. Кибет, үз чиратында, товарны китерүчене судка бирә ала.

БУШЛАЙ ДАРУЛАР ТАРАТЫЛА

«Вечерняя Казань»: Инде ике атнага якын Татарстанда коронавирустан өйдә генә дәваланучыларга бушлай дарулар тараталар. Мәскәү моның өчен 146 млн сум бүлеп биргән иде, шуның 132 миллионына дарулар алынган. «Исемлеккә иң кыйммәтле һәм дефицит даруларны керттек: «Фавипиравир», «Гидроксихлорохин», «Умифеновир», «Ривароксабан», «Амоксициллин», «Азитромицин», «Дексаметазон», «Преднизолон», «Метилпреднизолон», «Интерферон». Парацетамолны кертмәдек, ул болай да һәр өйдә булырга тиеш дип таптык. Бушлай дарулар мазок анализлары ковид бар дип күрсәткәннәргә генә түгел, әйтик, пневмония дип шикләнгәннәргә һәм пневмониясе расланганнарга да каралган. Чирне җиңел кичерүчеләргә бу исемлектәге бушлай дарулар бирелми», – дип аңлаткан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Рания Сабирова. Бушлай дарулар болай билгеләнә: табиб чакыру буенча өйгә килә, дәвалау билгели. Әгәр дәвалау схемасында исемлектәге дарулар бар икән, поликлиника аптекага заявка җибәрә, анда заказ җыела һәм волонтер штабларына хәбәр ителә. Волонтерлар даруларны бер тәүлек эчендә адресатка илтеп җиткерергә тиеш.

ШУЛ БУЛДЫ ЭШ

«РИА Новости»: «Роскосмос» «Русский космос» сүзтезмәсен һәм Юрий Гагаринның «Поехали!» дигән сүзен товар билгесе итеп теркәүгә гариза биргән. «Бу корпорация мәнфәгатьләрен сәламәт булмаган көндәшлектән саклау максаты белән эшләнә», – дигән аңлатмасы да бар. «Поехали!» дигән товар билгесе белән парфюмерия, электроника, транспорт, канцелярия кирәк-яраклары, кием-салым һәм аяк киеме, компьютер уеннары һәм алкоголь продукциясе чыгарырга җыеналар икән. Шулай ук күптән түгел «Роскосмос»ның рәсми сайтында корпорациянең генераль директоры Дмитрий Рогозин сүзләренә язылган җырлар тупланган бүлек ачылды. Клиплар да бар. Җырлар, әлбәттә инде, горурлыгыбыз – космос турында. Әле тагын Рогозин әфәнде җыр конкурсы да игълан итәргә җыена, дип хәбәр итә ТАСС. Билгеле инде, анысы да космос тематикасына булыр. Заманында космос державасы булган Русиянең дәүләт корпорациясе бүген менә шундый эшләр белән мәшгуль.

ВАКЦИНАНЫ СЫНАУ ДӘВАМ ИТӘ

«Лента.ру»: Ульяновск өлкәсендә «Спутник V» вакцинасын ясаткан табиб 7 көннән соң COVID-19 йоктырган. Иммунитет формалашып бетмәү аркасында шулай килеп чыккан, дип аңлатыла. Элегрәк Алтайда да өч табиб вакцина ясатканнан соң коронавирус белән чирләгән иде. «Спутник V» – ике компонентлы вакцина. Бер прививкадан соң өч атна үткәч, икенчесен ясарга тиешләр. Икенче прививканы ясатып өч атна узганнан соң гына кеше вакцинацияне уңышлы узган, ягъни коронавируска каршы торырдай антитәнчекләре формалашкан санала.

Комментарии