1нче ИЮЛЬДӘН НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ?

1нче ИЮЛЬДӘН НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ?

«Ватаным Татарстан»: 2020нче елның икенче яртыеллыгы башында дистәләрчә яңа закон үз көченә керә. Менә шуларның иң әһәмиятле дигәннәре:

* Балалы гаиләләргә, коронавирус китереп чыгарган кризиска бәйле рәвештә, тагын бер тапкыр ярдәм чарасы күрсәтеләчәк. Дәүләт 16 яшькә кадәрге һәр балага июль ае өчен дә 10ар мең сум акча бирәчәк.

* Бөтен ил күләмендә үзмәшгульләргә салым кертелә. Моңа кадәр салым 23 төбәктә генә гамәлдә иде (дүрт пилот-төбәктә, шул исәптән Татарстанда да – 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан, тагын 19 субъектта – 2020нче елның 1нче гыйнварыннан).

* Пенсия һәм социаль түләүләр фәкать «Мир» картасына гына күчереләчәк.

* Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре кыйммәтләнә. ЖКХ тарифлары, төбәккә карап, уртача 2,4-6,5 процентка арта.

* Гади халыктан электр исәпләгечләрен тикшертеп тору бурычы алына. Хәзер бу эш тулысынча энергетика компаниясенә йөкләнә. Шулай итеп, безгә приборларның сакланылышын күзәтергә һәм алар белән сак эш итәргә генә кала.

* Автомобильләр өчен «Инвалид» билгесе юкка чыгарыла. Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында әйтелгәнчә, инвалидлар яки аларның законлы вәкилләре бушлай парковка хокукына ия булу өчен, 2021нче елның 1нче гыйнварына кадәр транспорт чарасын махсус исемлеккә кертү турында Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Тагын бер яңалык бюрократик киртәләрне алып ташлауга юнәлдерелгән: 1нче июльдән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешегә түләүләр яки дәүләт хезмәтләре алу өчен инвалидлык турында белешмә кирәк булмаячак.

* Опекун-пенсионерлар һәм балигъ булмаган балаларның попечительләре өчен иминиятләштерү пенсияләрен индексацияләү яңартылачак.

* Аяк киемен маркировкалау мәҗбүригә әйләнә. Хәзер аны махсус кодлардан башка гына җитештерү, чит илгә чыгару, күпләп һәм ваклап сату тыела.

ӨЙРӘНӘСЕ АЛДА ӘЛЕ

«Интертат»: «Татарстанда археологик һәйкәлләр бик күп. Безнең археологлар казу эшләрен тулы дәрәҗәдә алып бармый әле. Болгар һәм Зөягә күбрәк игътибар бирелә. Археологик яктан бөтенләй өйрәнелмәгән районнар бар. Мәсәлән, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Баулы, Минзәлә, Нурлат. Чирмешән, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарында өйрәнү эшләре башланды. Арча, Биектау, Әтнә районнары өйрәнелгән булса да, анда яңадан эш башларга кирәк. Археологик яктан Татарстан территориясенең дүрт-биш проценты гына өйрәнелгән. Элек археологик карталарга кертелгән күп һәйкәлләр бүген югалган. Мәсәлән, Ютазы районында гына егермегә якыны юкка чыкты. Анда заводлар төзелде, су басу булды – күп һәйкәлләр җир астында калды. Шуның өчен археологик һәйкәлләрне яңадан эзләргә кирәк» (тарихчы, археолог Альберт Борһанов).

ТАТАРЛЫГЫҢНЫ КӨН САЕН ИСБАТЛАРГА КИРӘК

«Ватаным Татарстан»: «Татар милләте булып калу, халкыбызның үзаңын саклау өчен аяк терәп көрәшергә кирәк. Башка вариант юк. Глобаль җәмгыятьтә һәм урыс мохитендә яшәү – үзе бер зур сынау. Хәзер өч яшьлек балалар да телевидение һәм электрон мәгълүмат чаралары тәэсирендә урысча сөйләшә башлады. Ата-аналарның игътибары, тәрбиясе җитмәсә, сабыйның теле урысча ачыла. Димәк, гаилә тәрбиясе бик мөһим. Балалар бакчалары, мәктәпләр кебек дәүләт учреждениеләрен дә эшләтергә кирәк. Әйтик, бездә балалар бакчаларында татар төркемнәре оештыру мәсьәләсе хәл ителмәде. Төркемгә бер урыс баласын кертеп утырталар да, аннан бөтенесе урысча сөйләшә башлый. Болар, билгеле, юридик мәсьәләләргә барып тоташа. Тел сәясәтен алып бару өчен аның бөтен юридик механизмы эшләнергә тиеш. Без хәзер шундый вазгыятьтә яшибез: дөнья йогынтысы, урыс йогынтысы бар. Шуның өчен татарлыгыңны көн саен исбатлап торырга кирәк» (тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков).

БУШЛАЙ ҖИР – ДУҢГЫЗ ФЕРМАСЫ ЯНЫНДА

«Кызыл таң»: Башкортстанның Ишембай районында 10 гаиләгә төзелеш өчен ташламалы шартларда җир участогы бирелгән. Шуларның бишесе – күп балалы гаиләләр. Әмма бу җирләрдә өй төзү түгел, берничә сәгать тә торып булмый, чөнки янәшәдә генә – дуңгыз фермасы һәм тирес саклау урыны. Бу участоклар 2018нче елда ук бирелә башлаган. Ул чакта районара прокуратура район башлыгыннан закон бозу очрагын бетерүне таләп итә, әмма бу башкарылмый. Эш судка барып җитә. Хәзер әлеге гаиләләргә җир участокларын икенче урыннан бирүне таләп итәләр.

ЭЧКЕЧЕ МАЙМЫЛ

«Өмет»: Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында бер кеше ата маймыл асраган. Үзе кинәт үлеп киткән һәм хуҗасыз калган хайван урамдагы кешеләргә һөҗүм итә башлаган. Нәтиҗәдә ул 250 кешене яралаган, каты җәрәхәтләрдән 1 кеше һәлак булган. Башта аның ни өчен шулай агрессив булуын берсе дә аңламаган. Баксаң, үлгән хуҗасы маймылын хәмергә шулкадәр нык өйрәткән булган ки, ул аннан башка яши алмаган. Үзе вафат булгач, хайванны эчерүче калмаган. Ул нәрсә эшләргә дә белмичә, урам буйлап тәртипсезләнеп йөри башлаган. Күпчелек очракта хатын-кызларга һәм балаларга һөҗүм иткән, тешләгән.

Ниһаять, маймылны тотып, зоопаркка илтеп япканнар. Тик хайванның алкогольгә карата чаманы белмәвеннән тыш, тагын бер сәерлеге бар икән – ул яшелчәләрдән баш тарткан, аларны азыкка да санамый имеш. Белгечләр аның хуҗасы хайванны ит ашарга өйрәткән, дип фаразлый.

Һиндстанда маймыллар кешеләргә еш һөҗүм итә, тик бу очрак хайванның аеруча агрессивлыгы аптырата. Хәзер бу сугыш чукмары маймыл аерым читлеккә ябылган – зоопарк хезмәткәре аны башка макакалар янына кертергә курка, чөнки «алкоголик» аларны да тешләргә һәм яраларга мөмкин.

Комментарии