УЕННАРНЫ ЧИКЛӘРГӘ

УЕННАРНЫ ЧИКЛӘРГӘ

«Татар-информ»: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тина Канделакиның «Специальный гость» тапшыруында катнашты. «Без хәзер үзебезне интернеттан һәм цифрлы трансформациядән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Кеше гаджетларда уртача алганда җиде сәгать «утыра». Кирәкме, кирәк түгелме – алардан мәгълүмат ала. Бу балаларга аеруча көчле йогынты ясый, алар барысын да, шул исәптән уеннарны да, үзләренчә кабул итә. Әгәр компьютер уеннарын уйнау мөмкинлеге чикләнми икән, бу дөрес булмаячак. Алар балаларның психикасына йогынты ясап кына калмый, шулай ук өлкәннәр дә комарлы уенчыга әверелә. Без фильтр куярга тиеш, моның белән махсус хезмәтләр шөгыльләнергә бурычлы», – дип белдерде Миңнеханов. Ул шул рәвешле Казанда булган кебек фаҗигаләрне киметергә мөмкин дип саный.

ӨЧНЕ ТАБАРГА РӨХСӘТ

«Новая газета»: Кытай хакимияте бер гаиләдә өч бала рөхсәт ителү турында белдергән. Бу чара демографик хәлне җайга салыр дип ниятләнә. Халык иң тыгыз урнашкан әлеге илдә (хәзер анда 1,3 млрд кеше исәпләнә) соңгы вакытта балалар туу кисәк кимү күзәтелә. 1979-2015нче елларда Кытайда «бер гаилә – бер бала» сәясәте үткәрелде. 2016нчы елда бу сәясәт гамәлдән чыгарылды, ике бала табарга рөхсәт ителде. Анысы тиешле нәтиҗәгә китермәгәч, хакимият яңа сәясәт башлаган.

ЭЛВИН ГРЕЙ АЗАН ӘЙТӘ

«Идел Реалии» (Русия Юстиция министрлыгының «ЧИТ ИЛ АГЕНТЫ» исемлегенә кертелгән): Башкортстанда мәчеттә азан әйтүдән шоу ясамакчылар. Уфада тиздән ачылачак «Әр-Рәхим» мәчетендә беренче азанны Элвин Грей буларак танылган җырчы Радик Юлъякшин әйтәчәк икән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итте. Республика башлыгы Радий Хәбировның Элвин Грейга җылы мөнәсәбәтен беләбез: аны мәдәният мәсьәләләре буенча үзенең киңәшчесе дә итеп куйды. Ә яңа мәчеттә беренче азанны әйтү тәкъдимен Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Айнур Биргалин керткән. Интернет-форумнарга күз салсаң, мөселманнар арасында бу хәбәргә сөенүчеләргә караганда, аптыраучылар, «башта үзенең тормыш рәвешен тәртипкә салсын», дип Радикка киңәш бирүчеләр күбрәк.

АТА КАПИТАЛЫ БУЛДЫРЫЛЫРГА МӨМКИН

«РИА Новости»: Русия Иҗтимагый палатасының демография буенча комитет рәисе Сергей Рыбальченко ата капиталы булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, күп балалы әтиләргә дә ана капиталы күләмендә – 639 400 сум акча түләргә кирәк. Палата вәкилләре «Күп балалы ил» дигән яңа федераль проект әзерләү зарурлыгын әйттеләр. Анда күп балалы гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәмнәр кертелергә тиеш. Ата капиталын булдыру – ул ярдәмнең бер төре, дип күздә тотыла.

ЯЛГАН БУРЫЧЛАР ӨСТӘП ЯЗЫЛА

«Известия»: Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар ел башыннан илдә 20 процентка күбәйгән. Аның сәбәбен экспертлар коронавирус һәм «намуссыз» идарә компанияләре булу белән аңлата. Пандемия чорында бурычлыларны коммуналь хезмәтләрдән өзмәү, пени һәм штрафларны өстәп язмау турында вакытлыча карар гамәлгә кертелгән иде. Аңлашылганча, вакытлы карарлар әҗәтләрне бөтенләйгә юкка чыгармый. Ел башыннан әлеге бурычлар яңа квитанцияләрдә өстәп күрсәтелә. Кайбер намуссыз идарә компанияләре, шушы вакыттан файдаланып, булмаган бурычларны да уйлап чыгарып өсти башлаган.

МАТУРЛЫК ЗУР ЧЫГЫМНАР СОРЫЙ

«Бизнес Онлайн»: Быел Казан шәһәрен чәчәкләр белән матурайту өчен бюджеттан 50 миллион сум акча сарыф итәргә планлаштыралар. Бу – узган елгыга караганда 20 миллион сумга күбрәк. Башкаланың барлык җиде районында да берьеллык һәм күпьеллык декоратив үсемлекләр: төрле чәчәкләр, куаклар утырту планлаштырыла. Шактый мәйданнарда газоннарны яңарту да каралган. Техник задание буенча, берьеллык чәчәкләрне утырту гына да 18 миллион сумга төшәчәк.

Моннан тыш, Казанның Чистай урамындагы «FIFA 2018 дивары», «Ботинка» һәм «Сыбызгы»; Татарстан урамындагы «Барс»; Университет проспектындагы «Туп» һәм «Тюльпаннар»; Тихомирнов урамындагы «Бамбук агачы»; Декабристлар һәм Вахитов урамнары киселешендәге «Футболчылар белән туп»; шулай ук «Аккошлар», «Алмаз һәм Алтын», «Шарлар», «Пирамида», «Дөнья синең кулда», «Аккошлар», «Китап» кебек зур күләмле композицияләр торгызылачак, яңартылачак һәм чәчәкләр белән бизәләчәк.

Комментарии