КАДЫЙРОВКА «ЭШ» АЧУНЫ СОРЫЙЛАР

КАДЫЙРОВКА «ЭШ» АЧУНЫ СОРЫЙЛАР

«Новая газета»: Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең телеграмм-каналында газета журналисты Елена Милашинаны һәм «Җәзалауларга каршы комитет» (Русия хакимияте «ят агент» дип саный) башлыгы Игорь Каляпинны «террорчылар» дип атаган иде. Редакция фикеренчә, башлыкның әлеге сүзләре Җинаять кодексындагы нәфрәт яки дошманлык тудыру турындагы маддәгә туры килә. «Новая газета», Рамзан Кадыйровка каршы җинаять эше ачу таләбе белән, Русия Тикшерү комитеты башлыгы исеменә гариза тапшырган. Әлеге маддә буенча гаепле дип табылучыга 600 мең сумга кадәр штраф яки алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Элегрәк Русия президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, Кадыйровның Милашина һәм Каляпин турындагы сүзләренә фикер белдереп, Чечня башлыгының мондый белдерү ясарга, ә аның оппонентларының үз намусларын һәм дәрәҗәләрен мәхкәмәдә якларга хакы бар, дип әйткән иде.

«РЕЗИН» ФАТИРЛАР

«Реальное время»: Казанда берәү үз фатирына 110 чит ил кешесен теркәгән. Әлбәттә инде, бу кешеләр чынлыкта әлеге фатирда яшәмәгән. 38 яшьлек фатир хуҗасына карата РФ Җинаять Кодексының 322.3нче маддәсе нигезендә (чит ил кешеләрен ялган юл белән торак йортка исәпкә бастыру) эш ачылган, ул гаебен таныган. Суд аны 1 ел 2 ай сынау вакыты белән, 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган. Газета типографиягә тапшырылганда суд карары үз көченә кермәгән иде әле. Элегрәк Казанда үз фатирына 52 чит ил кешесен яздырган берәүне хөкем иткәннәр иде инде, аңа 10 мең сум штраф түләттеләр.

Комментарии