Беренче белем бәйрәмем

1нче сентябрьдә 1нче класска бару, беренче тапкыр мәктәп ишеген ачып керү һәркемнең күңелендә онытылмаслык булып сакланадыр ул.

1945нче елны, әле 7 яшем тулмаса да, тизрәк зур буласым килгәндер инде, мәктәпкә укырга керүчеләр исемлегенә язылдым. Иртәгә укырга барасы дигән көнне әни каяндыр иске киндер кисәкләре табып, букча тегеп бирде. Өстәге күлмәк, штанннарны юып куйды. 1нче сентябрь көнне иртән киндер күлмәк, киндер штаннан, иңемә киндер букча асып, яланаяк, шатлана-шатлана, мәктәпкә киттем. Мәктәп дигәнем авыл уртасындагы манарасы киселгән агач мәчет. Авылыбызның исеме «Урыс» булса да, монда татарлар яши. Азан әйтеп, кайчандыр бу мәчеттә бабайлар намаз укыган. Революциядән соң авылыбызның мулласы Бакый хәзрәтне кире кайтмаслык итеп Архангель якларына урман кисәргә озатканнар. Шул заманнардан бирле бу мәчет көндез балаларга – мәктәп, кичен яшьләргә клуб булып хезмәт итә.

Менә мин белем эстәргә дип, шушы мәчеткә килдем. Ишеге ачык булгандыр инде, югыйсә мин ул авыр ишекне ачып керә алмаган булыр идем. Мәчет ике катлы. Беренче катында зират өчен кирәкле әйберләр саклана. Икенче катында укыйлар. Ишектән кергәч, киң, биек баскыч. Эчтә парталар тезелеп киткән. Аларга терәлеп укытучы өстәле урнашкан. Өстәл артында сап-сары чәчле минем булачак укытучым Мәшүдә апа утыра.

1930нчы елларда аны безнең авылга күрше Күзкәйдән укытучы итеп җибәрәләр. Килүгә, авылда бик актив эш алып бара. Бер көнне бәләкәй баласын тартып урактан кайтып баручы Хәтирә исемле хатынны тенти. Кесәсенә салып кайткан бер уч бодаен таба. Милиция чакырта. Бер яшьлек баласын әтисе Ямалига калдырып, Хәтирә апаны Минзәлә төрмәсенә алып китәләр. Бер атнадан авылга аның үлү хәбәре килә. Авыл халкы мәрхәмәтле бит ул. Бала имезүче авыл хатыннары бәләкәй Хәкимәне ачка үтерми. Ә укытучы Мәшүдәне авылга җибәрелгән афәт итеп кабул итәләр. Кулак дип байларны талаумы, кешеләргә тентүгә керүме... Бигрәк тә урактан кайтучы хатыннарны ярым чишендереп тентү аның яраткан шөгыле иде.

Мин белем бәйрәме дип башладым да, әллә нинди күңелсез хәлләргә кереп киттем.

Ул вакытта китап-дәфтәр юк иде. Мәшүдә апа безгә кисмә хәрефләр өләшеп чыкты. «А» һәм «У» хәрефләрен кисеп алып килергә дип өй эше бирде. Мин инде мәчетнең зурлыгына, андагы тәрәзәләрнең күплегенә әсәрләнеп, дәреснең беткәнен дә сизмәгәнмен. Зур эш эшләгәндәй, татар алфавитындагы хәрефләрне киндер букчама салып алып кайтып киттем. Безнең кайчы дигән нәрсә юк иде. Әни күршеләрдән кайчы алып чыкты. Мин инде өй эше эшлим, янәсе: кайчы белән хәрефләрне кисә башладым. Кисә торгач, остарып киткәнмен, барлык хәрефләрне дә кисеп бетереп, конвертка тутырып куйдым.

Иртән мәктәпкә киттем. Мин бит укучы! Мәшүдә апа өй эшләрен тикшерә башлады. Чират миңа да җитте. Конвертны Мәшүдә апага бирдем. Ул берни әйтми конвертны алды. Аннары минем кич буе кисеп утырган хәрефләрне өстәл өстенә бушатты. Кесәсеннән ике сум акча алып бирде дә, «Бар, кайтып кит!» – диде. Шулай итеп, мин беренче классны бер атнадан тәмамладым.

1946нчы ел килде. Безнең зур мәчетне сүтеп, бер башлангыч мәктәп һәм клуб төзеп куйдылар. Авылга мәктәп мөдире итеп Минзәлә педучилищесын тәмамлаган Бикиев Мулланур исемле кешене билгеләделәр. Ул сугыш вакытында укый алмый калган барлык балаларны җыеп, мәктәп партасына утыртты. Шулар арасында мин дә, булачак сатирик язучы Фәнзаман Баттал да бар иде.

1943нче елны кесәсенә бодай салып кайтканы өчен, әбине 4 елга төрмәгә утыртканнар иде. Әни безне – ике баласын алып, үзенең балигъ булмаган энеләрен карар өчен туган йортына кайтты. Әбиләрнең йорты Фәнзаманнарныкы белән янәшә иде. Без аның белән икәү уйнап үстек. Беренче класска укырга баргач та бер партада утырдык. Без 1нче класста укыганда Фәнзаманның әнисен дә, әтисен дә төрмәгә алып киттеләр. Укытучыбыз Мөнәвәрә апа иде. Ул Фәнзаманны кызгангандыр инде, бик якын итә иде. Язучы булып җитлеккәч, Фәнзаман аның адресын эзләп табып, хәлен белешеп кайткан.

Совет дәүләтен каралтып күрсәтергә тырышсалар да, аның яхшы яклары да аз түгел иде. Сугыштан соң илдә күпме ятимнәр, күпме җимереклек. Ә шулай да мәктәптә укучыларга бушлай берәр телем ипи бирәләр иде. Озын тәнәфестә безгә аны мәктәп караучы Минсафа апа үз өендә пешереп алып килә иде. Аннары укытучылар бүлмәсенә алып кереп бүлә. Ул ипи күтәреп кергәч, бөтен мәктәп хуш ис белән тула. Без ач балаларның бу истән башы әйләнә иде. Кайда ул дәрес кайгысы?! Кайчан тәнәфес булыр да, кайчан ипи ашарбыз дигән уй гына иде. Ул вакыттагы шул бер телем ипинең тәме әле дә авызда тора.

Ә сез, балалар, ипинең кадерен, дөньяның ямен белеп яшәгез. Без күргән ачлыкларны, ялангачлыкларны берәү дә күрмәсен.

Габделхай САЛИХОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии