«Дөнья үзгәрде, укытучы да әүлия булып кала алмый...»

«Дөнья үзгәрде, укытучы да әүлия булып кала алмый...»

Җир йөзендәге иң күркәм һәм әһәмиятле һөнәр ияләренең берсе – укытучыдыр! Ләкин соңгы вакытта җәмгыятьтә аларга карата мөнәсәбәт үзгәрә бара кебек. Укытучының абруе кими, шул ук вакытта бурычлары, җаваплылыгы арта сыман...

5нче октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин белән очрашып, мәктәп дөньясының бүгенгесе турында сөйләштек. Министрның фикерләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез:

«ҺӘР ҖИРДӘ ТӘРТИП ИКӘН, МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ ТАГЫН НИ ЭШЛИ АЛСЫН?»

– Проблемалар җитәрлек һәм аларны чишү юнәлешендә эшлибез. Әмма укытучылар җилкәсенә өелә трган йөк һаман арта гына бара. Мисал өчен, куркынычсызлык мәсьәләсен генә алыйк. Дөрес, ул элек тә бар иде. Әмма хәзер, соңгы еллардагы мәгълүм вакыйгаларга бәйле рәвештә, тагын да кискенләште. Казанның 175нче гимназиясендәге узган елгы фаҗигадан соң мәктәпләрдә саклык чараларын көчәйтү өчен республика җитәкчелеге 1,7 миллиард сум акча бүлеп бирде. Мәктәпләргә шәхси сак предприятияләре (ЧОП) хезмәткәрләрен беркетү күздә тотылды. Ләкин аларның берсе дә корал белән түгел. Быел Ижау шәһәре мәктәбендәге хәлне дә беләбез бит. Ике сакчыны да атып үтергән... Менә анда ЧОП хезмәткәрләре. Ә бездәге гимназиядә вахтерлар булды... Әле алар кисәтү төймәсенә басып өлгерделәр... Монда мәктәпне төрле яктан чолгап алсаң да, Аллаһ сакласын, куркынычсызлыкны тулысынча тәэмин итеп бетереп булмый.

Безнең һәр мәктәптә сак бар анысы. Кичке сәгать җидедән иртәнге җидегә чаклы төнге каравылчылар эшли. Һәр мәктәптә 2,8 ставка исәбеннән каралган алар штаты. Ә менә иртәнге җидедән кичке җидегә хәтле шушы ЧОП сакчылары килә инде. Алар мәктәпкә тикшереп кертәләр. Хәзер һәр мәктәптә металл эзләүче рамкалар бар, видеокамералар тора. Ләкин шулар булса да, Аллаһ сакласын, килеп керәләр бит барыбер. Шуңа күрә укытучыларның, мәктәп җитәкчелегенең бүген балалар өчен хәсрәте бик зур. Бу яктан җавапчылык бик нык артты. Бу балалар бакчаларына да кагыла. Әлеге учреждениеләр коймалар белән әйләндереп алынган, куркынычсызлык паспортлары эшләнгән, эвакуция буенча инструктажлар үткәрелгән. Бөтен документлар тәртиптә. Әмма шул очракта да, берәр имансызы килеп керә икән, ни буласын ышандырып әйтүе кыен.

Әлбәттә, закон нигезендә балаларның куркынычсызлыгына белем-тәрбия бирү учреждениеләре җаваплы. Шуңа нигезләнеп, мәгълүм фаҗигаларда мәктәп җитәкчелеге гаепләнә. Ләкин мин аңа мәктәп директоры гына җавап бирергә тиеш, дип әйтмәс идем. Әгәр анда бөтен җир ачык, теләсә кем ирекле кереп йөри алган булса, эвакуация юллары чүп-чар белән томаланса, ул вакытта мәктәп директорын гаепләп була. Әгәр һәр җирдә тәртип икән, мәктәп директоры тагын ни эшли алсын? Аллаһ кулында! Хет укытучылар үзләре саклап утырсыннар. Әнә бит, укытучыларны да үтерделәр, балаларны да...

Җәмгыятьтә бик нык үзгәрешләр бит. Кешеләрнең башларында нәрсә булганлыгын чамаларлык түгел. Авырулар күп. Язын, көзен хәлләре кискенләшә торган очраклар шактый. Аннан соң, контрольгә алынып бетмәгән интернет, җәмгыятьтәге киеренкелек тәэсире көчле. Хәзер бит битарафлык, туганны туган итмичә, кешенең күңел халәтенә кермичә, кайгысын уртаклаша белмичә яшәү күренеше көчәя. Ничектер тимер йөрәклегә әйләнеп бара халык.

«ХӘЗЕР НӘРСӘ ГЕНӘ ЭШЛӘСӘҢ ДӘ – ГАЕП!»

– Мәктәпнең әти-әниләр белән аңлашып эшләве бик мөһим. Кызгыныч, соңгы вакытта ата-аналар арасында гел таләп кенә куеп, илдәге, дөньядагы бөтен булган һәм булмаган проблемаларны, кимчелекләрне мәгариф системасына яисә гел укытучыларга гына ягып калдырырга омтылу күренеше арта. Бу – бик зур хата. Балаңны тәрбияләп, аны белемле итәргә тырышкан кешедән һәрвакытта гаеп генә эзләп, кимчелек кенә күреп, аны кимсетеп, түбәнсетеп, абруен төшерергә тырышып яшәү, бернинди яхшылыкка илтмәячәк. Ата-аналар шул турыда онытмасыннар иде. Әгәр укытучының гаебе бар икән, килеп ачыктан-ачык сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Гомумән, гаепсез кеше юк дөньяда. Укытучы да искәрмә түгел. Узган гасырның туксанынчы елларында җимерелгән илдә бөтен кеше үзгәргәндә, бер укытучы гына Мөхәммәт Мәһдиев язганча, әүлия булып кала алмый. Юк, дөнья үзгәрде. Әти-әниләр дә: «хәзер демократия, син фикереңне әйтергә, үзеңне якларга тиеш», – дип тәрбияли балаларын. Үзеңне яклау бит ул укытучыга каршы эндәшеп, мыскыл итеп утыру түгел әле...

Кызганычка каршы, баланың һәрбер ялгышы, кимчелеге өчен хәзер мәктәпне, укытучыны гына гаепләргә тырышалар. Ярый, бүген мәктәпне, укытучыны гаепләрләр инде андыйлар. Унбер елдан соң баласы мәктәпне тәмамлагач, кемне гаепләрләр икән? Гел кешене генә гаепләп яшәү дөрес була алмый.

Тәрбия иң элек гаиләдән килә бит. Ә хәзер гаиләләрдә ул мәсьәләгә игътибар кими бара. Контроль югалды, дияр идем. Шактый очракта баланың ничек, нәрсә белән мавыгып утырганын да белгән кеше юк. Әгәр гаиләдә бала күңеленә кешеләргә карата хөрмәт, бер-береңә ихтирам яралгылары салынса, укытучының да абруе артыр иде. Кызганычка каршы, хәзер нәрсә генә эшләсәң дә – гаеп! Алай була алмый.

Әлбәттә, җәмгыятьтә тел мәсьәләсендә дә, яшәеш буенча да махсус таяк тыгып болгатучылар, тыныч яшәвебезгә борчылучы аерым кешеләр дә бар. Без андыйларга да ирек бирмичә, игътибар итмичә, ата-аналар белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап, үз эшебезне алып барырга тиешбез.

«КЫЗГАНЫЧКА КАРШЫ, МӘКТӘПЛӘРГӘ ЭШКӘ КИЛМИЛӘР...»

– Хәзерге вакытта барлык мәктәпләр дә укытучылар белән тәэмин ителгән. Ниндидер фәннәр буенча балалар укытылмыйча калган очраклар юк. Ләкин ул тәэмин ителеш ничек? Укытучыга атнасына 18 сәгать тә туры килергә мөмкин, 40 сәгать тә. Менә шулай укытучының атналык сәгатен арттыру хисабына тәэмин ителә мәктәпләр. Әмма сәгатьләр саны арта икән, укыту сыйфаты начараерга мөмкин бит. Монда инде укытучыдан бик зур тырышлык сорала.

Ә гомумән алганда, бүген мәктәпләргә рус теле, математика, физика, тарих, чит телләр укытучылары җитми. Икенче яктан, безнең ел саен педагогика колледжлары меңгә якын укытучы әзерләп чыгара. Югары уку йортларының көндезге бүлегендә ел саен 1,5 мең студент диплом ала, шул чаклы ук кеше – читтән торып уку бүлекләрен тәмамлый. Димәк, ел саен республикада дипломлы 4 мең укытучы әзерләнә, ә мәктәпләргә 2 мең педагог кирәк. Кайда соң алар? Кызганычка каршы, мәктәпләргә эшкә килмиләр. Анда баручылар саны елдан-ел кими бара. Бу бик куркыныч хәл.

Мәктәпләрне укытучылар белән тәэмин итү мәсьәләсе алга таба тагын да тирәнгә кереп, чишелмәслек хәлгә җитмәсен өчен, без быел республика мәктәпләрендә 160 педогогик класс ачтык. Аларда укытучы булырга теләк белдергән 8-11нче сыйныф укучыларын аерым җыеп, мәктәп партасы артында ук әлеге һөнәр буенча әзерли башлау максатыбыз. Нәтиҗәдә укытучы һөнәрен сайлап югары уку йортларына керергә теләүчеләр саны артыр, дип өметләнәбез. Дөрес, хәзер дә педагогик юнәлештәге югары уку йортлары үзләренә кирәк кадәрле студентларны җыя кебек. Ләкин анда бердәм дәүләт имтиханнарын 120-130 баллга гына тапшыручылар да килә. Бик аз балл бит инде ул. Андыйлардан яхшы укытучылар чыгачагы шикле.

Мәктәпләрне укытучылар белән тәэмин итү максатыннан, тагын республика бюджеты хисабына ел саен 150 студентны билингваль, полилингваль тирәлектә эшләүче педагоглар әзерләү бүлекләренә кабул итәбез. Имтиханнарын вакытында тапшырып, «3»лесез укучыларга анда ай саен 15 мең сум күләмендә степендия дә бирелә. Шунысы бар: укып чыккач, килешү нигезендә, алган һөнәр буенча 5 ел дәвамында эшләргә тиешләр. Әйттем бит әле, яшь укытучылар мәктәпләргә килергә теләмиләр, дип. Чынбарлыкта шундый хәл күзәтелә: абитуриент укырга кергәндә документларын югары уку йортының полилингваль бүлегенә дә, гомуми бюджет буенча уку юнәлешенә дә тапшыра. Әгәр балл буенча бюджет юнәлешенә укырга керә ала икән, полилингваль бүлектән баш тарта. Гәрчә анда ай саен 15 мең сум степендия түләнсә дә. Ягъни студент степендиясез дә укырга риза, диплом алгач, эшкә мәктәпкә генә җибәрмәсеннәр.

«ЯКЫН ЕЛЛАРДА ЯБЫЛУ КУРКЫНЫЧЫ ЯНАГАН МӘКТӘП ЮК...»

– Авылларда балалар саны кимү нык борчый, әлбәттә. Узган елда гына 28 мәктәп филиалы ябылды. Без укучылары аз мәктәпләрне ябу ягында түгел. Бер бала бар икән, авылдагы андый башлангыч мәктәп тә эшләргә тиеш, дибез. Дөньялар гел болай бармый бит, үзгәрешләр булыр, халык авыл җиренә кайтыр, балалар саны артыр, дип өметләнәбез.

Рейтинг аркасында авыллардагы мәктәпләр аеруча 7-8 ел элек күп ябылды. Рейтинг, БДИ, дия-дия, урта мәктәпләр төп мәктәпкә күчте. Ягъни, БДИны тапшыра алмаслар дип, әти-әниләр балалары өчен куркып, аларны тугызынчы сыйныфтан соң үзәкләрдәге «көчлерәк» саналучы төп мәктәпләргә күчерделәр. Ул вакытта ук уйларга кирәк иде. Балалар киткәч, укытучылар да эшсез кала бит. Ә андый очраклар нигездә татар мәктәпләрендә булды. Менә шулай итеп, рейтинг, яшел зонага керәбез дип, ул вакытта татар мәктәпләрен яптык.

Якын елларда ябылу куркынычы янаган мәктәп юк. Анда бер – ике бала укыса да, без аларны саклау ягында.

«ИҢ КУРКЫНЫЧЫ – ТАТАР АТА-АНАЛАРЫ ҮЗ ТЕЛЛӘРЕН БАЛАЛАРЫНА УКЫТТЫРЫРГА ТЕЛӘМӘҮЛӘРЕ...»

– Мәктәпләрдә татар телен укыту дәресләре саны чит телләргә бирелгән сәгатьләр күләменнән дә ким булырга тиеш түгел. Әдәбият белән берлектә инде. Хәзер чит тел атнага өч сәгать укытыла. Татар теленә күбрәк игътибар бирүче аерым мәктәпләр дә бар. Анысы директордан, андагы мохиттән тора.

Бүгенге көндә иң куркынычы – татар ата-аналарының үз телләрен балаларына уктырга теләмәүләре. Бу зур проблема һәм андый очраклар шәһәр җирендә күбрәк. Безгә БДИны уңышлы бирү өчен рус теле кирәгрәк, дигән очраклар бар. Шуңа күрә быел мәктәпләрдә татар телен ике төрле программа нигезендә укыту тәртибе керттек. Берсе – туган телен начаррак белгән татар балалары өчен татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү. Кайбер мәктәпләрдә татарчага җиңел программа буенча укыту элек тә бар иде. Хәзер инде беренче сентябрьдән Федераль дәүләт стандартлары нигезендә, закон рәвешендә кертелде. Бу очракта татар теле гадиерәк дәрәҗәдә өйрәтелә. Әгәр инде бала татарча белә һәм әдәбиятын да укырга әзер икән, ул вакытта татар телен, туган тел буларак, тирәнтенрәк өйрәнә. Һәр ике очракта да сәгатьләр саны бер күләмдә, аерма укыту эчтәлегендә.

«УКЫТУЧЫГА ҺӘЙКӘЛ КУЯРГА КИРӘК!»

– Укытучылар көне ул – гомум илкүләм бәйрәм! Чөнки барыбызны да – өч минут та тыныч утыра белмәгән шук балаларны – беренче сентябрь көнне киң күңелле, сабыр холыклы укытучылар кабул итеп, йөрәк җылысын кызганмыйча белем, тәрбия биргән. Шуңа без барыбыз да укытучыларга рәхмәтле, бурычлы. Әти-әни салган орлыкка вакытында су сибүче, аны дөрес итеп үстерергә, формалаштырырга булышучы ул. Укытучыны хормәт итик, яратыйк.

Гомумән, укытучыга һәйкәл куярга кирәк! Һәм ул, яныннан узганда, һәрбер кеше баш иеп китү, укытучыга рәхмәт әйтү, дип кабул ителер иде.

Мин республикабыздагы 65400гә якын кешедән торган укытучы-тәрбиячеләр, педагоглар коллективын ихластан һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим! Барысына да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык телим! Бәйрәм көнендә генә булса да, элек үзләре тәрбияләп, укытып чыгарган укучыларның аларга шалтыратып хәл белүләрен, рәхмәт әйтүләрен телим!

Әңгәмәдәш Раиф ГЫЙМАДИЕВ 

Комментарии