- 26.11.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Яшьләр аланы
Кечкенә генә булсалар да, җитез һәм үз дигәннәренә ирешә торганнардан алар. Һәрчак беренчелеккә омтылучылар исемлегендә дә нәкъ – алар. Кечкенәдән теннис белән шөгыльләнүче кызлар турында сүзем.
Күз күремен яхшырта, җитезлекне арттыра, сәламәтлекне ныгыта... Моннан тыш, яхшы физик формада булырга да булыша әле. Балалар теннисының уңай яклары турында күп язып була. Ә менә әлеге сыйфатлар турында укып кына калмыйча, балаларын теннис өлкәсе белән таныштырган ата-аналар хәзер: «Ярый әле балам спортның нәкъ шушы төре белән шөгыльләнә», – дип шатлана.
Зур теннисны хаклы рәвештә элиталы спорт төрләренең берсе дип атарга мөмкин. Ул күп кенә спортчыларның һәм тамашачыларның йөрәген XIX гасыр азагында ук яуларга өлгерде. Хәзер исә аның популярлыгы арта гына бара. Шуңа да бу спорт төре белән яшьләр генә түгел, балалар да актив шөгыльләнә.
Зур теннис баланың чыдамлыгын арттыра, тормышта югалып калмаска өйрәтә. Казанда яшәүче Асель Хәлимбаева бу сыйфатларны күптән үзендә булдырган инде. Киләчәктә иң яхшы теннис остасы булу теләге белән дә янып йөри кыз.
– Кызым 3 яшь ярымнан тенниска йөри. Бик яратып йөри дисәм дә, ялгыш булмас. Әти белән әни аны Казан теннис академиясенә, зур теннис тренеры Бекетов Георгий Анатолий улы янына сынау тренировкасына алып килделәр. Тренер Асельдә теннисчыга кирәк булган барлык сыйфатлар да бар, диде. Шул көннән кызыбыз тенниска, чын мәгънәсендә, гашыйк булды, – дип сөйләде кызның әнисе Алинә ханым.
Асельгә әле 12 генә яшь булса да, ул Казанда үткәрелгән теннис ярышларында гел беренчелекне яулап килә. Быел ул Русия Теннис турының рәсми уенчысы булып билгеләнгән.
– Асель тренировкаларга көн саен 2-4 сәгать вакытын сарыф итә. Өстәвенә, атнага 4 тапкыр 1,5 сәгатьлек төп физик әзерлек курсларына да йөри. Ул 19нчы гимназиядә «4» һәм «5»легә укый, – дип уртаклашты Алинә ханым. – 6 яшендә беренче сыйныфка керде. Тренировкалар аның күп вакытын ала, әмма аның бер тапкыр да зарланганы, теннистан китәм, дигәне булмады. Аның өчен бер көн теннис түгәрәгенә бармый калу – фаҗига. Асельнең төп шигаре – авыр булса да, беркайчан да бирешмә!
Танылган теннисчылардан Асельгә Наоми Осака, Серена Уильямс һәм Рафаэль Надаль ошый. Ул аларның җиңүләрен кабатлау теләге белән янып йөри. Моннан тыш, Асельнең инде #Асельтеннис дигән шәхси логотибы бар. Ул профессиональ теннисчы булгач, нәкъ шул логотип астында Татарстанда үзенең зур теннис мәктәбен ачарга тели икән.
13 яшьлек Казан кызы Аделия Гыймадиеваның да хыялы теннис өлкәсе белән бәйләнгән. Үскәч ул да зур җиңү яулау бәхетенә ирешмәкче. Бу хыялын тормышка ашыру өчен Аделия бүген үк зур көчен куя.
– Аделиянең тормышы теннис тирәсендә әйләнә. Моннан тыш, рәсем ясарга, тәмле ашарга ярата, – дип көлеп башлады сүзен кызның әнисе Рима ханым. – Ул бик эмоциональ. Сабый чакта ук гадел һәм җаваплы булды. 5 яшендә аны теннис академиясенә бирергә уйладык. Яңа спорт бинасы күптән игътибарны җәлеп итә иде. Шулай бервакыт академия яныннан узып барганда, юри генә кереп чыгарга булдык. Тик ул чакта кечкенә балалар өчен төркемнәр юк, тик телефон номерыгызны калдырыгыз, диделәр. Ниһаять, ике айдан шалтырату килеп иреште һәм без аны тренировкаларга йөртә башладык. Элегрәк академиядә музейдагы кебек тыныч иде. Хәзер исә зур теннис бик популярлашты һәм балалар да бу спорт төренә яратып йөри.
Аделия зур теннис осталарының спортка ничек килеп эләгүләрен, нинди уңышларга ирешүләрен һәрдаим күзәтеп һәм белеп тора. Якыннары аның үзен дә Американың теннисчысы Серена Уильямска охшата. «Аның кебек үк бик эмоциональ ул», – ди алар.
– Аделия Русия теннис рейтингының үз яшь категориясендә 11нче урынны били. Казан теннис академиясендә ул эксперименталь җыелма төркемдә тора. Киләсе елга бу төркемнән Татарстан Республикасы җыелма командасына сайлап алачаклар. Тренировкаларга көн саен йөри, ярышларга да яратып әзерләнә. Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Саранск, Пенза, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдә узган ярышларда беренчелекне яулады, – ди горурланып Рима ханым.
Кайбер балаларны спорт белән таныштыруга аларны җаваплылыкка өйрәтү теләге сәбәпче була. Ә Аделиядә бу сыйфат кече яшьтән үк формалашкан, шуңа да ул бик дисциплиналы, үзенең һәр адымын аңлаучы бала буларак үсә. Аның калганнарга караганда яхшырак булу теләге көннән-көн арта гына. 9 яшьлек кыз инде матур буй-сынның нәрсә икәнен дә яхшы аңлый. «Шуңа күрә йокларга ятар алдыннан бик теләсә дә, пешкән камыр ризыклары ашамый», – ди көлеп Аделиянең әнисе.
– Кызым зур спортчы булу теләге белән артык янып йөрмәсә дә, күңел түрендә бер хыял яши. Ул: «Үсеп җиткәч, турнирда җиңәм һәм гонорарга үземә дә, сезгә дә Мальдивада йорт сатып алам», – ди.
Бүген кызларның кул астындагы медаль һәм кубок саннарына караганда, бу хыялларына тиз ирешәчәкләр. Үзләренә хас үҗәтлекне дә кушсак, берничә елдан Русия чемпионы булып та танылыр алар.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии