«Мине Равил Шәрәфиевка охшаталар»

«Мине Равил Шәрәфиевка охшаталар»

Аның тик торганы юк. Йә сәхнәдә, сәхнәдә булмаса – балалар лагерында ул. Беренчесе белән икенчесе арасында җәһәт кенә тәмле ризыклар да әзерләргә сәләтле егет тә. Кем ул дип баш ватмагыз, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Салават Хәбибуллин ул. Атнасы тыгыз, эше күп булса да, безнең белән тиз генә аралашып алырга җай тапты.
– Быел ничәнче театр сезонын башладың?
– Аллаһка тапшырып 10нчы театраль сезонымны башладым.
– Шушы еллар дәверендә үзеңә ошамаган ничә роль уйнарга туры килде?
– Алар барысы да якын, ошамаганнары булмады.
– Ә иң яратып башкарган ролең?
– Хәзерге вакытта: Р. Зайдулла «Ашина» – Сабах роле (реж. И. Казакбаев) һәм И. Зәйниевнең «Флешка . Рэп һәм Мәхәббәт» – Моңнуллин роле (реж. Т. Имаметдинов).
– Үзеңне башка артистлар белән чагыштыралармы?
– Әйе, Аллаһка шөкер. Равил абый Шәрәфиевка охшаталар һәм Юрий Никулинга.
– Башка театрларга йөреп, коллегаларыгызның иҗаты белән танышып барасыңмы?
– Вакыт булганда барырга тырышам, вакыт булмаса барыбыз да күнеккән телефон аша күреп инде.
– Игътибар итәсеңме икән, тормыштагы авырлыклардан туеп булса кирәк, театрга һәм, гомумән, мәдәни чараларга җиңеллек эзләп килүчеләр артты. Бу хакта ни уйлыйсың?
– Бу бик яхшы дип тә әйтеп була, шул ук вакытта начаррак та. Чөнки кемдер театрга ял итәргә килә, кемдер уйланырга, кемдер яраткан артистын күрергә, ә кемдер ниндидер кимчелек эзләргә. Бу гадәти хәл дип уйлыйм мин
– Син бит – авыл егете. Белүемчә, авылны бик яратасың. Шәһәрне ташлап, авылда яши алыр идеңме?
– Әлбәттә, яшәр идем. Алар миңа икесе дә якын. Дөресен генә әйткәндә, авыл күпкә якынрак та.
– Әгәр беркөн театр эшенә нокта куям дип ниятләсәң, нинди юнәлеш сайлар идең?
– Балалар укыту, тәрбияләү.
– Балачагыңа кайтып килик әле. Ничек узды ул?
– Балачак һәр кешенең үзенчәдер инде. Мин әти-әниемә балачагым өчен рәхмәтле, алар тәрбиясе белән без акыллы булырга, үзеңне өстен куймаска, олыларны олы, кечеләрне кече итәргә өйрәндек.
– Вакыт машинасы булса, кечкенә Салават бүгенге Салаватка нинди киңәш бирер иде икән?
– Башың белән уйла, йөрәгең белән эшлә һәм берәүгә дә ышанма.
– Хәтеремдә, җәйге ялың ничек үтә дигәч, син ял итәргә вакыт юк, авылда әнигә булышам, озак ял итсәм, үземне кая куярга белмим, дигән идең. Бу сыйфат сиңа кемнән килгән? Шундый очракта нинди шөгыль табасың үзеңә?
– Әлеге сыйфат әниемнән, абыйлардан килгәндер. Алар да шулай һаман да тик тора белмиләр, Бу бик яхшы сыйфат, димәк яшиләр, омтылалар.
– Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Килешәсеңме?
– Әлбәттә килешәм. 80, 90, 100 һөнәр кирәк хәзерге заманда.
– Синең «статус»ларыңны даими карап баручы буларак, сине чын «шеф повар» дип тә атап була әле. Мантыйга кадәр пешерәсең, ахры. Ашарга гына түгел, пешерергә дә яратасыңмы?
– Әйе, минем хобби дисәң дә була. Миңа эш барышы кызык.
– Сәхнәдәге Салават белән чын Салават аерыламы?
– Әйе инде, сәхнәдә мин башка кеше язмышын чагылдырам, ә тормышта үземнекен .
– Тормыш – театр, дигән фикер белән килешәсеңме? Гадәти тормышта да роль башкарырга туры киләме?
– Килешмичә ярамый, әлбәттә. Кайбер кешеләр белән башкача сөйләшеп, аралашып булмый. Аларга аеруча башка кеше булып сөйләшергә кирәк. Минем якын дустым Айнур Хөсәенов белән бергә уйлап тапкан һәм әле дә актуальлеген югалтмаган әйтемебез бар: «Кеше – безгә нинди, без – аңа шундый». Миңа калса, бу иң дөрес фикерләрнең берсе.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии