- 24.08.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №08 (август)
- Рубрика: Тарихтан аваз
Күркәм кеше. Нинди мәгънәләргә ия бу сүз? Кыяфәте, тышкы күренеше белән матур, сөйкемле кеше диярләр. Әлбәттә, бу дөрес. Ләкин күркәмлек тышкы матурлык кына түгел. «Матурлык ул – кешенең күңелендәге яктылык», – дип әйткән гарәп язучысы һәм философы Хәлил Җәбран. Акыллы һәм шәфкатьле кешенең йөзе нурлы булса, аңа башкалар да тартыла, якыная. Андый кеше белән янәшә, бергә булырга телисең. Башкалар өчен әхлаки яктан үрнәк, остаз булырлык кешедән дә югарырак, күркәмрәк кем булырга мөмкин? Галим, философ, табиб, педагог... Акыл һәм рух сәләтен күрсәтә алырлык шәхес. Чын матурлык, күркәмлек, бөеклек шул була – югары максатлар өчен иҗтиһат итү, файда китереп яшәеш.
Татарстан республикасының Фәннәр академиясе академигы, атказанган фән эшлеклесе Рүзәл Юсупов «Күренекле шәхесләр. Достойные люди» (Казан. 2025) дигән яңа китабында менә шундый кешеләр – фән, мәдәният, мәгариф, иҗтимагый тормыш өлкәләрендәге фидакарь затлар турында язган.
Рүзәл Абдуллаҗан улы, инде күп еллар буена җәмгыятьтәге проблемалар хакында фикер йөртеп, үзенең хезмәтләрен татарча һәм русча матбугатта бастырып бара һәм китаплар итеп чыгара. Өлкән яшьтәге академикның киң карашлы булуы һәм күп төрле кешеләр белән аралашуының бай тәҗрибәсе аңа, күренекле замандашларының объектив портретларын ясап, кешеләрнең хәтерендә саклансын өчен, аларның казанышлары турында бәян итү мөмкинлеге биргән.
Рүзәл Юсуповның ике телдә дә язылган «Күренекле шәхесләр. Достойные люди» дигән китабы геройларының кайберләре: Татарстан АССРның данлыклы мәгариф министры, олуг галим Мирза Мәхмүтов, Татарстан республикасының Фәннәр академиясен оештыруда башлап йөргән кеше һәм аның беренче президенты Мансур Хәсәнов, бөтен дөньяга мәгълүм төрки телләр галиме Әдһәм Тенишев, Россиянең һәм Татарстанның Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин, күренекле галим һәм язучы Фарсель Зыятдинов, могътәбәр дәүләт эшлеклесе, «КамАЗ» гиганты һәм Чаллы шәһәре төзелешен оештырган батыр шәхес Рәис Беляев, Советлар Союзы Герое, легендар генерал Дмитрий Карбышев, Татарстанның мәгариф министры һәм аның бертуганы мәгълүм галим Фариз һәм Фираз Харисовлар, олпат галим һәм язучы Әнвәр Шәрипов, философ һәм культуролог Казбек Гыйззәтов, мәгълүм журналист Шамил Муллаянов, «Катюша»ларның легендар командиры Барый Юсупов, күп санлы дәреслекләр авторы, фидакарь галимә Флера Сафиуллина, фронт һәм хезмәт батыры Камалетдин Сабирҗанов, күренекле журналистлар Илфат һәм Әгъзам Фәйзрахмановлар.
Бу кешеләрнең һәркайсының да язмышы укучыларны дулкынландырмый калмастыр.
Татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәтнең улы Казбек Гыйззәтовны (1925-2013) алып карыйк. Казбек Таҗиевич 1943нче елның январенда 18 яшендә Бөек Ватан сугышына китә һәм сугыштан соң 10 ел офицер булып армиядә хезмәт итә. Армиядән азат ителгәч, ул авиация яки химия-технология институтында укырга тели. Әмма язмыш аның хыялына кискен үзгәреш кертә. Казбек Таҗиевичка, армиядән Казанга кайткач, үлем түшәгендә яткан әтисен карап-тәрбияләп торырга туры килә. Ул шул көннәрдә әтисе белән әңгәмәләреннән, аның күп санлы әдәби әсәрләре белән танышудан атасының игелекле иҗаты тукталып калмаска һәм онытылмаска тиеш дигән фикергә килә. Һәм запастагы офицер Таҗи Гыйззәтнең кулъязмаларын, архивын өйрәнүгә керешә. Нәтиҗәдә Казбек Таҗиевич Казан университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә кереп укый, аннары, аспирантурада булып «Сәнгатьтә милли формалар» дигән темага диссертация яклый.
Казбек Таҗиевич алдагы гомерен көнчыгыш мәдәниятын һәм фәнен өйрәнүгә багышлый, философия һәм эстетика буенча татар телендә яңача юнәлешле фәнни хезмәтләр, дәреслекләр яза. Ул үзе сайлап алган катлаулы вазыйфаны башкару – үзенә кадәр иҗат иткән Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин һәм атасы кебек бөек шәхесләр үрнәгендә татар халкының үзаңын ныгытуга, мәгърифәтен алга җибәрүгә ярдәм итү белән шөгыльләнә.
Тарихның максаты юк, ләкин аерым кешеләрнең максатлары була. Шундый шәхесләр Казбек Гыйззәтов кебек, аның агымын үзгәртә алалар.40 еллык гыйльми һәм педагоглык эшендә ул берничә буынның зиһененә тәэсир итә. Казбек Таҗиевич милли идея, милли идеология кебек бик әһәмиятле гуманитар проблемалар белән шөгыльләнә. «Казбек Гыйззәтов карашынча, милли идея, – дип яза Рүзәл Юсупов китабында, – кайсыдыр бер халык әһелләренең тумышларыннан ук бирелгән сыйфатларының синтезы түгел (болай фикер йөртү диалектиканы инкарь итү булыр иде). Милли идея ул – һәр халык өчен тәгаен бер тарихи чорда гамәлгә ашырылырга тиешле проблема. Мәсәлән, хәзерге вакытта татарлар өчен милли идея халкыбызның туган телен һәм мәдәниятен, шуның белән бергә алдынгы милләт буларак халыкның үзен дә саклау һәм алга җибәрүдән гыйбарәт».
Профессор, фәннәр докторы Казбек Гыйззәтов көнчыгыш халыклары тарихы галиме, культуролог буларак, Россиядәге күп кенә икътисадый һәм социаль кыенлыкларның цивилизациягә караган сәбәпләрен ачыклый. Гыйззәтов кебек фикер ияләренең мирасын өйрәнеп, алардан файдалану дәүләтнең алга баруы, җәмгыятебезнең рухи, мәдәни тормышындагы прогресс өчен, анда хөкем сөргән хорафатлардан, агрессиядән, күп төрле тискәре күренешләрдән арыну өчен кирәк.
Шундый, чын мәгънәсендә лаеклы кешеләр, безнең заман геройлары турында бәян итә Рүзәл Юсупов үзенең китабында. Аларның үрнәкләре төрле әхлакый мәсьәләләр хакында уйландыра һәм бу шәхесләр белән танышкан һәркемне рухи яктан үстереп җибәрә. Шунлыктан бу китапның әһәмияте бик зур. Ул шулай ук үткәндәге вакыйгаларны аңларга, безнең көннәрдәге хәлләргә китергән сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләренә төшенергә мөмкинлек бирә. Еллар уза тора, һәм кешеләр тормышындагы вакыйгаларны теркәп бармасаң, тарихны саклау, үткәнне аңлау мөмкин булмаячак. Рүзәл Абдуллаҗанович үзенең китабы геройлары тормышындагы әһәмиятле дәверләрне, ул чактагы тарихи вакыйгаларны җентекләп билгеләп бара. Аның геройлары күп кенә зур вакыйгаларның һәм социаль процессларның шаһитлары гына түгел, аларда катнашкан кешеләр дә.
Моның бик гыйбрәтле бер мисалы – Мирза Мәхмүтов (1926-2008), академик, исеме фән дөньясында яхшы таныш олпат галим. Рүзәл Юсупов китабында бәян ителгәнчә, Мирза Исмаил улы Мәхмүтов 1950-70нче елларда Татарстан АССРның мәгариф министры булып эшли, республиканың Югары Совет депутаты була. Ул СССР педагогика фәннәренең һөнәри-техник әзерлек гыйльми-тикшеренү институтын оештыра һәм 17 ел буена аның директоры вазыйфаларын башкара. Илдә үзгәртеп корулар, демократик яңалыклар чоры башлангач, Мирза Исмаилович барлыкка килгән мөмкинлекләрдән яңа типтагы уку йортлары һәм гыйльми подразделениеләр оештыруның – укучыларны проблемалы укытуның һәм иҗади үсешенең галим буларак күп еллар буена үзе төзегән концепциясен гамәлгә ашыру өчен файдалана.
Мирза Исмаилович Татар-Америка колледжын (соңыннан – институтын) һәм Россия ислам университетында филология һәм илне өйрәнү кафедрасын оештыра. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен аңа күп кыенлыклар кичерергә туры килә. Шул уңайдан аның нык холыклы һәм максатчан булуы ачык күренә.
Кешеләрнең мондый сыйфатлары төрле була шул. Кемнәрдер 1980-90нчы еллар дәвереннән үзләре баеп калу өчен файдалана. Шуңа күрә бу чор тарихта «караңгы», «яман» эпитетлары белән кереп кала. Ләкин Мирза Мәхмүтов кебек, яңа мөмкинлекләрдән игелекле гамәлләр кылып калу өчен файдаланган шәхесләр дә була. Шундыйлар аркасында, бу чор иреккә ирешү, демократиянең тернәкләнүе һәм якты өметләр кабыну еллары булып хәтердә кала.
«Татар-Америка региональ институтының (ТАРИның) эшләре өр яңа принципларга нигезләнеп башкарыла, – дип языла «Күренекле шәхесләр. Достойные люди» китабында. – Бу югары уку йортында укыту процессы студентларның акыл сәләтләрен, әхлакый потенциалын үстерү теориясе, милли үзаң һәм патриотизм тәрбияләү нигезендә оештырыла. Проблемалы укытуның яңарышлы методлары киң кулланыла». Сүз барыннан да бигрәк фикер йөртә ала торган, акыллы, эчке дөньясы бай шәхесләр формалаштыру максатын күздә тоткан укыту турында бара. Бу институтта Америка Кушма Штатларыннан, Англиядән, Гарәбстаннан һәм башка илләрдән килгән йөздән артык укытучы лекцияләр укый һәм практик дәресләр үткәрә.
Шунысы аяныч: академик М.И.Мәхмүтовның бик зур тырышлыгы белән булдырылган һәм заман таләпләренә җавап бирерлек бу алдынгы уку йорты 2005нче елда Татарстан җитәкчелеге карары белән Татар гуманитар институты һәм Казан педагогика университетына кушу юлы белән эшләвеннән туктатылды. Әмма ТАРИ Татарстан мәгарифе тарихында якты эз калдырды. Ислам университетындагы академик Мирза Мәхмүтов оештырган филология һәм илне өйрәнү кафедрасы уңышлы эшләвен дәвам иттерә.
Мирза Исмаиловичның китапта сурәтләнгән язмышы кеше яшәешенең мәгънәсе турында уйландыра. Кеше гомере чиксез түгел. Хәтта шушы чикләрдә дә зур гамәлләр кылу өчен, берничә генә, кайчакта бер генә мөмкинлек бирелә. Үзенә бирелгән шул вакытта кеше күбрәк игелекле эшләр кылып, үзенең мәгънәле, әһәмиятле уй-теләкләрен, сәләтләрен гамәлгә ашырып өлгерү өчен тырышырга тиеш. Менә шул чакта вакытны җиңүгә, үлемнән өстен торуга ирештем дип әйтергә була. Кеше башкаларның хәтерендә яшәп кала, аның исеме саклана.
«Күренекле кешеләр. Достойные люди» китабын укыганда, шуны аңлыйсың: аның геройлары вакытның кадерен беләләр һәм аны нәрсә өчен файдаланырга кирәклекне дөрес хәл итәләр. Аларның барысы өчен дә бер уртак хыял белән яшәү – үз халкың өчен лаеклы тормыш кору, бәхетле киләчәккә ирешү теләге хас. Шушы хыялны гамәлгә ашыру өчен иҗтиһат итү аларның яшәешенең мәгънәсенә әверелә. Шуңа күрә ул кешеләр кебек булу өчен тырышырга кирәк. Рүзәл Абдуллаҗанович шундый максат куеп яза, шуның өчен мәшһүр замандашлары турында сөйли, аларның хезмәтләрен анализлый, шуларның күркәм тормышлары, игелекле гамәлләре үрнәгендә хәзерге буын кешеләренең тәрбия алуын тели.
«Мин татар теленең, сөйләм культурасының саклануын кайгырткан, шулай ук сөйләмебездәге ялгышларның арта баруына борчыла торган кеше буларак, һәрвакытта да шуны искәртеп килдем: әдәби телебезне саклау һәм камилләштерү өчен кешеләрнең милли горурлык хисләрен ныгыту аша аларда туган телләрен ярату, аның кадерен белү сыйфатларын тәрбияләргә кирәк, – дип яза китабында Р.А.Юсупов. – Милли горурлык хисләрен тәрбияләүдә исә яшьләрне һәм урта буын кешеләрен, бәлки өлкән яшьтәгеләрне дә, халыкның үткәндәге гыйбрәтле тормышына караган мәгълүмат белән коралландыру, бай традицияләре һәм тарихының күркәм сәхифәләре, шөһрәтле шәхесләренең биографияләре белән таныштыру зарур».
Асыл затлы кешеләр турында дөрес һәм тулы итеп сөйләү өчен, үзеңә дә шуларга тиң булу мәгъкуль. «Күренекле кешеләр. Достойные люди» китабына карата да шуны әйтергә мөмкин. Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов – Татарстанның иң абруйлы затларының берсе. Күренекле галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе, 17 ел буена Казан дәүләт педагогика университетының дәрәҗәле ректоры, парламент депутаты буларак, хәзерге Татарстан республикасының хокукый һәм социаль системаларының нигезен тәшкил иткән законнар эшләгән, тәрҗемә теориясе, дөрес сөйләм, мәгърифәт, әхлак һәм башка темалар буенча татар һәм рус телләрендә 80нән артык монографияләр, дәреслекләр, гыйльми-популяр китаплар һәм 800гә якын мәкаләләр язып бастырган кеше. Рүзәл Абдуллазянович хәзер дә бер генә сәгатен дә бушка уздырмый, һәрвакыт эштә. Һәр елны үз акчасына калын-калын икешәр, кайбер елларны хәтта өчәр китап чыгара, газета-журналларда әһәмиятле мәсьәләләргә багышланган 50-60 мәкалә бастыра. Аның гаять күп мөһим эшләре турында без әле сөйләгән китабында игътибарга лаеклы, бай эчтәлекле мәгълүмат урнаштырылган.
Академик Рүзәл Юсупов китабындагы геройларның һәм үзенең дә язмышы укучыларны битараф калдырмас. Алар, китапта сурәтләнгән асыл затларның җәмгыятебезнең алга барышындагы күркәм гамәлләреннән үрнәк алып, республикабызның, халкыбызның прогрессы өчен кыю көрәшчеләр булырлар дигән өмет баглыйбыз.
Диана ГАЛЛӘМОВА, журналист

Комментарии