Диңгез буенда арзанлы фатир

Диңгез буенда арзанлы фатир

 

Кояшлы Мәрсиннән сәламнәр!

Мин – Зөлфия, Төркиянең Мәрсин шәһәрендә иң зур төзелеш компанияләренең берсе булган İLKEM YAPI компаниясе вәкиле.

İLKEM YAPI үз эшчәнлеген 1998нче елда башлап җибәргән Ilkem yapı компанияләре төркеме төзелеш, текстиль, мебель һәм туризм белән шөгыльләнә. Сәнгать әсәрләре югарылыгына җиткерү идеясенә нигезләнгән проектлар белән югары дәрәҗәдәге меңләгән йортлар төзеде. 23 ел эшләү дәверендә үзен бу регионда ышанычлы, сыйфатлы эш күрсәтүче компания буларак танытты. Бүгенге көндә İLKEM YAPI Мәрсин шәһәрендә берьюлы 6 комплекс төзелешен алып бара. Торак комплекслары төзү белән беррәттән, кунакханә һәм сәүдә үзәкләре дә төзи. Шулай ук 4 уртак төзелеше дә бар. İLKEM YAPI сыйфатлы, яңа таләпләргә җавап бирә торган йортлар төзи. Торак комплекслары диңгездән 200, 300, 800, 1600 метр ераклыкта урнашкан. Һәр комплекста фатир хуҗаларына яшәү өчен бөтен уңайлыклар да тудырыла. Аквапарк, бассейннар, яшеллек аланы, балалар өчен уен мәйданчыклары һәм спорт мәйданчыклары бар. Фатирларда мөстәкыйль газ җылыту җиһазларын урнаштыру мөмкинлеге дә бар.

Фатир бәясенең 30%ын түләгәннән соң, һәр сатып алучыга, төзелеш беткәнче, процентсыз кичектереп түләү мөмкинлеге каралган.

Тулырак мәгълүмат өчен түбәндәге номерга WhatsApp аша шалтырата, яза аласыз. Тел.+79600323457

Без сезне Мәрсин шәһәрендә көтеп калабыз.

Зөлфия БӘДРЕТДИНОВА, Төркия, Мәрсин шәһәре

 

 

Комментарии