Могҗиза көтә күңел

Могҗиза көтә күңел

Яңа елны көтеп ала

Яше, карты – һәрберсе.

Тирә-юньгә хуш ис бөрки

Чыршыларның ылысы.

Чыршыларда уенчыклар,

Җемелдәп яна утлар.

Бәйрәм рухы ташып чыга

Тәрәздән һәрбер йорттан.

Бала-чага зарыгып көтә

Килә диеп Кыш бабай.

Суык булса да, Яңа ел

Бигрәк матур, нурлы ай.

Кыш бабай һаман шул ук,

Элеккечә – карт түгел.

Изге теләкләрен тели,

Могҗиза көтә күңел.

Гөлфирә МӨНИПОВА.

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии