Кыш бабайның бабасы кем?

Кыш бабайның бабасы кем?

Кыш бабайны белмәгән бала, әби-бабай юктыр. Ислам дине шәригатен аңлаган, шул кануннар буенча яшәргә тырышканнар, аны танымый, аңа табынмаска өнди. Килешәм, бар могҗиза Аллаһыдан, дип тукырга кирәк балаларга да. Әмма әкиятләрне тыймыйбыз бит. Яныңда гади генә могҗиза белән очрашу ул баланың рухын гарипләндермидер, дип беләм. Әле минем тормышымда Кыш бабайны табыну символы итеп гәүдәләндергән кешене очратканым юк.

Менә безнең гаиләдә дә балалар бүләкләрне туган көнгә дә (ул бәйрәмнәр барысының да яңа ел тирәсендә) Кыш бабайдан ала иде. Хатлар язып тәрәзәгә элеп куюлар, Кыш бабайдан бүләк көтеп исәрләнеп йоклый алмый ятулары… уянып дөнья күчерүләре… Безнең үзебезгә дә әйтеп бетермәслек олы сөенеч, шатлык тудыра иде. Үземнең дә телевидениедә эшләүчеләрнең балаларын Кыш бабай булып котлап йөргәннәрем булды. Үзебезнекеләргә дә кердем, алар танымады. Ничек танысын инде, тавышы охшаса да, моның булуы мөмкин түгел, әтиләре һәрвакыттагыча эштә бит аларның… Күрше балалары да җыелышкан, мине озак көтәргә туры килде. Шәһәр буйлап йөреп графиктан соңардык. Әниләре нәни генә ызбада тәртипне көчкә саклап тора алган. Улым тере Кыш бабайны беренче тапкыр күрә, каушап калды: «Улым, мине көтмәдең мәллә?» – дим. «Көттем», – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Әле минем алдыма утырып, кунакка да бардык. Утырып йөргән машина белән гаиләмне туганнарга кертеп калдырдым. Хәтеремдә, урамда балаларның «Татарский Дедмороз», дип арттан тагылып чапканнары,,,»

Хәер, безнең гаиләдә тешләре төшсә дә яхшы күңелле Фея, ел әйләнәсендә, төнлә мендәр астына ни дә булса куеп китә иде. Шуңа тешләре сызласа да, аны аласы булса да түзәләр иде балалар.

Бүген шул чакны искә төшерәм дә, ирексездән елмаям: балаларга сихри балачак бүләк иткәнбез икән. Бүген алар көлә: үзегезгә аласы дан-шөхрәтне әкият геройларына биргәнсез инде, диләр. Тик без биргән бүләк гади килеп чыга ул, ә менә Кыш бабайныкы… Дөрес, өлкәннәре аны моны абайламады. Әле үсә төшкәч тә ышандылар. Оялып кына, тәрәзәдән генә булса да, Кыш бабай рәхмәт, дип кычкыралар иде. Ә менә кечкенәсе 10ны тәмамлап туган иде ахыры, кайчагында, Кыш бабайга заказ бирә дә, монысын Кыш бабай алып килә, ә сез ни бүләк итәсез, дип сорап куя иде.

Менә шулай серле дә күңелле дә балачаклары булган балаларыбыз юлдан язмадылар, Аллага шөкер. Шуңа күрә мин, шәхсән, Яңа ел бәйрәмнәрен тыюны якламыйм. Кыш бабайлары да булсын. Тик менә ул бәйрәмнәрне миллиләштерәсе, ашап, лыкынганчы эчү атналыгына әйләндерәсе түгел, ә балалар өчен бәйрәмнәребезне ешрак, һәм милли тәрбия максатыннан оештырырга иде.

БАЛАЛАРНЫ ГЫНА ЯРАТА

Кыш бабайга килгәндә, мин аңа әле дә яратып карыйм. Тик Кыш бабайлар гына мине үз итми. Очратканда, үзләренә бәреп әйтәм, мин Кыш бабайларга ышанам, давай миңа бүләк, дим. Тегеләр серле елмаялар гына. Димәк, мин аларның бүләгенә лаек түгел, аны бит балаларга гына, аларның да әйбәт булганнарына гына бирәләр. Гәрчә, Кыш бабай килгәч, шуклыкларын телгә алмый үзе…

Инде шул юмарт, изге күңелле бабабызның кайчан туганын да беләсе килеп, мин интернетта казындым. Анда аның урыс әкиятләреннән килеп чыкканын аңлатучылар бар. Янәсе, бүгенге Кыш бабайның үз бабасы шул әкиятләрдәге Суык карт. Ләкин бу бик үк дөрес түгел. Суык бабай һәм Кар кызы борынгы заманнардан бирле Яңа ел чыршылары юлдашы булмаган. Бу бүгенге рәвештә 19нчы гасырда гына барлыкка килгән. Ә борынгы риваятьләрдә, әкиятләрдә аны кыска буйлы җирән сакаллы карт образында күзаллаганнар. Ул гел генә яхшы булып тормаган: туңдырган, өшеткән. Дөрес, гаделлек, яклау, кызгану белән макталмаса да, ул да аеруча тырыш кешеләрне бүләкләгән. Әмма ул образ Яңа ел белән берничек тә бәйләнмәгән. Аның бүләкләр өләшү бурычы да булмаган. Һәм бу мәҗүсилек белән бәйле барлыкка килгән, дип уйларга була.

КЫШ БАБАЙ КЕМ ОНЫГЫ?

Ә менә хәзерге заман Кыш бабаеның тумышы Николай исемле кеше белән бәйле. Урта диңгез буенда Кече Азиядә бай гаиләдә 3нче гасырда туган ул. Соңыннан епископ булган. Бай мирас иясе булып, ул ярлыларга бик нык ярдәм иткән. Бигрәк тә балаларны кайгырткан. Аның изге гамәлләре турында күп кенә риваятьләр

яшәп килә. Шундый хикәятләрнең берсе: бер бик ярлы ата кеше үзенең 3 кызын туйдыра алмагач, ачтан үтермәс өчен аларны чит кулларга тапшырмакчы булган. Моны Изге Николай ишетеп алган да, сиздерми генә өйгә кереп мич морҗасына тәңкәләр тулы капчык куйган. Мичтә кызларның тузган аяк киемнәре, (икенче версия буенча оеклары) кипкән. Иртән кызлар алтын белән тулы киемнәрен алгач, аларның сөенечләренең чиге булмаганны тасвирлап торырга кирәк микән?! Христианнар бу риваятьне буыннан буынга тапшырган. Шулай йола барлыкка килгән: балалар төнгә Изге Николайдан бүләк алыр өчен бусагага аяк киемнәрен куялар, оекларын караватка эләләр. Бу Изге Николай көнендә бүләк тарату йоласы 14нче гасырдан Европада барлыкка килеп, акрынлап Яңа елга күчкән.

Николай үлгәннән соң изгеләштерелгән. Тик 1087нче елда пиратлар аның епископ булып хезмәт иткән чиркәүдән сөякләрен урлап Италиягә алып китәләр. Бу җәнҗалга сәбәпче була, ләкин ул да риваятьләрнең көчен арттырырга, Николайны популярлаштырырга ярдәм итә. Шул сәбәптән үз туган илендә генә хөрмәт казанган Николай бар Көнбатыш Европада табына торган образга әйләнә. Русиягә дә килеп җитә ул. Ул бездә Николай могҗиза тудыручы, яки Николай Мирликийский дип атала.

19нчы гасырда Европа эмигрантлары белән бергә изге Николай образы Америкага да барып җитә. Туган илендә Синтер Клаас дип йөртелгән Голландия изгесе Николай шул Америка Санта-Клаусына әверелә. Моңа Клемент Кларк Мурның 1822нче елда Америкада чыккан «Изге Николайның килүе» дип исемләнгән китабы сәбәпче була. Анда бер малайның салкын Себердә яшәүче, тиз чабучы болан чанасында балаларга өләшер өчен уенчыклар тулы капчык күтәреп йөрүче Изге Николай белән Раштуа очрашуы тасвирлана. Ул морҗа аша кереп балаларга бүләк өләшеп йөри. Аннан кызыл толыплы бу юмарт, киң күңелле бабай 19нчы гасырда Парижга килеп җитә. Анда Изге, ягъни французчага әйләндерелеп Пер Ноэль дип атала башлый. Франциядән образ Русиягә күчә, бездә ул Дед Морозга әйләнә.

Борынгы заманнардан килгән әкиятләр образлары ярдәмгә килгәнлектән Суык бабай Русиядә бик тиз популярлаша. Ул бездә борынгы «туганы» чалымнарын да үзенә алып, Санта Клаусныкын да калдырган. Ә менә аның ярдәмчесе-оныгы Кар кызы бездә генә.

КЫШ БАБАЙ КЕМ?

Ә менә татар Кыш бабаеның килеп чыгышын эзләп таба алмадым, бәлкем, фольклорчылар, тарихчылар мәгълүмат туплый алганнардыр. Ә менә шунысы хак: Дед Мороз, Санта Клаус һәм башкалалар христиан, католикларның дини бәйрәмнәре белән бәйле. Татар Кыш бабае «шаҗәрәсендә», әгәр ул тәрҗемә ителеп, шул ук христианнардан күчмәгән булса, бары тик мәҗүсилек эзе бар дип кенә чамалап була.

Аның «урланган» булуы да ихтимал: әнә бит Кыш бабай Русиянең бар халыклары тарафыннан да үзләре телендә аталып, яраткан героена әверелгән образ. Дөрес ул безнең илдә дин белән бәйләп кабул ителми. Моңа Совет хакимияте гаепле. Яшь Совет хөкүмәте Яңа елны дини бәйрәм белән бәйләп тыя. Әмма берничә елдан чыршы тирәсендә Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә башлый. Мондый бәйрәм, әлбәттә, Кыш бабайсыз булмый. Кыш бабай ел саен килә, әмма аның динилеге хәтердән сөртелә. Һәр Яңа ел маскарадының сценарие бер чамада: Кыш бабайны каршы аласы, аңа яман көчләр комачау итә, аннан балалар белән бергә Кыш бабай ул кара көчләрне җиңә. Бу уеннарда өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Без кечкенә чакта Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә Яңа ел ролен башкаручы малай да ияреп йөри иде. Бүген ул маскарадтан төшеп калды. Аны өлкәннәр генә хәтерлидер.

Менә шундый бәйрәм ул Санта Клауслы, Дед Морозлы, Кыш бабайлы, оныгы Кар кызылы Яңа ел. Аның очы күп аллалыкка, аннан христианлыкка килеп тоташа. Ә менә мөселманлык белән бернинди уртаклыгы да юк. Төрки халыкларның үз Яңа еллары – Нәүрүзнең дә мөселманлык белән бәйләнеше юк. Әмма бу бәйрәмнәр безнең йолабыз, гореф гадәтләребез. Аларны тыярга түгел, әдәпле, матур, тәртипле итеп үткәрергә иде. Әнә бит мәҗүсилек мирасы Сабантуйларын инкарь итмибез, киресенчә, дәвам итәргә, сакларга тырышабыз ич. Яңа ел белән!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Кыш бабайның бабасы кем?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии