Юллар, юллар...

Юллар, юллар...

Юллар, юллар, авыр булса булсын,

Тик соңгысы гына булмасын.

Адәм баласының күп гомере юлларда үтә. Ни аяныч, кемдер өчен ул соңгы сәфәр дә булырга мөмкин. Гомернең күпме буласын, кайчан өзеләсен без билгеләмибез шул.

Минем үземә дә юлда күп йөрергә туры килә. Түбән Кама шәһәрендә шин заводында эшләп йөргән вакытым. Шундый матур җәйге көн. Без икенче сменага эшкә килдек. Норма-план, дия-дия, вакытның үткәне сизелмәде дә. Эшне бетереп, кайтырга чыкканда урамда инде төн иде. Вахта маршрутлары бер-бер артлы тезелеп, безне шәһәргә алып кайтырга көтә. Мин дә дустым белән бер автобуска кереп утырдым. Халык күп, урыннар калмаган. Арылган, беребезнең дә басып кайтасы килми. Шунда миңа кемдер пышылдап: «Әлфия, калма монда, чык, икенче автобуска утыр», – дигән кебек булды. Аптырап, тирә-ягыма карандым. Һәркем үз уена чумган. Аннары дустыма эндәштем: «Әйдә, әле, чыгыйк әле моннан. Әнә күпме автобус көтеп тора, утырып кайтырбыз». Дустымның төшәсе килми: «Ярар инде, шушысында гына кайтыйк. Шәһәргә әллә ни ерак түгел бит». Мин аның сүзләренә карамыйча, кулыннан ук тартып диярлек, инде ишекләре ябыла башлаган автобустан алып төшеп киттем. Төнге һава җиләс җилләре белән күңелемә килеп кагылды, рәхәт булып китте. Ул арада яныбызга икенче автобус килеп туктады. Кереп утырдык. Салонда әкрен генә музыка уйнап тора. Җыр тыңлап, үз уебызга бирелеп кайтабыз шулай. Автобус кинәт туктап калды. Ишекләр ачылды, бар халык урыныннан купты. Без дә чыктык. Ә анда... мәхшәр! Тавыш, кычкырыш, елаш... Без төшеп калган теге автобус авариягә очраган. Дустым, елый-елый, мине кочаклап алды: «Дустым, рәхмәт сиңа», – ди. Бу фаҗига күпме яшь гомерне өзде. Алар барысы да минем белән бергә эшләгән кешеләр иде. Украинадан ук килеп, монда эшләп йөргән чибәр украин кызы әле дә күз алдымда. Аның белән сменадан бергә чыккан идек. Аны шәһәрдән килеп, гел егете каршы ала иде. Бу кичтә дә килгән иде ул, парлашып, шофер артындагы урындыкка кереп утырганнар иде. Автобустан төшеп барган мәлдә күзем шул егет белән кызга төшкән иде. Тиздән туйлары буласы иде. Булачак кызыл туй үлем туена әйләнде. Ә минем автобус кузгалган минутта төшеп калуым? Гомер бетмәгәнгә бер сәбәп...

Тагын бер вакыйга Чаллы юлында булды. Бергә укыган группадаш егетемне армиягә озату кичәсенә кайткан идек. Икенче көнне Сарманга военкоматка барып, аны озаттык. Аннан җыелышып, вокзалга киттек. Чаллыга кадәр билет алып, көтәбез. Менә маршрут та килеп туктады. Без иң артка утырыштык. Барыбыз бергәләп кайтабыз, дустыбызны озатуны искә алабыз...

Секундның бер өлешендә бар дөнья әйләнде, тугланды... Уйлау сәләте юкка чыкты... Бераздан аңга килеп, күзне ачсак, без утыргычларда түгел, беребез өстенә беребез өелешкән. Сумкалар чәчелеп ята. Кемдер кычкыра, бәлки, шофердыр... «Тәрәзәләрдән резин шнурларны тартып алыгыз! Тәрәзәләрдән чыгыгыз!» Көчкә чыктык. Үзебезнең исән калуыбызга шаккатып, бер-беребезгә карашып торабыз. Автобус түбәсенә капланган, көпчәкләрен күккә терәп ята. Бу ноябрь азагы иде, юллар бозлавык. Автобус әйләнеп капланган урында ярый әле дамба артык биек булмаган. Бәрелгән, күгәргән урыннарны искә алмаганда, әллә ни зыян булмады. Вокзалдан икенче автобус килеп, юлыбызны дәвам иттек. Әйләнеп капланган автобуста җиңелчә генә җәрәхәт белән котылу үзе бер могҗиза.

Без әле бик яшь, безнең гомер алда иде. Ул гомер дигәнең автобусның әйләнүе белән генә челпәрәмә килергә тиеш түгел иде. Бу гадел булмас иде. Аллаһы Тәгалә яшәү өчен, киләчәктә гаилә корып, балалар үстерү өчен миңа мөмкинлек бирде.

Өченче вакыйга Әлмәт юлында сагалап торган икән. Шәһәргә эш белән килгән идем. Сентябрьнең шундый матур бер көне – әбиләр чуагы. Гел урамда гына йөрисе килә. Вокзалда билет алдым да, урамга чыктым. Каршымда үзенең юлчыларын көтеп, 45 кешелек «Икарус» тора. Кереп утырдык. Кеше күп иде. Буш урыннар калмады. Гадәттәгечә, салонда музыка агыла. Рәхәт бер халәттә кайтабыз.

Тукта! Ни булды? Автобус кинәт кенә асфальт юлдан борылды да, басу юлы буйлап чаба башлады. Тизлеге артканнан арта бара. Нидер булды. Кешеләр катып калды. Мондый чакта кешенең аңы томалана. Нәрсәдер эшләргә кирәген аңласа да, урыннан кузгала алмый.

Автобус басу буйлап һаман чаба. Әгәр каршысына берәр багана очраса? Шартлатып килеп бәреләчәк бит. Әгәр берәр яр кырыена килеп җитсә, тәгәрәп төшеп, челпәрәмә киләчәк.

Минем бөтен уем балалар булды «Аһ, нишлим? Алар ятим кала! Миңа әле үләргә иртә бит!»

Безнең бәхеткә, автобус яңгырдан соң су җыелган чокырлы бер үзәнгә килеп җитеп, алгы тәгәрмәчләре белән кереп батты. Кешеләр бары шул вакытта гына хәрәкәткә килделәр, тизрәк шофер янына йөгерделәр. Ә ул...

Аңа юлда барганда ук приступ булган инде. Аңын югалтып, башы белән рульгә капланган. Без бит беребез дә ул хәлләрне күрмәдек, чөнки шофер кабинасы плакатлар белән томаланган иде. Без баткан үзәнгә ЮХИДИ һәм «ашыгыч ярдәм» чакыртылды, өстәмә автобус килде. Безне коточкыч һәлакәттән дамбаның басу юлыннан бик биек булмавы һәм сулы үзәнлек коткарып калды. Гомеребез бетмәүгә тагын бер сәбәп.

Менә шундый хәлләр... Бер уйласаң, гомерләр кыл өстендә.

Әлфия НОГМАНОВА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии