Томан…

“Шырпы сызып карасаң да, күзгә берни күренми, ярый әле фарасы яктырта юлны. Бу кадәр соңга калырбыз дип һич кенә дә башыма килмәде. Гомумән, яратмыйм мин шул туй мәҗлесләрен. Рәхәтләнеп утырып булмый, киң сулап җырлый алмыйсың. Тамада дигән профессия бар бит хәзер. Туйлар үзгәрде, шул тамада бер яннан китми гел сөйләшеп тора, ничек теле арымыйдыр аның, юньләп ашап та булмый”, – дип уйлап чираттагы туйдан кузгалды Илмир. Төн караңгы иде, күктә тулган ай балкый үзе. Җеннәр котырган вакыт, сәгать 12не суккан, җитмәсә томан төшеп килә. Бераздан томан тагын да көчәйде, агымсу сыман ургылып-ургылып, бөтерелеп килә каршыга.

– Томанга да охшамаган, әллә нәрсә шунда, бераз туктап торабызмы, барырга да куркыныч. Бер метр ераклыкта берни дә күренми бит, Алисә, – дип дәшеп куйды Илмир, янында утырган сөйгән кызына.

– Бу урынны җенле ди бит халык, нигә 12нең узганын көтмәдек соң? – дип куйды кыз.

– Ярый, Аллага тапшырдык. Әллә ниләр сөйләп башымны катырма әле монда, сез кызларның шул булыр инде, шыгырдаган тавыштан да шүрли башлыйсыз, – дип көлеп куйды Илмир һәм тагын да катырак газга басты.

– Нигә ашыгырга, борынгылар да Бисмилла укыймый бу урыннан үтмәгән?

– Менә укы, син укый беләсең бугай, мине аптыратма, бисмилласыз да юлны күрәм мин, – дип әйтеп бетерүе генә булды Илмирның, машина нәрсәгәдер килеп бәрелде.

– Беттек, әллә кеше таптаттык инде, – дип кычкырып җибәрде Алисә. Үзе күзләрен ачып карарга да курыкты.

– Чыгып карамый булмас, нәрсә икән анда?

Яшьләр әкрен генә машинадан чыкты. Каршыларында актан киенгән бер адәм басып тора иде. Үзе дәшми, яшьләргә караган. Тонык кара күзләре караңгылыкта утка охшап ялтырап ала.

– Кем син, абзый дип әйтимме соң, нигә монда басып торасың? Бәрмәдемме мин сине, әйт берәр сүз?

– Тимә, зинһар, китик, Илмир, куркам мин.

Ә теге адәм дәшми, усал итеп карап тик тора. Илмир да шүрләп куйды, әкрен генә машинага кереп утырды, кузгалыргамы юкмы дип уйлаган арада, теге адәм дә күздән югалды. Томан әкренләп күтәрелеп бетте, авылга ерак калмаган булган югыйсә, ә барыбер адашты яшьләр. Бу хәл турында иртән әбисенә сөйләде, Илмир.

– Борын заманнардан тыныч урын түгел инде ул, балам. Тик бу юлы шайтан түгел, әрвахлар чыккан синең каршыңа, тыныч йоклый алмый алар. Элекке колхоз рәисебез юл салдырды бит. Ә анда борынгы изгеләр зираты бар иде. Хәзер барлык юл һәлакәтләре, кеше югалулар нәкъ менә шул урында була.

Илмир яңа гына ачылган фирмада директор ролен үти иде, бу мәсьәлә аны бик борчыды. Ничек инде борынгыларны тыңламыйча шундый хата ясарга була. Бу бит үзе җинаять. Ни итсә итте, күпме йөрде, акча түкте, юлны киредән күл ягыннан салдырды, ә бу якны яхшылап койма белән тотып алды. Шуннан соң Илмирның әбисе үлеп китте, зиратта беренче төнен кунганда ук әби Илмирның төшенә керде.

– Мәңгелек тынычлык иреште, балам. Аллаһның мең рәхмәте булсын сиңа, – диде ул. Йөзендә шат елмаю, үзеннән аклык нуры сибелә иде…

Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Комментарии