- 30.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Тараканнар – җирдәге иң “өлкән” бөҗәкләрнең берсе. Алар утны-суны кичеп, бүгенге чорга кадәр килеп җиткән. Шуңа да алардан котылу мөмкин түгел. Гасыр казалары, кешеләрнең аларга каршы аяусыз көрәш алып баруы нәтиҗәсендә, тараканнар үзләрен саклап калу өчен, теләсә нинди шартларга җайлашырга өйрәнгән. Алар теләсә нәрсәне ризык итә ала. Бер дә юкта, газета-китап та тәмләп ашала, мамык та…
Инде бернәрсә дә юк икән (билгеле, бу бөҗәккә яраклы әйбер булмаган урын бар микән!), ул ашамыйча, тулы бер ай тора ала. Ә менә сусыз юк, бу аның бердәнбер йомшак ягы. Су – таракан өчен дару. Сытылып бетмәгән яисә химикат ашап агуланган таракан су эчеп җибәрсә, яңадан терелә дә куя. Һәрчак кеше янында булганлыктан, кеше куллана торган химикатларны алар нәкъ менә шул сәбәпле үз итәргә “өйрәнә”. Хәтта алдау өчен, үлгән булып та кылана беләләр. Галимнәр аны нокдаун дип атый. Агу исен сизеп, ул аңын җуя, селкенми ята һәм сулаудан туктый. “Кара, дөмекте бит хәшәрәтләр”, – дип сөенгән хуҗа себереп чүп савытына түгә үзләрен. Ләкин куркыныч юкка чыккач, таракан аякка баса. Алар, гадәттә, үз хуҗаларына “тугрылыклы” булып кала икән, чыгарып түккәч тә, җыйнаулашып кире үз фатирларына кайталар, юлда берәр урында тәмлерәк ис белән кызыктырмасалар, билгеле. Тараканнар арасында разведчиклары да бар. Алар тормыш җәелдерер өчен яңа урыннар эзли. Шулар ярдәмендә бу бөҗәкләр, хуҗалары куып чыгарганны, я себереп түккәнне дә көтеп тормый, “башка чыгарга” мөмкин.
Әнә шуңа да аны бетерү кыен. Димәк, “аңын җуйган” тараканнарны чүп савытына салып алданмагыз, канализация суына агызыгыз, авылда булса, мичкә атыгыз. Менә аннан инде алар кире юлны таба алмас…
Тараканнар “акыллы”: үрчемнәрен дә көйләргә сәләтле. Ана тараканның үзе белән өстерәп йөри торган бер курчагыннан уртача 28 нәни “бала” туа. Ләкин бу фатирда алар күп булсалар гына. Әгәр бөҗәкләр аз, ризык мулдан, урын түрдән икән, шул ук курчактан 60лап ач нәни хәшәрәт чыгып йөгерәчәк. Галимнәр исәпләгән: әгәр агулаганнан соң бөҗәкләрнең 5%ы гына исән калса да, 4 айдан агулаганга кадәрге күләмгә караганда да 20%ка артык үрчем булачак.
Тараканнан күченеп кенә котылып була дию дә – ялгышу. Сезнең күчергән җиһазыгызда берәрсе генә булса да посып калып, юлдаш булачак. Һәм шул җитә кала. Ничек инде хуҗасын ялгыз калдырсын алар?!
Бүген химик препаратлар бик күп. Аларны сатып алырга мөмкин. Тик белегез, таракан аларга бик тиз күнегә. Ә үтемле чаралар турында сөйләдек инде (25 август, 2010 ел).
Мәзәкле P.S.:
Бер ирнең йортында тараканнар пәйда булган. Алардан ничек котылырга белмәгәч, ул киңәш сорап, дустына мөрәҗәгать иткән.
– Ничек котылыйм икән, бир бер киңәш, – дигән бу.
– Йокларга ятканчы йортның һәр почмагына барып өч тапкыр: “Миндә ашарга юк!” – дип кычкырасың, алар үзләре качып бетә, – дигән дусты.
Ир шулай эшләгән дә. Төнлә йоклап ятканда кемдер төрткәнгә уянып киткән. Караса, бер көтү таракан. Иң зурысы әйткән ди:
– Тор әйдә, без сиңа ашарга алып килдек!
ИРЛӘР ҮЛЕП БЕТӘ, ДИЛӘР…
150 елдан Җир йөзеннән ир затының югалуы мөмкин, дигән хәвефле мәгълүмат яши бүген. Моның өчен нигез бармы соң? Генетиклар: “Хайваннарны гына түгел, кешене дә клонлаштыра алабыз”, – дип шаккатырса, хәзер: “Ирләр юкка чыгып бара”, – дип куркыталар.
Иң элек мондый коткыны Австралия генетиклары тараткан. Алар фикеренчә, ир затын булдыручы Y-хромосома азая бара, киләчәк буыннарда ул бөтенләй калмаска мөмкин икән. Әгәр кеше геномында тик Х-хромосомалар гына калса, кызлар гына туа башлаячак.
Кайбер галимнәр бүген табигый җенси ориентациядән тайпылу очракларының артуын, кешенең үз җенесе вәкилләренә тартылуын, ягъни “зәңгәр”ләрнең һәм “ал”ларның күбәюен шуның белән аңлатмакчы. Киев генетигы Вячеслав Коновалов кәлтәләрне мисал итеп китерә. Бу җәнлекләр аталанудан башка да үрчи ала икән. Моның өчен бер ана кәлтәнең икенче ана кәлтәгә ышкынуы да җитә. Бу вакытта бары тик ата кәлтәләрдә була торган гормоннар барлыкка килеп, ана кәлтә атасыз да үз нәселен үрчетә ала икән. Тик кәлтә-кәлтә инде ул, алар бит койрыклары өзелсә дә исләре китми. Яңа койрык үсә. Ә кеше алай түгел. Тереклекнең дәвамы ир белән хатын арасындагы дуслык-берлек ярдәмендә дәвам итә. Мәхәббәт җимешләре әти-әнисенә Җирдә алмашчы булып кала. Аллаһы Тәгалә табигатьне шулай яралткан. Бозыклыкның төрле куркыныч чирләргә сәбәпче икәнен дә беләбез. Җенси тотнаксызлыкның Җирдә Кеше дигән җан иясенең юкка чыгуына да китерергә мөмкинлеген, чыннан да, аңларга кирәктер.
Комментарии