Чегән каргышы

(Булган хәл, исемнәр үзгәртелде)

Ватык тәрәзәләреннән җил елаган мәдәният йорты яныннан узаммы, урамнан атынып-калкынып барган Хәбирне очратаммы, колагымда узган гасырның 80нче елларында чегән карчыгының: “Игътибар белән тыңла, еллар узу белән, бу хәлләрне илдә иң күренекле гәҗиткә бәян итәсең була”, – дигән сүзләре яңгырый.

1979 ел. Авылның бер башыннан икенчесенә хәбәр таралды. Чегәннәр бал сата, бәясе дә кыйммәт түгел, тәмле дә. Халык ябырылып алды. Тик ул ширбәт кушылган бал булып чыгып, чегән таборының эзенә төшеп, аларны кулга алалар һәм хөкемгә тарталар. Судны аларга зур гына оешманың мәдәният йортында ясадылар. Ул вакытта икенче оешманың ашханәсендә буфетта эшләгән елларым. Төрле хәлләр белән кызыксынган кеше буларак, мондый зур вакыйганы калдырып буламы соң?! Эштән сорап, суд залына уздым. Яныма таборның хөрмәтле кешесе – чегән карчыгы утырды. Суд боларның иске генә “Волга” машинасын тартып алырга дип, карар чыгарды. Карчык моңа бик рәнҗеде. Ул: “Безнең карап торган бер малыбызны – машинабызны тартып алдылар. Ләкин куанычы шул тиклем генә булачак. Бу каргалган тимер атны алган бәндә ярты мәет булып йөриячәк. Дистә ел да узмас, без әле утырган бинаның һәрбер почмагыннан үле тынлык бәреп торыр, күңелле тавышлар тынар, тормышның эзе дә калмас”, – дип теләп утырган карчыкны үзем эшләгән ашханәгә чәйгә чакырдым. Ул бик теләп риза булды. Ике араны узганда, як-яктагы оешмада гөрләп барган ыгы-зыгылы тормышка карап: “Биредә дә тынлык урнашыр, машина-трактор гөрелтеләре сагынып сөйләргә калыр, бәндәләргә эш бетәр”, – дип сөйләнде.

Менә без ашханә залында. Әбекәйгә ризык китереп, янында үзем дә чәйләп алырга булдым. Тамак ялгап, үзенчә догаларын пышылдап алгач, ул сүзен дәвам итте: “Рәхмәт сыеңа, гомер юлың муллыкта узсын. Тик күңелеңә авыр алма, мин сөйләгәннәргә ышанмадың, ләкин әле әйткән фаразларым чынга ашачак, сезнең бу оешманы, ашханәне дә читләтеп узмас бу афәт. Яңа гасырга аяк басканда, бу оешмаларның эзе дә калмас”.

Билгеле, ул вакытларда чегән карчыгының бу сүзләрен ничек чынга аласың: мәдәният йорты гөрли, без эшләгән ашханә урнашкан оешма алдынгылар рәтендә, “сельхозтехника” паркы республикада бер дигән…

… Чегәннәрнең “Волга”сын гади генә шофер Хәбир алырга булды. “Ялгышасың”, – диючеләргә дә колак салмады. Әтисе Гайфетдин карт та үгетләп карады, әнисе Сәлимә апаның киңәшләрен дә колак артыннан уздырды. Күрәчәгенә каршыдыр, чегәннәр алдында бер гаепсез егет үз язмышы тамырына балта чапты, тимер атны сатып алды. Шул көннән соң Хәбирнең тормышының көе китте. Язмыш җебе бер сүтелә башласа, туктатам димә, чегән карчыгы ни юраган, шул юш килде…

Дистә елдан соң мәдәният йортында үле тынлык урнашты, оешмаларның да рәте китте. Егерменче гасырга атлаганда, бер оешма гына аягына ярыйсы басып калды. Ашханә бинасында да бичуралар хуҗа. Хөкемдарларны да нинди язмыш көткәнен бәйнә-бәйнә сөйләп калдырган иде чегән карчыгы – барысы да туры килде. Ышанмас җирдән ышанырсың. Ерак барасы да юк – иле белән шул хәл. Әйтерсең лә бөтен дөньясын чегән каргаган.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари иле, Бәрәңге бистәсе.

Чегән каргышы, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии