Беренче спутник

1957нче елның 7нче октябрендә ашыга-кабалана безнең өйгә туганнан туган Рифкать абыем килеп керде. Ишектән керү белән: «Әйдәгез тизрәк урамга, бүген безнең өстән спутник очып үтәргә тиеш. Хәзер генә радиодан сөйләделәр!» – дип сөрән салды. Безнең өйдә дә зур кара тәлинкә сыман радио бар, ләкин аны әти соңгы хәбәрләр булганда кабыза, әни татарча җырлар, театр тыңлаганда гына. Абый кергәндә мин – беренче, Сария апам – 4нче класс укучылары өчле лампа яктысында аш өстәле тирәли дәрес әзерләп утыра идек. Ә 5 һәм 2 яшьлек энекәшләр мич артындагы сәкедә үз эшләре белән мәшгуль булып, йокларга җыеналар. Әни колхоз эшеннән кайтып, өч фитильле керосинкада аш әзерләп йөри. Әти тышта терлекләр карый… Рифкатъ абыйның күктә нидер күренәсе булгач, без апа белән бишмәтләребезне киеп, галушларны аякларга элдек тә урамга чыктык. Урамда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, аяк астында көзге пычрак. Апа каршы якта яшәүче яшьтәше – туганнан-туган икенче абыем Фарук абыйны дәшәргә кереп китте. Шулай итеп тиз арада җыелдык та авыл уртасындагы мәчет белән колхоз канцеляриясе янындагы мәйданга йөгердек. Һаваны күзәтү бик җиңел, чөнки тирә-як өйләрдә сирәк кенә керосин лампалары уты бар. Ә урамдагы радио баганаларында бер яктырткыч та юк. Безнең авылда электр уты, Ильич лампочкалары 1959нчы елда гына керә башлады. Барыбыз да башларны күтәреп җемелдәп торган йолдызларны күзәтәбез… Менә бервакыт бер йолдызның акрын гына сул яктан уңга табан хәрәкәт итүен күреп алдык! Беребезгә-беребез кулларыбыз белән шул йолдызга күрсәтә башладык: «Әнә күрәсеңме, әнә, әнә ул очып бара!» Шулай итеп без бу сихерле йолдызны күздән югалганчы күзәттек.

Икенче көнне мәктәптә классташларга спутник күзәтүемне әйтеп караган идем, берсе дә әһәмият бирмәде. Чөнки ул вакытларда телевизор да, хәзерге ише телефоннар да юк, үткән көннәрдә гәҗитләрдә дә хәбәр булмаган иде. Шулай итеп, без 4 бала Карлы авылында беренчеләрдән булып күктә Җир шарының беренче ясалма иярченен күрүчеләр булдык.

Соңга таба күп тапкырлар күктә спутниклар, ракеталар, самолетлар очканын күзәттем, әмма беренче тапкыр күзәткән тәэсир мәңге онытылмый хәтердән.

Расих ҖӘЛӘЛ,

 Казан шәһәре

Комментарии