- 26.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №34 (26 август)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Бер халыкта игезәк бала туу – бәхет, икенчеләрендә, киресенчә, сихри көчнең тәэсире, дип санала. Андыйларны күбрәк Африка илләрендә яшәүче хатын-кызлар таба, Азиядә бөтенләй юк диярлек. 35-39 яшьтәге ханымнарның бер-берсенә охшаш бала табу мөмкинлеге ике тапкыр югарырак икән.
Игезәк егет-кызлар белән күптәннән танышасы килә иде. Янымнан үтсәләр, гел артка борылып карыйм. Быел минем өчен, мөгаен, Игезәкләр елыдыр. 17 ел буена бер тапкыр да очратмагач, быел дүрт-биш пар белән дуслашып китүем – үзе бер могҗиза.
40-45 яшьләр тирәсендәге ике абый белән телефон сата торган кибет янында сөйләшеп киттек. Таксист булып эшлиләр. Бер-берсенә шулкадәр охшаганнар, хәтта чәч озынлыгы, карашлары бер төсле, корсаклары берүк зурлыкта бүлтәйгән. Төрлечә киенмәгән булсалар, ай-һай, кемнең кем икәнен белер өчен, берсенең колагын кисәргә туры килер иде. Тагын бер игезәк кызлар белән шулай ук кибеттә танышырга насыйп булды. Маринаны белә идем, апасы белән соңрак очраштык. Ишек янында торганда, кибеттән Марина йөгереп чыкты, берничә минуттан соң икенче яктан тагын бер “Марина” килде. Шушы вакыт эчендә киемен дә алыштырган, чәчен дә үзгәрткәнме әллә, дип шикләнеп куйдым. Соңыннан Марина үзе килеп чыкты, игезәк апасы белән култыклаштылар да киттеләр.
Иң күңелле танышуым “Сәләт” лагеренда Ләйсән һәм Ләйлә Мифтаховалар белән булгандыр. Кызлар Казанның 155нче гимназиясендә укый. “Раушан” белән “Бөгелмә” аланы арасында үткәрелгән футбол матчы караганда, эчтә бүреләр улый иде. Ашамлык сорап, күрше-тирәдәгеләр теңкәсенә тигәч, Ләйлә чәкчәк белән көнбагыш күтәреп килде. Нинди генә мәдхия укымадым мин аңа! Бер очрашуда: “Тагын бер кат зур рәхмәт сиңа, Ләйлә!” – дигәч, “мин Ләйлә түгел, Ләйсән”, – дип әйтмәсенме. Шуннан Ләйсән белән дә аралашып киттек. Игезәк дигән хикмәтле кешеләрнең күңелен әллә кайчаннан бирле актарасы килә иде. “Сәләт-Биләр” фестиваленең соңгы көнендә Хуҗалар тавында таң каршылаганда, сиптердем генә сорауларымны. Игезәк булгач, димәк, берсе алдарак, икенчесе соңрак туган бит инде. Беренче булып Ләйсән аваз салган икән, димәк, ул әйдәп баручы булырга тиеш дигәч, кызлар: “Бер-беребездән калышмаска тырышабыз”, – дип ашыгыч нәтиҗәмне төзәтте. “Күбрәк кемгә охшагансыз?” – дип сорагач, кызлар берьюлы: “Әтигә дә, әнигә дә”, – диде. Гаиләдә кызлар гына булуы төрле ызгыш-талаш китереп чыгаруына иманым камил, Ләйлә әйткәнчә, гаиләдә талашсыз булмый, ләкин нәрсә бүлешкәннәрен бик тиз оныталар, ә көнләшү “чире” бөтенләй юк. Игезәкләрнең иң шәп “коралы” – кешене шаяртып, үзеңә нинди дә булса файда алу. Берсе өй эшен эшләмәсә, икенчесе аның урынына торып баса. Бу очракта Ләйлә белән Ләйсән изге фәрештәләр түгел икән. “Күпләр бутый, ләкин иң якын кешеләр безне күз йомып та аера белә”, – диде “дуэт”. Ләйсән: “Бервакыт математика дәресендә мин тактага Ләйлә урынына чыктым, ә укытучы моны сизмәде дә”, – дип өстәде. Игезәкләр фикере, гадәттә, туры киләме дигән сорауга: “Төгәл җавап бирә алмыйм, әмма Ләйсән белән икебез дә дизайнер булырга телибез”, – дип белдерде Ләйлә. Егетләр хакында сорап тормадым, сары чәчле һәм зәңгәр күзле Мифтаховаларның икесенә дә кояшның гашыйк булуын тиз аңладым. Статистика мәгълүматларына караганда, игезәкләрнең әби-бабайлары, абый-апалары арасында да игезәк балалар бар. Баксаң, социологлар бу юлы, чыннан да, ялгышмаган, чөнки кызларның апалары да ике тамчы су кебек охшаш. “Үзегезнең дә игезәк бала табасыгыз киләме?” – дигән соравыма Ләйлә белән Ләйсән: “Бик кызык булыр иде”, – дип кеткелдәп куйды. Сөйләшә торгач, мин дә кызларны күз йомып та аерырга өйрәндем.
Иң аянычлысы шул: кайчагында икесенә уртак әгъза туры килгән сиам игезәкләре туа. Андый сәер очраклар сирәк була, чөнки дөрес формалашмаган күзәнәкләр булачак әнинең организмында ук үлә.
Бүген дә галимнәр игезәкләр тууын әти-әниләренең организм мутациясенә сылтый. Яхшымы, яманмы, ике бертөрле тормыш гөле тугач, шатлык чиксездер. Игезәк бала табуны ниндидер могҗизалар кыры, алтын белән шыплап тулган Эльдорадо, су астында калган Атлантида дәүләтләрен эзләп табу белән чагыштырып та булмый. Бу күпкә зуррак куаныч. Гомумән, бала – бернинди кыйммәтләр белән үлчәнми торган бүләк, ә игезәк балалар – икеләтә бәхет!
Линар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии