ЯШЕ ТУЛМАГАН ҖАЙДАК

ЯШЕ ТУЛМАГАН ҖАЙДАК

Регина белән якшәмбе иртәнге 5тә очрашырга сүз куештык. Барасы юл якын түгел, 8гә кадәр барып эшләрне бетерергә кирәк. 8дә атлар эшкә китә.

Башыннан ук аңлатыйм булмаса… Андрей Пластинин белән инде бер ел танышырга теләп йөрим, аның турында узган ел «ИВолга» форумында танышкан дустым Регина сөйләде. Ничектер килеп кенә чыкмый иде.

Регина «ИВолга»да социаль проект – Казанда авыру балалар өчен иппотерапия үзәге оештыру проекты белән катнашты, ә мин – журналист. Өч көн эчендә яхшы гына дуслашып өлгердек. Яңа танышымның атлар белән кызыксынуын, Казанда иппотерапия белән шөгыльләнүчеләр барлыгын ишеткәч, үз күзләрем белән күрәсем килде. Атларның хуҗасы Андрей Пластинин белән һичшиксез танышырга кирәк иде. Ләкин килеп чыкмады, җитмәсә, безнең киңлекләрдә җәй көннәре дә санаулы гына – мин җыенып чыгып киткәнче, көзге яңгырлар башланды, ә атларны андый вакытта эшләтмиләр. Махсус каешлар юештә шуып йөри башлый һәм атлар җәрәхәтләнә. Менә шулай… Инде тагын бер җәй узып китәргә торганда, җыендым да тәвәккәлләдем Югары Ослан якларына.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

«Ак җайдак» клубы Введенский бистәсендә урнашкан. Бер ел элек алар Дәрвишләр бистәсендә иде, быелдан ераккарак күченгәннәр. Биредә ял итү үзәге бар, Андрейның дуслары клубны монда күчерергә тәкъдим итә. Атларны карау шактый кыйбатка чыга, ә монда калу чагыштырмача арзан икән.

– Ярый әле дуслар бар, – ди Андрей. – Кемдер печән китереп китә, кемдер солы… Ә мин аларны ялларда атта йөрергә, шашлыкка чакырам.

Андрейның хатыны Ольга иппотерапия белән кызыксынып китә. Мәскәүдә ике атналык махсус курслар да бар, ләкин аларга югары белемле йә педагог, йә табиб, йә психолог булганнарны гына алалар. Кайткач, Пластининнар ДЦПлы балалар белән шөгыльләнә башлый.

Изображение удалено.

Ат ничек ярдәм итә ала, дисезме?

Беренчедән, яхшы кәеф. Икенчедән, атта йөреп карамаган кешегә генә шулай җиңел кебек тоела. Ә чынлыкта исә бөтен мускуллар эшли икән. Иң авыры физик күнегүләр түгел, ә психологик ягы. Атка ышана башлау, үзеңне тыныч тоту авыррак, шактый гына тырышырга кирәк. Күз алдына китерегез, кулларыңны өскә күтәрәсең һәм арка белән алга иелеп, атның колакларына үреләсең, муенына ятасың, ә ат хәрәкәттә. Җиңел кебекме? Ә сез үзегез килеп шөгыльләнеп карагыз. Сүз уңаеннан, тиздән көз башлана, форсаттан файдаланып калырга киңәш итәр идем. Биредә махсус физкультура, атта йөрү, җайдак курслары бар.

– Монда күченгәч, кайбер пациентлар килми башлады. ДЦПлы балаларны монда алып килү авыррак. Кызганыч, әлбәттә. Ләкин берни эшләп булмый, бөтен акча салымнарга китеп бара, нәтиҗәдә арзанрак урыннарны сайларга туры килә. Атларны да карарга акча китә. Машина түгел бит ул, җанлы. Табибы да кирәк, эш булмаганда да ашарга сорый… Көн саен юып, тарап, карап, ашатып торасың, башкача булмый.

Бүгенге көндә Пластининнар хуҗалыгында алты ат бар. Алар барысы да диярлек тәҗрибәле, ә башкача ярамый да, тыныч, кешегә ияләшкән, махсус инструктор белән йөргәннәргә генә нәниләрне тапшырып була. Андрейның сүзләренә караганда, атлар белән кызыксынуы түгел, ә балаларны яратуы әлеге эш белән шөгыльләнергә этәргеч булган. Һәр кешенең язмышында авыр, характерны сындыра торган вакытлар була: йә ныгыйсың, йә каласың. Менә шундый чордан соң Пластинин атлар белән эшли башлый, авыру балаларга тормышка кереп китәргә ярдәм итәргә тырыша. Уңышлары шактый: бирегә килүчеләр арасында утыра алмаганнар да булган, хәзер менә йөрергә өйрәнеп киләләр. Балаларын атта йөртергә алып килеп тә, үзләре атка менгән әти-әниләрне дә күрергә туры килде. Оля белән Андрей үз балаларын да алты айдан атка утыртканнар, шуңа да ике яшьлекләрне күргәч шаккатмаска куштылар алдан ук.

– ДЦПлы балалар белән эшләү авырдыр? – дим.

– Җиңел түгел, балалар белән гомумән җиңел түгел, алар белән ихлас булырга кирәк һәм чыннан да яратырга. Ярату – кочаклау, үбү генә түгел, кирәк чакта таләп итә белү! Ә авыру бала – шул ук бала, аңа бары гади балага караган кебек карарга, ышанырга кирәк. Яше кечкенәрәк булган саен яхшырак.

Ял итәргә, атта йөрергә килүчеләр азрак икән. Ераграк бит, машина белән булганнар гына килә ала. Әлбәттә, бирегә килү икеләтә яхшы: менә дигән итеп ял итә аласыз, беседкалар бар, саф һава, шул ук вакытта акчагыз бушка китми – изге эшкә өлешегез керә. Ләкин ашыгыгыз – яңгырлар башлана тиздән, яңгырлар…

Эльвира ҺАДИЕВА.

Комментарии