ӨЙ ХУҖАСЫ ҮЗЕН БЕЛДЕРӘ

Хөрмәтле укучылар, бу чынлыкта булган хәлләр, шуңа да әлеге вакыйгада катнашучылар ничек сөйләде шулай – берсе дә үзгәртелмичә, сезнең тарафка бирелә.

Бу хәл Апас районы, Олы Бакырчы авылында була.

Йорт хуҗасы Солтания апа хәле начарланып китеп, ятып торырга уйлый. Бераз ятканнан соң, ниндидер ир-ат тавышына сискәнеп уянып китә. Ул тавыш исә идән астыннан килә. Колагыма ишетеләме соң бу тавыш, дип, идән астын ача. Идән астын ачып җибәрүгә үк аннан, ашыйсым килә, дигән сүзләр ишетә Солтания апа. Йорт хуҗасы тәлинкә белән ботка һәм ипи кисәге куеп, идән тактасын яба. Бераз вакыт үткәч, әлеге тавыш бетә. Солтания апа, бу нәрсә инде, дип, бер-ике көн аптырап йөри. Көннәрдән бер көнне бу өйнең бусагасы аша актан киенгән бер кеше килеп керә. Шулай ук ул да: «Минем ашыйсым килә, ашата алмассызмы?» – дип сорый. Солтания апа, өстәл әзерләргә дип, икенче якка чыгып китә. Өстәл әзер булгач, теге кешене чакырырга дип керсә, актан киенгән теге ир кеше югалган була.

Солтания апа мәчеткә барып, бу хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Мәчет әһелләре аңа, өегезгә Коръән укытырга кирәк, дип киңәш бирәләр. Бу – йорт нигезенең хуҗалары үзен белдертеп, дога өмет итеп, сезнең йортка керәләр, дип аңлаталар аңа.

«ҮЗЕМ ДӘ АҢЛАМАДЫМ ХӘТТА»

1950нче ел. 2нче сыйныфта укыган туганым яз көне яр буенда уйнап йөргәндә ярдан егылып төшеп китә. Бу вакытта елгада көчле ташу ага торган була. Туганымны су елганың уртасына алып кереп китә. Кинәт шул ук вакытта ниндидер көч, җил чыгып, аны яңадан яр читенә чыгарып куя, әле алай гына да түгел, дус малайлары ярдәм чакырырга дип киткән арада, бу илаһи зат, күренмәс көч, туганымны текә ярдан күтәреп алып менеп куя.

Моны туганым, апамның ире, үзем дә аңламадым хәтта, дип, безгә сөйләде.

ХОДАЙНЫҢ ИЗГЕ РӘХМӘТЕМЕ, ӘЛЛӘ БАШКАМЫ

Бу вакыйга да шулай ук Вазыйх җизни белән Кайбыч районы Мәски авылында була. Туганым үзенең хезмәттәшләре белән җигүле атта, язгы чәчүгә, әлеге авылда урнашкан трактор паркыннан ягулык алып кайтырга дип юлга чыгалар. Тик бу авылга җиткәнче, зур булмаган елганы чыгасы була. Арбасына тимер мичкәләр төягән җигүле атларга язгы ташу аккан елганы кичеп чыгарга кирәк. Җизнинең җигүле аты, суның уртасына җиткәч, икенче якка борылып ала да тирән җиргә төшеп китә. Җитмәсә, атның арбасы да суга капланып куя. Арбада утырган туганым көч-хәл белән сикереп, ауган арба астында калмыйча котылып кала. Шунда ук атның бауларын сүтеп, аны туарырга тотына. Бу хәлне күргән иптәшләренә, әйдәгез, арбаны алып чыгыйк әле, дип кычкырып ярга йөзеп чыкса, үз күзләренә үзе ышанмый. Аның каршысына карадан киенгән, зур гәүдәле, кулына агач саплы, башына очлы тимер беркетелгән (багор) әйбер белән кеше килеп баса. Аның күңелендә курку хисе уяна, бу нинди зат икән, дип аптырый. Шулвакыт теге кеше кинәт телгә килеп: «Хәзер, энем, булышам үзеңә», – дип, җизнигә эндәшә. Ни хикмәт, аз гына вакыт эчендә судагы арбаны һәм аңа төягән мичкәләрне алып чыгарып, тау башына менгезеп куя бу билгесез кеше. Атын алырга дип яр астына төшеп киткән җизни, рәхмәт әйтергә теләп, артына борылып караса, ул күздән югалган була. Кичен өйләренә кайткач, әлеге хәлләр турында әнисенә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Әнисе Һадия апа: «Улым, бу – Ходай Тәгаләнең, Хозыр Ильясның ярдәме», – дип җавап бирә. Ә җизни үзе: «Ходайның изге рәхмәтеме, әллә башкамы», – ди.

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Әлеге вакыйга 1930нчы елны Буа районы, Кишер Аксуы авылында әниемнең әнисе – дәү әнием белән була. Дәү әнием Наҗия чормага артык, әлеге вакытка кирәк булмаган чүпрәкләрне менгезеп куйган була. Аларның кирәге чыккач, алып төшим, дип, чормага менеп караса, куйган төргәк урынында булмый. Нишләргә дә белмичә аптыраган дәү әниебез аннан төшкәч, үксеп еларга тотына. Бер көн үткәч, төш күрә, имеш, аның каршысына ап-актан киенгән бер бабай килеп: «Кызым, кайгырма, куйган төргәкләрең урынында, яңадан менеп кара әле син», – дип эндәшә. Иртән йокыдан торгач, чормага менеп караса, куйган әйберләре шунда урынында була. Мин кечкенә вакытта дәү әнием сөйләгән сүзләрдән чыгып, ул әйткәнчә, «Бу нәрсәне аңлата?» Моны ничек аңларга? Ходай Тәгаләнең без адәми затларны сынавымы, әллә инде аның илаһи көчеме?

«ТОР, ПОЕЗДЫҢ КИТӘ!»

Бу хәл бертуган апам Мөнирә белән 1989нчы елны була.

Җомга көнне кичен эштән арып кайткан апам, иртәгә иртәнге поезд белән авылга кайтасы иде, дип йокларга ята. Сумкаларын тутырып куйган туганым изрәп йокыга китә. Иртә белән бер кеше каты гына итеп төртеп җибәрә. Сискәнеп уянып киткән туганым нәрсә булганын да аңламый. Югыйсә, өйдә беркем дә юк. Тиз генә торып сәгатенә карый, поезд китәргә ярты сәгать вакыт калган була. Апам тиз генә җыенып, поездга ашыга – өлгерә. Авылга кайткач, мәчеткә барып, бу вакыйганы сөйли. Анда моны өй хуҗасының борчылуы, аны уятуы дип аңлаталар.

«КЫЗЫҢНЫ АШАТМЫЙСЫҢМЫ ӘЛЛӘ?»

1992нче елны шул ук апам сеңлемне (племянница) алып кайтты. Аңа ике-өч ай вакытта булган бу вакыйга үзе уйга калдырды. Алинә кычкырып елый, апа йокы аралаш аның елаганын ишетмәгән була. Шул чак аның төшендә сумка тоткан бер хатын: «Кызыңны ашатмыйсыңмы әллә?» – ди. Уянып киткән апам баланың ашарга сорап елаганын аңлап ала. 10-15 минут ашаган сеңлем яңадан ятып йоклый. Туганым ул төнне йокламыйча, иртәнгегә кадәр утырып чыга.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии