КОТКАРУЧЫ ПЕСИМЕ?

КОТКАРУЧЫ ПЕСИМЕ?

Әйләнә-тирәбездә бернинди могҗиза юк, һәр күренешне дә физик яки химик законнар белән аңлатып була дип, кем ышанып әйтә ала?!

Ленинград өлкәсендә зур теплица хуҗалыгы бар. Менә шунда төзеләчәк зур гына теплицаның берсе астына «нулевой» циклны тәмамлап киләбез.

Җәй башында ук мин, Ленинградның Полярчылар урамына урнашкан тулай торакка кайтып йөреп азапланмас өчен, шәхси сектордагы бер өйдән бүлмә белештем. Икенче каттагы чарлакта иде бүлмәм.

Инде җәй үтеп, көннәр көзгә авышуга карамастан, бер көнне кичен яшен яшьнәп, күк күкрәп, галәмәт күп итеп чиләкләп яңгыр койды. Эштән йөгереп кайтып кереп, тәрәзәне ябып куйыйм дисәм, тәрәзә төбендә гаять дәрәҗәдә арык, юешләнеп манма суга баткан, мескен бер баласы зәгыйфь кенә итеп мияулап тора. Яшен яшьнәгәндә чит җанварга түгел, үз йортыңдагы хайваннарга да якын барырга кушмыйлар. Ни хәл кылыйм, баласы бигрәк тә кызганыч хәлдә бит. Белгән догаларымны укып, нәни кунагымны йон шарфка төреп алдым, күрше малаеннан сөт алып эчерттем.

Песи малае бик тиз тазарып матураеп китте. Атна үттеме икән, эштән кайтып керсәм, диван каршысында берничә тычкан кыймылдап ята. «Ярыклар да юк, ничекләр итеп эләктерә алды икән?» – дип аптыраштык.

Һи, әле аның күзләре! Күп кенә песиләрнең күз карашлары берни дә аңлатмый кебек. Ә безнең песиебез акыллы маэмайдай бик мәгънәле итеп карый белә. Мин берәр эш эшлим икән, аның күзенә карагач, хәрәкәтләрне хуплап утыруын, тәмле әйбер бирсәләр – рәхмәтле карашын, ошамаган гамәл күрсә – ачулы очкыннар чәчүен абайлау бик җиңел иде.

Тычканнарны тузгыта башлагач, өй хуҗаларым бабай белән әби аңа «Капкан» дигән кушамат белән дәшеп, кунакка чакыра торган булдылар.

Ни хикмәт, ул мин биргән ризыкны гына ашады, урлашмады да. Капканны өйдәгеләр бик тиз яратып өлгерделәр.

Күрше малае Димка да аның өчен җанын фида кылырга әзер иде. Мин кайтканчы нәни малай белән уйнаса да, мин килеп керүгә янымнан китмәде. Әйтерсең, башкалар белән мавыгып, мине үпкәләтүдән курка иде. Бүлмәмдә аның үз почмагы бар иде, шунда гына йоклады.

Менә кыш та килеп җитте. Көндезләрен 60 кешелек бригадада эшләп йөрим, өстәвенә бытовка мичен ягып торуны да миңа йөкләделәр. 60 сум акчасыннан бигрәк, яхшы җитәкчебезнең сүзен тыңлап кына ризалаштым бу эшкә. Каравылчы бабай да, янып торган мичен нәкъ сәгать алтыда миңа тапшырып, өенә китә. Эшчеләр килгәч, алар янына чыгып эшлим. Эш арасында чабып кереп, мичкә күмер өстим.

Иртүк торасы булганга, һәркөн будильник куям. Сәгатем 5 тә чыелдарга тотынырга 3-5 минут кала, Капкан килеп, тәпие белән сыйпап мине уята. Мин торып будильникның төймәсенә басам. Өйдәгеләр сәгатьнең чыелдавын беркайчан да ишетмәделәр. Үзем иртәрәк уянсам да, йоклаганга сабышып, песием уятканны көтеп ята торган идем.

Көннәрдән беркөнне иртән уянып китсәм, я Ходам! Яктырып беткән, стенадагы зур сәгать унбиш минуттан сигез туласын күрсәтә. Борчылудан салкын тиргә баттым. Будильнигым ишек төбендә үк аунап ята. Ә минем тугры, акыллы песием өстәл астында мине күзәтеп утыра. Элеккеге сырпаланулар юк, исе дә китми.

– Нәрсә, гаебеңне сизәсеңме? Ник уятмадың, ник сәгатемне бәреп төшердең? – дип әрли-әрли тиз генә киенеп алдым. Үзем чабам, үзем Ходайга ялварам: «Раббым, бу хәлләр хәерлегә генә булсын да, каравылчы бабайның түземлеге җитеп, эш урынын ташлап китмәсә ярар иде!»

Бабайның ышанычлы кеше булуын белсәм дә, күңелем нигәдер шомлана, ниндидер бәла буласын сизәдер кебек. «Әй, ходаем, ни булды соң миңа? Эш бит Капкан белән сәгатьтә генә түгел, нигә сәгать сигезгә кадәр йоклап ятканмын соң мин?

Йөгереп килеп җитсәм, ник берсе бер кәлимә сүз әйтсен. Мине күрмәмешкә салышалармы соң? Юлны аркылы үткән идем, хатын-кызлар мине абайлап алуга тораташ булып каттылар. Әйтерсең, алар алдына өрәк килеп баскан. Шунда җитәкчебезнең сәркатибе – пенсионер апа – Татьяна Васильевна йөгереп килде дә, мине кочаклап алды. Башымнан сыйпый, үзе елый. Мин аңыма килеп өлгермәдем, арттарак калганнар да, 20 ел күрмәгән туганнарын күргәндәй, яныма килеп кочаклый-кочаклый яшь түктеләр. Мин ни әйтергә, ни кылырга белми, аптырап, тәмам аңгыраеп басып торам. Менә машина килеп туктады, аннан җитәкчебез Варламов төште дә, тиз-тиз атлап безнең янга килеп җитте. Ни гаҗәп, ул да мине кочагына алып такмаклый-такмаклый иркәли башлады: «Акыллы кызчыгым минем, матурым, теге мәлгуньнәрне төп башына утыртып калдырдыңмы?» – ди. Үзе яшьләрен сөртә, үзе көлгән була. «Баланы куркытып бетерәсез инде, әйдә балам, мин сине тәмле итеп чәй эчерәм», – дип, Татьяна Васильевна култыклап алып, мине конторга таба тартты. Тик тегеләре безне бухгалтерия урнашкан бүлмәгә алып керделәр. Ә анда безне Вадим Наумович кайнар чәй белән сыйлады.

Мин үзем бу хәлләргә аптырап, шул ук вакытта табышмак халәтнең чишелешен сабыр гына көтеп утырам. Нигә соң әле алар соңга калган өчен тозлап-борычлап сүгәсе урынга, миңа шулкадәр итагатьле кыланалар?

Чәйдән соң мине Варламов, машинасына утыртып, фатирыма кадәр кайтарып куйды. Кулдан кулга фатир хуҗама тапшыргач, яхшы итеп озаклап йокларга киңәш биреп китте.

Эшнең асылын миңа өй хуҗасы аңлатты. Варламов аңа иртән, эш урыныннан шалтыратучыдан алган мәгълүматны сөйләгән. Иртәнге якта каравылчы бабайны арттан такта белән башына сугып үтергәннәр. Обход ясаган чагы булган. Варламов шунда ук аэропортка шалтыратып мине эзләтергә самолет яки вертолетка заказ бирмәкче булган. Мине каравылчыны үтергән бандитлар урлап киткән дип уйлаганнар. Әле бу вакытта аэропортта башлыклары килмәгәндер дип, фатирыма кагылып чыгарга уйлаган. Фатир хуҗасы минем гадәттәгедән соңрак чабып чыгып китүемне сөйләгән. Варламов бик сөенгән. Тик икесе дә мине шулкадәр йоклап яткан дип уйламаганнар, ә бандитлар кулыннан ычкынып, эшемә чапкан дип уйлаганнар.

Иртән кызларым да гап-гади бер песинең мине эшкә җибәрмичә коткарып калуына ышанмадылар. Фатир хуҗаларым да, эштәгеләр дә, бу могҗизага ышанган кебек кенә кыландылар. Ә асылда бандитлар кулыннан могҗизалы тапкырлык белән котылганмындыр, дип уйладылар ахрысы.

ИКЕНЧЕ ОЧРАК

Бу юлы вакыйгаларның шаһиты үзләре булгач, Капканымның могҗиза иясе икәненә ышанмый фатир хуҗаларының хәлләре калмады.

Күршем, фатирдашымны хастаханәгә салдылар. Улларын ата-анасына илтеп куйганнар. Ире Виталий белән икебез генә бер йортта каласыбызны белгәч, мин тулай торагыма барып торырга булдым. Витя моны белеп:

– Күченеп торма, мин үзем иптәш малайлар янына китеп торам, – диде. Шулай итеп, өске катта ялгызым торып калдым.

Минем Юра исемле бер сәрхуш дустым бар иде. Ул вакыт-вакыт бик каты эчеп, теләсә-кайда аунап йөри. Хатыны түзми аерылып киткән. Сатучы булып эшли. 4-5 яшьлек кызы белән миннән ерак түгел генә фатирда торалар. Кайвакыт ул баланы әнисеннән сорап алып китәм. Әнисе дә, әлегә эшләп йөрсә дә, шешә белән дус. Юра миңа абыем кебек иде. Мин аны кар көртләре эченнән табып алып кайтып, әнисе биргән бүлмәсенә алып кайтып яткырам, ә аек вакытында ул миңа киенү-ясану әйберләре бүләк итә, дусларына кунакка йөртә иде. Ни гаҗәп, аның дуслары бик акыллы, укымышлы, аралашыр өчен лаек кешеләр иде. Тик менә Юраны гына адәм рәтенә кертә алмыйлар. Тырышып карамадылар түгел. Бик иртә эчә башлаган шул Юра. Шулай да ул минем өчен калкан кебек иде. Миңа тынгылык бирмәүче егетләргә аны «ирем» дип күрсәттем. Еш кына әти-әнисе мине кунакка чакыралар иде, такси белән дә килеп алгаладылар. Сеңлесе төрле тарихи урыннарны, шәхси гидым булып күрсәтеп, аңлатып йөртте.

Шулай күршем Верочканың хастаханәгә киткәненә атна үтмәгәндер, кайтып керсәм ире Виталий өйгә кайтып балык кыздырып ята.

– Бабам тотып кайткан, тарсынмый аша, – дип миңа да тәкъдим итте. Сатып алган әйбере түгел әле дип ашадым инде. Чәй дә эчеп алдык.

Витя үз ягына чыгып киенә башлады, китәргә җыена бугай. Мин дә вак-төяк эшләрне бетереп, башыма бигуди урадым. Кулыма бәйлисе әйберемне алып утырдым. Бервакыт күтәрелеп карасам, каймак чүлмәгенә баккан мәче шикелле күзләрен майландырып Виталий басып тора.

– Ни кирәк сиңа? – дим.

– Син кирәк, син генә…

– Мин бер мәлгә аптырап калдым. Берни эшләргә өлгермәдем, мине кытыклый башлады бу. Мин тыела алмыйча мәҗбүри көләм. Сукмакчы булам, булдыра алмыйм. Сизәм: инде хәлем бетеп бара. Күз кырыем белән генә, Капканның тәрәзә төбенә менеп, бакчага төшеп киткәнен шәйләп алганым хәтердә. Көлә-көлә хәлем китеп, хушымнан язам дип торган мәлдә, тәрәзәдән бер шәүлә сикереп кереп, Виталий белән әүмәкләшә башладылар. Ул вакытта минем җаным тәнемнән аерылып, түшәмдә эленеп торган люстра тирәсендә очып йөри иде сыман.

Бер башка тәбәнәгрәк булуына карамастан, Юра тегенең измәсен изде. Фатир хуҗаларым кереп аралап алмасалар, үтерә иде ул аны. Ә мин аларны араларга уйламадым да. Әгәр Юра бу маньякны үтерә калса, гаепне үз өстемә алам, дип исәпләп утырдым. Балачакта олылар пышылдашып сөйләшкән бер вакыйга да исемә төште шул вакытта.

Тирә-юньдәге авылларның берсендә карт булмаган бер ир кешене кулга алып, хөкем иткәннәр. Ул вакытта үлгән кешеләрне медэкспериза ясап күмәләр иде инде. Бу кешенең бер ел элек бишенче хатын итеп урлап алып кайткан хатыны кинәттән үлеп китә. Аның кытыклап үтерелгән булуы ачыклана.

Алдагы хатыннарын да шулай үтергән була бу адәм актыгы. Бишенче хатыны гел елап, аска гына карап йөргән, ата-анасы да кызганып, вакытында алып кайтып китә алмаганнар балаларын.

Юра бу юлы да исерек иде. Шешәдәшләре белән кәеф-сафа корып утырганда, Капкан аның янына килеп, чалбар балагыннан тарта башлаган.

Бу ике очракта да мин үлеп юкка чыгудан, әле үлемнән дә хәтәррәк нәрсәләрдән Капкан кебек җан иясенең коткара алуына ышандым һәм ышаначакмын да. Мин песигә карата эшләгән кечкенә генә яхшылык Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән меңгә тапкырланып үземә кайткан.

Тагын шуны әйтәсем килә: хатын-кыз үз башына маҗаралар эзләп йөрмәгән халәттә дә, көтмәгән вакыйгалар аларны һәр почмакта сагалап тора. Кыз балага бик сак булу, кирәкмәгән җиргә йөрмәү кирәк. Мине «дикарка», «монахиня» дип атасалар да, бер ел эчендә ике тапкыр аяныч хәлләрдән бары илаһи могҗиза гына коткарып калды.

Кадерия КАДИРИ.

Питрәч районы, Татар Тау Иле авылы.

Комментарии