Оялы трактор

Оялы трактор

Кайчагында гади генә тоелган нәрсәләр дә, тормышыбызга ниндидер илаһилык, серлелек өсти. Кайсын могҗизага тиңлибез, кайсына гаҗәпләнәбез, икенчеләрен, әллә нинди шикләргә калып, ниндидер вакыйгага юрыйбыз. Хәзер сөйләячәк вакыйга да шулар сериясеннән.

Быел язын «Балачак иле» сәхифәсендә сыерчык оясы ясарга өйрәнгәндә телгә алган идем инде бу хакта. Узган ел туган авылымда йорт төзелеше өчен урын хәстәрләгәндә, бакчадагы иске мунчаны сүтәргә туры килде. Без оешканчы, безнең балачактан ук урнашып калган түбәдәге сыерчык ояларына хуҗалары кайтып урнашкан, әле алай гына да түгел, инде ана сыерчыклар ояга кереп үк утырган иделәр. Көтәргә дә мөмкин түгел. Бар белгәннәремне укып, күрше Илдус абый белән сак кына каерып алып, ояларны янәшәдәге алмагачка бәйләдек, икенчесен без туып үскән өй кыегына кактык. Сыерчыклар пырхылдап чыгып очты. Баш очларыбызда ачыргаланып бөтереләләр. Алмагачка бәйләнгән ояга хуҗабикәсе көн озын керми шулай өзгәләнеп бөтерелеп йөрде дә, юкка чыкты. Ходайның рәхмәте, соңыннан гына күрдем, ул кайткан икән оясына. Әмма өй кыегына кадакланган оя ятим калды. Хуҗасы бакчабыз өстендә бөтерелеп тә йөрмәде, күз алдында болынга таба очып китеп юкка чыкты. Үпкәләде бугай, рәнҗемәгән булса инде. Ярый әле алмагачтагысы балаларын үстереп сәхраләргә очырды. Балаларына кабалана-кабалана җим ташучы сыерчыкларны күрү күңелемне тынычландырды. Ә теге өй кыегындагы оя да буш калмады үзе, анда чыпчыклар бала чыгарды. Быел инде яңа оя кадаклап куеп, сыерчыклар шунда оя корды. Дөрес, минем генә күзәтүләрем нәтиҗәсеме, быел сыерчыклар аз кайтты сыман тоелды миңа.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Инде бу вакыйганы хәтеремә салып, онытып та бара идем. Быел классташым Кәрим искә төшерергә мәҗбүр итте. Кәрим Фазылҗановның кечкенә тракторы бар, аны без кечкенә чакта күтик, дип йөртә идек. Шул тракторы двигателе өстенә ниндидер кош оялаган. Мин күрмәдем аны. Кем кычыткан чыпчыгы ди, кем сиртмә койрык, ди… Ә менә оясын күрдем. Аны двигатель өстендәге капкачны ачып кына күреп була. 5 данә нәни йомырка кечкенә ояда ята.

– Инде 1 айлап бар күргәнебезгә. Мин аны баштан белмәдем. Ник тракторга ияреп йөри бу кош дип аптырадым. Печән дә алып кайттым, хәйран гына йөрелде. Двигатель җылынып йомыркалары пешкәндер дә инде. Кош әле күренә, кереп утыра , – дип сөйли Кәрим.

Кошчыкның бала чыгарганын Түбән Орының бар Сөләнгер урамы, күрше-күлән зарыгып көтә. Кызганыч, Кәримнең аяныч фаразы чынга ашарга охшаган. Ләкин Кәрим ояга кагылырга курка.

– Зөфәр абый да (анысы минем бертуган абыем, гомере буе колхозда агроном булып эшләгән кеше. И.Ф.иск.) кагыла күрмә, дип кисәтте. Аларның абзар кыекларына карлыгач оялаган булган. Абзарны сүтәсе бар, тик бу кошның бала чыгарып, очырганын көтеп тордык, диде. Янгын чыга язып калды. Шул карлыгач кына саклап калды, дип саныйм, дигән иде Зөфәр абый да, – ди Кәрим.

Кәримнең хатыны, минем элеккеге күршем Фирдилә дә ире сүзен куәтли. Күрше күлән дә, Алла сакласын, дип кошның балалар чыгарып үстерүен көтә. Бәлкем әле йомыркаларда җан бардыр. Бирсен Ходай. Тереклек яшәсен. Кошлар безнең яшеллекнең сакчылары бит. Аларны өй-бакча тирәсенә төрле оялар корып ияләштергән хуҗа ота. Аңа корткыч бөҗәкләрдән котылу өчен агу да кирәк түгел. Экологик чиста җиләк-җимеш белән сыйланачак ул.

Ә инде янгыннан карлыгач алып калгандырмы, әллә Ходай үзе саклаганмы, монысы безгә мәгълүм була алмый. Кем белә, бәлкем кошлар да рәнҗи дә, рәхмәтле дә була ала торгандыр…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии