Могҗизамы, әллә Аллаһ кодрәтеме?

Иртәнге тынлыкны бозып, «Быргы чишмәсе» үзәнлегендә мылтык тавышы яңгырады. Кем йөрер бу көрттә, суыкта, билдән карлы уйсулыкта, дигән уйлар килде башка. Чыннан да, яңарак кына үткән чаңгы эзләре, Нурихан карт бакчасыннан сузылган эт аягы эзләре дә бар: Актырнакның эзләренә охшаган. Әнә чишмә буенда өргән тавышы да ишетелә. Әй, бу аучы белән балыкчыларны! Кулны чыгармаслык салкында, көннәр буе боз өстендә, кармагын селкетеп, тәмәкесен кабызып, бәке тишегенә карап, күзләрен чекерәйтеп утырудан нинди ямь, тәм табалардыр?

Нурихан карт үзе дә, яшь, таза вакытында аудан кайтып кермәде: бүресен, төлкесен, куянын да күп атты. Тәүге ауында буран чыгып, адашты да, үпкәсенә салкын тидереп, байтак кына хастаханәдә дәваланып ятты. Тик файдасы гына тимәде, гомер буе ютәлли торган булып калды. Тыны бетә, туктап-туктап хәл ала торганга әйләнде. Кайчагында көннәр буе урыныннан тормыйча урын өстендә ята. Карчыгы Шәфига түтәй дә үзен: «Сиңа ул тау үзәнендә, карда, салкында нәрсә калган инде?» – дип сүгә. Юк шул, бу аның канына сеңгән! Ике таягына таяныр да, үзе ясаган киңчә читән чаңгысын тагып, акрынлап булса да шул Быргы үзәнлегенә, чишмә буйларына юл тота. Мылтыгын берәр җанварга төбәве генә була, гөнаһ шомлыгына, ютәлли башлый да, җанвар аңардан качып китә. Актырнагы да, мә, ат, сиңа алып кайттым, дигәндәй, читтәге тирәклек, үзәнлекләрдән куып чыгарып, хуҗасы яткан урынга куып китереп, үзе мыштым гына бер читтәрәк, койрыкларын болгап, мылтык аткан тавышны көтә. Менә нинди кеше акылы бар ул хайваннарда.

Акыл дигәннән, әле үзебезнең авылда булган бер хәлгә тап булдым. Кордашым Габделәхәтнең улы Фирдинанд кинәт үлеп китте. Ул бик тә эшчән, һәммәсенең йомышын үтәде, эшкә карусыз булды. Сабан туена бүләк җыюлар да аннан башка узмады. 800 хуҗалыклы авылның җыелган бүләкләре, йомыркалары гына да тартма-тартма була. Ул балаларны ат арбасына утыртып йөреп, аларның күңелен күрә. Тик бу сөенечләр озакка бармады…

Фирдинандның Пират кушаматлы эте бар иде. Хуҗасы Пиратны көчек чакта, салкын кышта табып алып кайткан булган. Этенә Пират дип исем кушкан. Көчек тә хуҗасыннан калмый, гел аның белән йөри иде. Ул хуҗасын бик юксынды. Аны сарайга да бикләп тордылар. Тик ишекне ачуга, аннан йөгереп чыкты да зират ягына таба йөгерде. Эт, зират капкасы астыннан тырмашып кереп, иснәнә-иснәнә, юл кырыеннан ерак түгел генә хуҗасының яңа күмелгән каберенә килеп, ике аягын чардуганга куеп, елый башлый. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды.

Нурихан картның Актырнагы да, ауда йөргәндә, хуҗасы аткан төлке, куяннарны түшләреннән авызына эләктереп, хуҗасына өстерәп китерә торганга әйләнде. Бу хайваннарның акыллылыгымы, әллә инде Аллаһ кодрәтеме, әйтүе кыен.

Нурислам ГАЛИЕВ.

Кукмара районы, Зур Кукмара.

Могҗизамы, әллә Аллаһ кодрәтеме?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии