Озак яшәүнең 15 сере

Озак яшәүнең 15 сере

1.Зарарлы гадәтләрдән арыну.

Тәмәке кабының тышындагы тартуның сәламәтлеккә зыяны турындагы язу – сәламәтлек саклау министрының шәхси капризы гына түгел. Тәмәке тартудан һәм алкогольне чамасыз кулланудан баш тарту кеше гомерен байтакка озынайта ала. Ә экономияләнгән акчага картлык көнеңдә тәмәкедән кызыклырак берәр әйбер алып, үзеңне шатландырырга була.

2.Кызыл шәрабне чама белән генә куллануның йөрәк-кан тамырлары системасының нормаль эшчәнлегенә файдалы икәнен галимнәр күптән белә. Иң мөһиме – эчемлек сыйфатлы булырга, ә сез үзегез бер рюмка йә ярты бокал эчкәннән соң туктый белергә тиеш.

3.Артык гәүдә авырлыгы белән көрәшү. Олы яшьтәге кешегә гәүдә авырлыгының нормадан хәтта азга гына артык булуы да проблемалар тудыра. Бу хәрәкәтчәнлеккә генә түгел, бөтен сәламәтлек торышына кагыла. Май җыелу кан тамырларына начар тәэсир итә, шикәр чире барлыкка килү куркынычына китерә.

4. Физкультура белән шөгыльләнү турында да онытмагыз. Физик активлык – озак яшәүнең төп шартларының берсе. Ул кешегә һәрчак яхшы формада һәм күтәренке кәефтә булырга ярдәм итә. Өлкән яшьтәге кешенең нәрсә белән шөгыльләнгәне – иртән йөгерәме, паласта гимнастика ясыймы йә булмаса бильярдта шарлар куалыймы – мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе – ул үзен картайганга исәпләп, кул селтәмәгән. Хәрәкәтләнмәгән кеше шатлана белүен дә оныта. Юкка гына, хәрәкәттә – бәрәкәт, дими бит халык.

5. Акыл ягыннан активлыкның да озак яшәү өчен әһәмияте физик активлыктан бер дә ким түгел. Шуңа күрә баш белән эшләргә күнеккән кешеләрнең фикер ачыклыгын, яхшы хәтер һәм кызыксынучанлыкларын олыгайгач та саклап кала алулары бер дә гаҗәп түгел. Ә менә кулларына телевизион тапшырулар программасыннан да җитдирәк нәрсә тотып карамаганнар, картайгач, ешрак акылга «таманланалар». Ә кемгә кирәк мондый озын, ләкин ахмак гомер?

6. Иҗади эшчәнлек сәламәтлек өчен аеруча файдалы, дип белдерә РАНның Баш мие институты (әйе-әйе, шундый институт та бар) белгечләре. Иҗат итү баш миен автоматик реакцияләр белән йөкләми, ә һәр юлы аның алдына яңа мәсьәләләр куя, димәк, даими рәвештә стимуллаштырып тора. Нәтиҗәдә – өлкән яшьтәгеләргә сәламәтлек өчен иҗат физкультурага караганда да әһәмиятлерәк, дип исәпли галимнәр.

7. Юмор тойгысы турында да онытырга ярамый. Көлү гомерне озынайта, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бу сүзләрне туры мәгънәсендә аңларга кирәк, чөнки галимнәр ул турыда күптән инде кирәкле статистик тикшеренүләр үткәргән. Ачыкланганча, көлү артык гәүдә авырлыгы белән көрәшә, йөрәк чирләрен дәвалый һәм кан әйләнешен яхшырта икән.

8. Даими рәвештә секс белән шөгыльләнү дә организмга бик файдалы. Секс организмны яшәртә һәм картаю процессларын тоткарлый, дигән нәтиҗәгә килгәннәр мондый тикшеренүләр үткәргән Тайвань галимнәре. Чынлап та, картайганчы ловелас репутацияле билгеле кешеләрнең фотоларына карасаң, моңа инанырга була.

9. Иртә өйләнешү гомерне озынайта, дигән тагын бер бераз бәхәсле, әмма кызыклы фикер бар. Бу инде галимнәр ясаган нәтиҗә түгел, ә Ад-Дасари исемле бик олы яшьтәге гарәп картының фикере. Көнчыгыш илләрендә гомумән кияүгә иртә чыгалар. Әлеге гарәп тә бик яшьли өйләнгән. Өстәвенә, берничә яшь хатыны аңа (гаилә башлыгына 90 яшь чамасы) әле дә сәламәт балалар тудыра. Менә шушы карт әйтүенчә, өйләнү кешедә җитдилек һәм җаваплылык тойгысы барлыкка китерә, тормыш юлын, юк-бар тилелекләр ясамыйча, лаеклы үтәргә ярдәм итә.

10.Үзеңнең эмоцияләрне ачыктан-ачык күрсәтү шулай ук сәламәтлек өчен файдалы, дип раслый психологлар. Мәсәлән, кычкыруны тикшерү бик кызык нәтиҗәләр биргән. Хатын-кызларга кычкыру стрессларны җиңәргә ярдәм итә һәм сәламәтлек торышына да яхшы тәэсир ясый икән. Ә менә ирләргә кычкырырга ярамый: бу йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин, ди. Ягъни табибларның киңәше бик кызык матриархат картинасын күз алдына китерә: хатыны, парын чыгару өчен, иренә акыра да бакыра, ә тегесе берничек тә җавап бирми. Һәм бер үк вакытта икесе дә үзләренең сәламәтлекләрен кайгырталар. Шәп бит, ә?!

11.Антиоксидантлар куллану, галимнәр фикеренчә, бөтен организмның картаю процессын акрынайта. Бу үзенчәлекле матдәләр органик кушылмаларның окисьләшүен туктата һәм күзәнәкләрне ныгыталар. Алар кишер, кәбестә, шәфталу (персик), өрек (абрикос), җир җиләгендә, шулай ук балыкта, мүк җиләгендә, анарда (гранат) һәм яшел чәйдә бар.

12.Әстерхан чикләвеге (грецкий орех) куллану гомерне якынча 7 елга озынайта. Калифорния галимнәре менә шундый көтелмәгән нәтиҗәгә килгәннәр. Эш шунда, бу чикләвекнең составына кергән аерым матдәләр йөрәк һәм кан тамырларын холестеринның зарарлы тәэсиреннән саклыйлар. Кирәкле эффект булсын өчен, атнага 5 әстерхан чикләвеге ашау да җитә икән.

13.Алма ашау да гомерне озынайта. Инглиз галимнәре үткәргән тикшеренүләрнең нәтиҗәләре күрсәтүенчә, дөрес туклану һәм физик нагрузкалар белән беррәттән, көненә бер алма ашау кешегә уртача 3 елга күбрәк яшәргә мөмкинлек бирә.

14.Сәламәтлек өчен шулай ук …елау файдалы.Лакримология («елау турында фән») буенча белгечләр раславынча, бәләкәйдән күз яшьләрен тыярга һәм түзәргә күнеккән кешеләр киләчәктә ешрак чирлиләр һәм иртәрәк үләләр. Бу аеруча «мужик бул!», «ирләр еламый ул» дип тәрбияләнгән малайларга кагыла. Мондый түземле ирләрдә колит, гастрит һәм ашказаны җәрәхәте еш кына үсмер чакларында ук барлыкка килә.

15.һәм, мөгаен, озак яшәүнең иң гадәти булмаган ысулы – кашынудыр. Кембридж галимнәре ачыклавынча, маймылларның кашыну гадәте шатлык гормоны – эндорфин бүленеп чыгуга китерә. Кешеләр дә үзләренең ата-бабаларыннан ерак китмәгәннәр. Галимнәр фикеренчә, алар өчен дә кашыну тынычландыру һәм гармонияләү чарасы булып тора һәм гомерне озынайта. Хәер, бу турыда бик азлар гына белә, чөнки хәзерге җәмгыятьтә кашыну яхшы гадәтләр исәбенә керми.

КЕШЕЛӘР НИ ӨЧЕН ИРТӘ ҮЛӘ?

Торгынлык елларында эчкече бәйрәмнәре үткәрү традициягә әйләнде, шаукымы әле дә дәвам итә. Сугыштан калган мирас инде бу, тиз генә бетми. Эчкечегә, наркоманга әйләнеп, якты дөньяны калдырып киткәннәр күп, кире кайта алмыйлар, начар кешеләр дә түгел иде. Яман шештән, йөрәк- кан тамырлары авыруларыннан да һәлак булалар. Катлаулы заманда яшибез, стресслар, борчылулар харап итә кешене. Аварияләр күбәйде – үләләр, гарип калалар. Җинаятьчеләр дә гомерләрне өзә, үз-үзенә кул салучылар да күп.

20 ел элек РФдә 149 млн кеше яши иде, 142гә калдык. Мигрантлар булмаса, икенче балага 0,4 млн сум акча бирмәсәләр, 100гә дә калу, тагын да азаю көтелә. Русияле 65 ел гомер кичерә (ирләр – 60, хатын-кызлар – 72). Ел саен 2,5 млн кеше үлә. Вакытыннан алда үлемгә илтүче сәбәпләр күп. Беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары (алар нәсел буенча да күчә) – 50-60%, травма, агуланулардан үлү икенче урында – 15%, рактан үлү – 13%, ашкайнату әгъзалары авырулары – 5%. Дөрес яшәмәү, экология начарлыгы, имгәнүләр, авырулар гомерләрне кыскарта. Кешеләрнең 10%ы гына сау-сәламәт икән. Сәламәтлегең 50% яшәү рәвешеңә, 20% нәселдәнлеккә, 20% тирә-юньгә, 10 % кына медицинага бәйле икән. Галимнәр кешенең теләсә кайсы яшьтә күпме гомере калганлыгын таблица буенча исәпләп чыгара алалар, аны озайтуга киңәшләр бирәләр. Тестлар үткәргәндә түбәндәгеләр исәпкә алына: авыруларың, анализлар (мәсәлән, инфаркт, инсульт, рак, кан составы), хәмер, тәмәке куллануың, туклану, симезлек, физик активлык, белем-акыл үсешең, яшәү шартлары, үзеңне куркынычсыз тоту, саклану, даруларга мөнәсәбәт. Һәрберсендәге түбән балл гомерне кыскарта. Кеше организмы үз-үзен сакларлык итеп көйләнгән, юкса кешелек һәлак булган булыр иде. Тик организмыңны сакларга, сигнал биргәндә ярдәм итәргә кирәк.

Еш авыручы кешеләр була, күбесе сәбәбен белмиләр, ачыкламыйлар, сәламәтлеккә төкереп карыйлар, аны югалткач кына иң зур байлык икәненә төшенәләр. Табибларның да белеме җитенкерәми, кеше турында аның үзе кадәр белә алмыйлар, шуңа үз-үзеңә табиб була алырга кирәк, юкса үлгәнеңне дә белми калуың бар. Күп авыру дөрес тукланмаудан килеп чыга, организмның торышы ашауга карап үзгәрә. Кергән калория чыгып китәргә тиеш, юкса организмга май булып утыра, органнар эшчәнлеге авырая – гомерең 10-15 елга кыскара. Көнгә 2500 ккал энергия кирәк. Чагыштыру өчен 1 кг яшелчә, җиләк- җимештә 500-1000 (алар иң кирәкле, организмны яшәртә торган әйберләр), ипи, майсыз иттә 2000, шикәрдә 4000, майда 8000 ккал энергия бар. Элементлар җитмәсә, организм авырдан эшли, күп булса, тоз утыра. Кишер, карлыган, алма, кәбестә, солы, суган-сарымсак файдалы икән. Терлек майлары зыянлы, үсемлек майлары кулланырга кирәк. Иртән азыкның 35%ы, төш 45%ы, кич 20%ы гына ашалырга тиеш икән. Ә без төнгә каршы ашап ятабыз, ашказаны, йокы бирмичә, дөбердәп эшли, органнарга май утыра – энергия сарыф ителми. Дөрес яшәргә омтылган кеше атнага бер көн ач тора – шлаклар чыга, тәне ял итә. Табигый яки чи ризык минераль матдәләргә бай була. Ә пешкәнендә алар юшкынга әйләнә. Йөрәк кальций, магний, калийлардан башка нормаль эшли алмый, тиз туза. Кан куу насосы дөрес эшләмәгәч, кан тамырларында юшкыннар, тромблар барлыкка килә, буыннарга тоз утыра – остеохондроз барлыкка килә.

Авыру килеп чыгу ризыкның сыйфатына бәйле. Терлек азыклары токсиннар (агулы матдәләр) калдыра. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш кулланырга кирәк. Борынгы заманда шундый җәза кулланганнар: җәзалана торган кешегә күп итеп ит ашатканнар, ул бер айдан үлгән.

Сәламәтлекне ныгыту өчен:

– вегетариан диетасы куллану (чи яшелчә, җиләк-җимеш, соклар) ул вакытта крахмал, ит, сөт аз кулланыла;

– иммунитетны ныгыту, авыруларны булдырмау, авырсаң, тизрәк терелү – авырулар гомерне кыскарта;

– ит, балык, йомырканы ипи-бәрәңге белән бергә ашау азык эшкәртүне читенләштерә;

– азыкны озак итеп чәйнә – тизрәк эшкәртеләчәк, тәмен дә белерсең. Ашказаны гел кислота – селте белән тулы тора, алар азык эшкәртү өчен кирәк. Теләсә кайчан, кирәгеннән артык ашау, тиз йоту зыянлы.

Сыер сөте файдалы, дип әйтүчеләр дә бар, ул үпкә, сулыш юллары авыруларына да китерә.

Кеше 300 ел яши алырга тиеш, дип санала. Чөнки гел эшләп торган йөрәк тә 400 ел тибә ала икән, бөер 800 елга чыдый. Төрле тискәре факторлар гомерне кыскарта бара. Әһәмиятле бер органың сафтан чыктымы, якты дөнья белән хушлашасың. Өлкәннәрнең кан тамырларына юшкын утыра – органга кан килми, эшли алмый. Тозны да, шикәр комын да агуга санарга кирәк.

Р. ӘГЪЛӘМҖАНОВ туплады.

Комментарии