- 18.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №49 (15 декабрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
“Алтын-көмеш” дигәч, кемнең ничектер, әмма хәзинәләргә кагылышлы вакыйгалар ишетсәм, колак үрә торып баса. Алтын күргәч, фәрештә дә азган димәктән, алар азгандырмы-юкмы бары Ходайга гына мәгълүм. Бу язмам күпләрдә кызыксыну уятыр, нәфесләрен аздырыр дип уйлыйм.
Бәрәңгедә Хатиф мулла алтыннары турында сүз күп йөрү сәбәпле, республикабызның күренекле кешесе Ривал абый Мәскәүдә зур кунакханәдә мулланың улы (күренекле дипломат) белән очрашкач, алтын турында сүз кузгата. Гомеренең соңгы елларында Мәскәү мәчетендә эшләгән Хатиф мулла бу вакытта исән булмый инде. Улы әтисенең хәзинәсен күмеп калдыру очрагын кире какмый. Исән вакытта кайтып “капшап” та караган, ләкин нәтиҗәсез. Ул нигездә яшәгән Максим дәдәй тапса да кире икенче җиргә күмсә күмәр, ләкин кеше малына кагылмас, дигән фикердә була Ривал абый. Үзе дә алмас, кешегә дә серне чишмәс. Кеше малының бәхет китермәгәнен аңлый торган чын кызыл коммунист булды шул Максим дәдәй. Чыннан да, үзе дә гади яшәде, балалары да уртача гомер сөрә. Алтын тапкан икән дип, даны чыккан кешеләр булды бездә. Максим дәдәйдән аермалы буларак, кинәт кенә күтәрелеп, кеше арасына чыктылар. Ә бу хәл алар гаиләсендә күзәтелмәде. Мулланың үз биләмәсендә хәзинә күмеп калдыруы хак булгач, бәлкем, ул әле дә җир куенындадыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Мулла да вафат, Максим дәдәй дә – теге дөнья кешесе.
Казан юл өстендә урнашкан Әмшән авылы аркылы революциядән соң яңа власть җәбереннән качып байлар уза. Беркөнне иртән бер гаиләгә Олма бае керә. “Бәдрәфегез астына бер төенчек алтын-көмеш ташладым, ашыгам, артымнан куа киләләр. Исән-сау кайтсам, яртысы сезгә, яртысын үземә саклагыз”, – дип, тиз генә чыгып китә. Гомере бетмәсә, кеше бер кайта ул. Бу бай да күп еллар узгач кайта. Ләкин болар берни дә күрмәдек, ди. Ул бай аларны каргап китә. Чыннан да, бу гаилә бәхет күрми.
Элекке байлар нигезендә яшәгән Нәгыймә апа сөйли:
– Үзебезнең Нәҗип абый нигезендә яшәгәнебезне белгәннән бирле гел көрәк белән җир актардык. Нәфес кемдә юк инде?! Гаеп түгел. Кеше табигате белән хәзинәгә тартыла. Шулай да бай абзары урынында түтәл казыганда көмеш тәңкәләр чәчелде. Калай савыт череп тишелгән булган. Хөкүмәткә тапшыргач, 25%ы үзебезгә 700 сум булып кайтты. Мунча буратып күтәрдек. Шул байның алтыннарын тапканнар дигән нахак сүзләр дә йөрде.
Минемчә, бай алтыннарын калдырмаган яки хәзинә әлегә дәшми. Юкса Нәгыймә апа иске өен ремонтлап азапланмас иде.
Алтын күмелгән урында хәзинә сары көчек, кош-корт, ут кыяфәтенә кереп, үзен сиздереп йөри, дигән сүзләр йөри халыкта.
Әмшән авылы артында, урман эчендә сары көчек әйләнгәнен күреп кайткан кешеләр җитәрлек булды. Урман төпләгәндә бер адәмнең трактор чүмеченә алтын эләккәнен дә сөйләделәр. Димәк, сары көчек тикмәгә генә бер урында әйләнмәгән.
Акморза юлында элекке чикләвеклек урынында сары көчек әле дә күренә, диләр. Олы Олма, Кече Олма рус авыллары байларын кинәт кенә урыннарыннан куганда, чарасызлыктан, бәлки, байлыкларын шунда яшергәннәрдер.
Савели дәдәй сөйли:
– Бервакыт урманнан соң кайтырга туры килде. Олма авылын узгач, хәлем китә башлады. Алда соры әтәч пәйда булды, атлап булмый, артка борылдым, артта да шул ук әтәч. Гайфулла авылы ягыннан әтәч кычкыргач кына, күзләрем ачылып китте. Юлымны дәвам иттем. Зур нарат агачыннан 130 адым атлагач булды бу хәл, – ди ул.
Нарат әле дә үз урынында. Димәк, бу тирәдә дә сер яшеренгән.
Техникум тулай торагының Лажы авылына карап торган почмагында, икенче тәрәзә турысында фундамент астында да серләр яшеренми калмагандыр. 1965 еллар тирәсе, типография Төрәккә күчкәч, әни төзелеш конторасы каравылчысы булып эшләп ала. Төннәрен шул тәрәзәдән соры көчек карап тора торган булган. Җир белән тәрәзә арасының биеклеге 2 метр. Ул бина салынганчы да төнлә йөргән яшьләр сары көчеккә юлыккан…
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА
Сары көчек йөрсә – алтынга?!,
Комментарии