- 18.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Бу җирдә без белмәгән никадәр сер, аңлатып булмастай күпме хәлләр бар. Менә Яшь тамашачылар театрына да ТВ-3 каналыннан «Битва экстрасенсов» тапшыруы килгән икән. Анда җеннәр бар, имеш. Шул хакта белеп алдым да, серле театрга барып, җеннәрнең «тынычлыгын» алып кайтырга булдым. Экстрасенслар ни әйткән икән, анысын да сорашырга кирәк…
ТАРИХКА КҮЗӘТҮ
Әле экскурсоводлыкка укыган чакта ук, театр урнашкан бинаның тарихын азмы-күпме өйрәткәннәр иде. «Алафузов сарае» дип аталган бина 1898-1900нчы елларда салынган. Аны архитектор Л.К.Хрщонович Казандагы иң беренче эре эшмәкәр Алафузов акчасына корган. Биредә күн әйберләре теккәннәр, җитен тукыганнар, шулай ук эшчеләрне өйрәтүче училищесы һәм үзенә күрә күңел ачу урыны да шушында булган. Аннары биредә төрле театрлар берсен-берсе алыштырган. Революция елларын, сугышлар вакыты театрны да читләтеп узмаган. Кемдер кан койганда монда да күңел ачып утырмаганнар, ул төрлечә файдаланылган…
Яшь тамашачылар театрында соңгы тапкыр кайчан булганны да хәтерләмим. Булганда да, хезмәткәрләр йөри торган ишектән түгел, икенчесеннән керә идем. Бу юлы исә чит-ят кеше йөрми торган, үз ишектән кердем. Биек түшәмнәр, урыны-урыны белән акшары купкан ак диварлар, чыннан да, үзендә ниндидер шом саклый. Бу диварлар инде тарихлар дәвамында үзенә нинди энергетика гына сеңдермәгәндер.
БАР ДА АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘДӘН
Театрга кереп, тик торганнан гына җен эзләп йөреп булмый бит инде. Беренче эш итеп, директорга керергә булдым. Мансур Зиннур улы Ярмиев бик җылы кабул итте үземне. Җеннәр турында сораштыра башлагач, киң итеп елмайды да:
– Ышанмыйм мин аларга, сеңлем, – диде. – Мине әле 2013нче елның гыйнварында гына бу урынга билгеләделәр. Аңарчы мин бинаның тарихын да белми идем. Җитен комбинатының мәдәният йорты итеп кенә белдем. Монда бик күңелле яшиләр иде элек. Гыйнварда килгәч, миңа монда өрәкләр булуы турында сөйләделәр. Мин андыйга ышанып бетмим, чөнки Аллага бик ышанам, гарәп теле дәресләренә йөрим, намазлар укыйм. Бар нәрсәнең дә Алладан булуына ышанам. Шуңа да бирегә килүгә, иң беренче эш итеп, монда Коръән укыттык. Азан әйтеп, намаз укыдым кабинетымда да. Шуңа да бу әйбер миңа бик сәер тоела. Шуңамы соң, ышана алмыйм.
– Телевидение нәрсәләр төшерде? Экстрасенслар ни ди?
– Мин үзем ул чакта юк идем бит. Алар подвалда да йөргән икән. Экстрасенслар да өрәкләрнең барлыгын әйткән. Ләкин алар кешегә зыян сала торган түгел, ди. Җир асты юллары турында да әйткәннәр.
– Нинди юллар соң ул?
– Элеккеге сөйләүләргә караганда, бу бинадан җир асты юллары китә торган булган. Экстрасенслар да шул юллар турында әйткән. Алтыннар да бар икән монда, кайдадыр. Кешеләр дә күмелгән, ди. Сугыш вакытында монда госпиталь булган бит, кешеләр дә үлгән. Морг та булган. Шуңа күрә биредә кешеләр күмелүенә ышанырга да була.
– Ул өрәкләрне күргән кешеләр бармы соң, Мансур абый?
– Күргән кешеләр бар инде, ләкин бит алар да сөйли башлагач икеләнеп кала, «точно бар», дип әйтми. Кеше нәрсәгә ышана – аның күзенә шул күренә инде. Менә шул уңайдан бер кызык вакыйганы сөйлим. Минем кабул итү бүлмәсе белән үз бүлмәм арасында бер звонок бар. Мин моннан басам икән, тегеннән чылтырый. Безнең бина бит бер ягы белән Гладилов урамына карый һәм юлдан олы техника гына түгел, хәтта автобус узса да, монда бөтен әйбер чылтырый, калтырый дигәндәй… Бервакыт, эшемне тәмамлап, мин чыгып киткәннән соң, кабул итү бүлмәсендә звонок чылтырый башлый. Өрәкләр бар дигән сүз дә йөргәч, безнекеләр бик куркып кала бит инде, шул арада миңа шалтыраталар. «Кереп карагыз әле, өстенә берәр әйбер төшмәгәнме звонокның», – дидем аптырап. Чыннан да шулай булып чыкты. Берәр техника узганда өстәлем калтырагандыр да, китап төшкәндер инде. Кнопка шулай итеп басылган. Төнгә калган кешеләр Коръәнен дә укый монда, Инҗилен дә. Без Ходайга ышангач, андыйларга бик исебез китми. Мин бирегә эшкә килеп өч ай узгач, театр тарихында беренче тапкыр бирегә мәче кереп балалады. Мәче ул начар җиргә керми, диләр. Менә мәчене хәзер чыгарып җибәреп тә булмый инде, үзе бик үрчемле булды, – дип көлә Мансур абый. – Әгәр биредәге хезмәткәрләр белән сөйләшәсең килсә, бар, сөйләш, кара, подвалга да төшеп мен, – дип тә өстәде үзе. Шатлана-шатлана театр буйлап сәяхәткә кузгалдым.
«СҮЗСЕЗ СӨЙЛӘШӘ»
Өрәкләр, җеннәр турында сөйләүләрен сорасам, хезмәткәрләрнең барысы да исемнәрен газетада күрсәтмәүне сорыйлар. Танышлары укып, үзләрен җүләргә чыгармасын янәсе.
Бер апа бик озак ялындырганнан соң сөйләп китте:
– Мин театрда инде 21 ел эшлим. Бу вакыйга 1996нчы елда булды. Истә калдырдым, чөнки истә калырлык булды шул. Җәй көне иртәнге 8ләр тирәсендә эшкә килдем. Ишек төбеннән ерак узмадым, вахтер да, йөртүче дә шунда иде. Берзаман коридор башыннан кемнеңдер килүе күренде. Зур силуэт булып килә бу. Яныма килеп җитте дә: «Чыгу юлы мондамы?» – дип сорады. Мин ишеккә таба күрсәттем. Ул аны ничектер сүзсез генә сорады кебек. Аның артыннан ниндидер суык, дымлы һава гына торып калды. Әйтерсең, ул җир астыннан чыккан. Исе дә шундый дымлы җирдән килгән ис кебек иде.
– Ниндиерәк иде соң ул?
– Безнең түшәмнәр биек бит, ул да әнә шундый зур, биек. Үзенең битен-йөзен йон баскан кебек тә тоелды. Киенгән кебек. Бу силуэт ачык күренми, ниндидер соры төстә. Аны күпләр күрде бит инде, мин генә түгел. Башкалардан да сорале. Мин башка күрмәдем аны.
– Ир-атмы, хатын-кызмы?
– Ир-ат. Экстрасенслар да биредә 5 ир-ат җаны йөри дигән, дөрес булса. Беренче фикерем: бу йорт ияседер инде, дидем.
Шушы вакыйгадан соң анда-санда кешеләр белән сөйләшеп йөри торгач, бер җыештыручының да җен белән очрашканнан соң эштән китүен сөйләделәр. Әле экстрасенслар бина тирәсендә снаряд ятуын да әйткән, имеш.
ӨРӘК ТҮГЕЛДЕР, ЙОРТ ИЯСЕДЕР
Вахтерның Мөршидә апа икәнен белүчеләр, мине туры аның янына җибәрделәр, аның күргәне бар, икән. Ул да сөйләмәгән булды башта, ялындырды. Аннары гына берничә кат күрүе хакында сөйләде.
– Мин ишек төбендә үк түгел, менә монда почмакта утырам. Бервакыт шулай йокымсырап утырганда яныма килеп бастылар да сөйләшәләр. «Йокласын, йокласын», – ди берсе. Соры, ертык халат кигән.
Икенче тапкырында баскычтан төшеп килгәнен күрдем. Театрда ул вакытта кеше булырга тиеш түгел иде инде, кем йөри микән дип кычкырып-кычкырып карадым, утларны яндырдым, беркем дә юк иде. Дүртәү алар. Мин аларны өрәк дип уйламыйм үзе, йорт ияседер ул. Бәлки, дүрт почмак саен берәүдер, кем белә. Монда таза йөрәклеләр генә эшли ала. 1992нче елда пенсиягә чыктым мин, шуннан бирле шушында вахтада эшлим. Алар да мине белә, мин дә – аларны. Бөтенесен белгәч, ияләнгәч барыбер уңайрак. Минем урынга килеп-килеп йөргән бер кыз эшләмәде, курыкты, әнә, – ди ул. – Элек берәр кеше генә кизү тора идек, аннары икешәр кеше торып карадык.
Сәхнә артындагы шәүләгә эндәшеп, аны кем беләндер бутаучылар да булган икән. Исемен атыйсы килмәгән икенче берәү:
– НКВД да булган монда заманында, шуңа күрә бу канлы урын. Ул кан берәр әйбергә материальләшкәндер инде. Кешенең нинди дә булса әгъзасы өзелсә дә, кеше үлгәннән соң ул әгъза үз хуҗасын эзли ди бит. Монда ишек төбендә генә кешеләр күпләп күмелүен дә әйткәннәре бар. Бер кеше тамашачы залында урындыкларның тик торганда капланып-капланып төшүен сөйләгән иде, – диде.
Мине подвалга да алып төштеләр. Анда аерым экскурсия ясаган Фәния апа өрәкләргә, җеннәргә теше-тырнагы белән каршы иде. Аныңча, алар бөтенләй юк. Ә кемнәргәдер нәрсәләрдер күренү – ул кайчандыр чыккан гайбәтнең нәтиҗәсе генә. Ягъни, кемдер, кайчандыр, үзенең артык куркак булуы сәбәпле, күзенә нидер күренгән һәм ул аны кеше саен сөйләп йөри торгач, башкалар да аны «күрә» башлаган. Нәтиҗәдә, бу әйбер күпергән һәм алар менә шундый көнгә калганнар.
Соңрак, шушы ук бинада булган «Созвездие» – «Йолдызлык» театры әгъзалары белән дә театрдагы сәер вакыйгалар хакында сөйләштек. Алар исемнәрен дә, күргән-белгәннәрен дә яшереп тормый сөйләде. Ә яныбызда торган Фәния апа һәр вакыйганы үзенчә аңлатырга маташты.
ПӘРДӘ АРТЫНДА КЕМ БАР?
– «Лгунья» спектакленең репетициясе булды да, бөтен кеше сәхнәдә утыра. Һәркемнең ролендәге кимчелекләр турында сөйләшәбез. Шулвакыт пәрдә артыннан гүләү ишетелде, – дип сөйли Ксения Криницына-Сажина. – Ул бөтен кешегә берьюлы тоела алмый. Машина узып киткән дияр идең, ул тавыш бу якка ишетелми. Бөтен труппа – 7 кеше – аны ап-ачык ишетте. Аннары пәрдә селкенде һәм нәрсәдер үтеп киткән кебек булды, ләкин театрда бездән башка беркем юк иде. Кичке 10нар тирәсе иде. Без бит театр халкы шунда ук образлар белән күзаллыйбыз. Бу тавыштан олы гәүдәле, ике метрдан да ким буйлы булмаган ир-ат күзалдына килеп басты.
Үзен Андрей Фирсов дип таныштырган егет сүзгә кушыла:
– Беркөнне, кичкә таба, 5нче иске гримеркада ап-ачык итеп кемнеңдер йөргәнен ишеттем. Гадәти аяк тавышы ишеткәч, без аны тоела гына дип карап тормыйбыз. Мин дә шунда ук гримеркага кердем. Беркем дә юк иде. Кычкыра-кычкыра эзләдем шул тирәдән, беркем җавап бирмәде.
Шундагы тагын бер кыз сүзгә кушыла.
– Менә монда бизәнеп утырганда да, һәрвакыт кемдер карап тора кебек. Ул бит инде шунда ук тоела.
МОҢАРЧЫ ДА БУЛГАН
Инде театрда йөреп, күпсанлы хезмәткәрләр белән сөйләшеп кайткач та, интернетка кереп тагын бер кат Алафузов сарае турында укып өйрәнергә булдым. Баксаң, монда инде өрәкләр яшәве хакында 2007нче елда ук СТС телеканалы тапшыру төшергән булган икән. Хәтта вахтершаларның берсе тәрәзә янында ике ирнең шәүләсен күрүе хакында сөйләгән. «Казань-Космопоиск» шул вакытта ук бирегә әйләнеп кайтачагын һәм инде төрле җайланмалар белән тикшерү уздырачагын әйткән булган. Тик бу сүздә генә калган ахры, чөнки андагы тикшерүләр хакында башка мәгълүмат күрмәдем. Димәк, театрда ниндидер ачылмаган сер әле дә яши.
Театрда җеннәрне Эльвира ФАТЫЙХОВА эзләде.

Комментарии