- 17.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №18 (12 май)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
“БГ”ның 27 гыйнвар санында Гөлфирә Мөнипованың “Эт-мәчеләрдә кеше акылы” дигән мәкаләсе дөнья күргән иде. Аны укып бер шаккаткан булсам, үзем дә охшаш күренешкә шаһит булгач, янәдән хайваннарда, чыннан да, кеше акыллары бардыр дигән фикергә килдем.
Без мәктәпкә тыкрык аша йөрибез. Анда елга аркылы чыгасы. Ике якны тоташтырып, басма (басма гына түгелдер дә инде ул, күпер дип тә әйтергә буладыр бәлки) салынган. Беркөнне кайтып килгәндә шундый кызык күренешкә тап булдым: басмадан төшкән уңайда ике эт уйнап сугыша иде (кыш көне андый бәйдә булмаган этләр аеруча күбәеп китә, Аллага шөкер, тими тагын үзләре), ә өченчесе, безнеңчә әйтсәк, “шухер”да тора иде. Басма өстендә мин күренгәч, “шухер”да торганы өреп алды, тик урыныннан кузгалмады. Мин дә алга таба төшәргә куркып, карап басып тора бирдем, ни дисәң дә, хайван бит, башына нинди уй киләсен кем белгән?! Үч иткәндәй, якын тирәдә беркем дә күренми. Шулай да куркуымны җиңеп, алга таба бер адым атлавым булды, “шухер”да торучысы янә тегеләренә борылып өреп куйды. Ул арада тегеләре сугышуларыннан туктады да өчесе өч якка таба китеп барды.
Бу күренештән аерыла алмыйча алга таба бара идем, каршымда янәдән башка бер эт пәйда булды. Ул да, мин дә шып итеп туктап калдык. Ни дисәң дә, алда сукмак кына бит. Димәк, кемдер юл бирергә тиеш. “Кырыйга чыксам, миннән куркып, барыбер үтеп китмәячәк инде бу”, – дип уйлап та өлгермәдем, каршымдагы җан иясе кирегә таба китә башлады. Сукмак бер өлешендә икегә бүленә: берсе алга таба урамга алып чыкса, икенчесе янәшәдәге өйнең бакчасы ягына бара иде. Акыллы җан иясе шул бакчага таба борыла торган сукмакка чыкты да киткәнемне көтеп торды. Мин үтеп киткәч кенә, сукмакка чыгып, юлын дәвам итте. Менә хайван диген инде син боларны?!
Безнең үз этебез Актырнак та бик акыллы җан иясе. Быел җәй көне безгә бер песи ияләште. Озакламый аның белән кечкенә генә бер песи баласы да күренә башлады. Соңга таба песи үзе күренми башласа да, баласы бездә торып калды. Актырнак башка песиләргә өрсә дә, бу песи баласына алай итми иде. Тегесе дә аннан курыкмыйча, күпчелек вакытны нәкъ аның каршында утыра. Дөрес, баштарак Актырнак без күренүгә ул песи баласына әкрен генә өрә иде (янәсе, күрегез, мин песиләрне ничек куркытам), тик тора-бара бөтенләй өрми башлады. Кышка таба алар бөтенләй дуслашты. Кайвакыт бер тәлинкәдән ашыйлар хәтта.
Әнисә ГАРИПОВА,
Саба районы Сатыш урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Кайтаваз
Укы!
“БГ” битләрендә капма-каршы фикерләргә урын бирелү – уңай күренеш. Чөнки ул хакыйкатьне аңлатырга юл ача. Ф.Мәүлетов (1 апрель, 2009), Н.Талипованың (22 июль,2009) адәм баласы барлыкка килү мәсьәләсен күтәргән язмалары да шундыйлардан: ислам дине белән дарвинизм (атеизм) бәхәсе.
Тулаем алганда, төрле атеистик фикерләр яшәп килүнең сәбәбе – фәнне – диннән, динне фәннән аерып карау. Ә чынбарлыкта фәннең дә, диннең дә шөгыльләнү предметы бер чыганактан – Аллаһыдан.
Бу дөньяны һәм аның законнарын юктан бар кылып, Аллаһы беренчел Китабын – Галәмнәр Китабын иңдергән. Дөньяви фән шушы Китапны укырга, аның иксез-чиксез эчтәлеген аңларга тырышу белән шөгыльләнә. Димәк, Аллаһы сүзен укый. Әмма кайбер галимнәр бу хакыйкатьне танымый.
Җиргә хәлиф итеп Аллаһы кешене бар кылган. Аны җәмгыяви зат итеп яралткан. Җәмгыять имин булсын өчен ничек яшәргә кирәклеген аңлатып, кешеләргә дип ирештергән, Коръән иңдергән. Безнең дини фән алар белән шөгыльләнә. Бу да – Аллаһы сүзен өйрәнү. Әмма кайбер дин әһелләре дөньяви гыйлемне санга сукмый.
Сәет Нурси әйтүенчә, Коръән – Галәмнәр Китабының кешеләр өчен Аллаһы үзе биргән аңлатмасы. “Әйт: “Әгәр диңгез суы язу карасы булса да, алар минем Раббымның сүзләрен язып бетерергә җитмәс иде, хәтта тагын шулкадәр өстәсәк тә” (С18.А109).
“Җир йөзендәге бөтен агачлар да каләмгә әверелеп, диңгез һәм тагын җиде диңгез суы язу карасына әйләнсә дә, алар белән дә Аллаһы сүзләрен язып бетереп булмас иде.
Шик юк ки, Аллаһы – бөек һәм хикмәт иясе”. (С31.А27).
Галәмнәр Китабының күләмен Коръән кешеләргә шулай сурәтли. Аңлашыла ки, бу дөньяда бер нәрсәне дә ясап эшләтеп, ясап үстереп булмый. Әгәр дә андый мөмкинлек Галәмнәр Китабында каралмаган икән (аны эшләргә нигезләнәсе табигать законы юк икән).
Һәрбер җан иясе дә, башка нәрсәләр кебек, шушы законнарга буйсынган хәлдә барлыкка килә һәм китә. Шушы Китапта адәм баласының да күзәнәктән бар булуы язылган. Хәзерге көндә фәннең кешене “клонировать” итә алуы – моңа дәлил. Аллаһы үзе куйган законнарны бозмый, кешене яралтканда да үтәгәндер.
Күп кенә дәрәҗәле дин әһелләре: “Атабыз Адәмне Аллаһы балчыктан ясап җан өргән дә аның кабыргасыннан Һаваны булдырган”, – дип сөйләп йөри. Белемле кешенең аңына мондый әкияткә караганда дарвинизм нигезлерәк күренә, ул аңа иярә. Гәрчә фән раславынча, хәзерге барлык кешеләр дә бер ата-анадан таралган. Дарвинизмга каршы тагын бер дәлил – Раббыбыз адәм баласын шул дәрәҗәдә аерган, кеше дөньядагы бер генә хайван белән дә нәсел бирми. Ул генетик яктан хайваннар дөньясыннан өзек.
Коръәндә дә Аллаһы үзенең Галәмнәр Китабын геннар итми. “Укы Раббының ризалыгы өчен, кайсыдыр дөньяны юктан бар кылды. Кешене кан бөртегеннән бар кылды” (С96.А1,2). Беренче иңгән аятьләрдә үк Аллаһы кешенең каян килгәнен ачык итеп әйтә.
Коръәндә кешенең балчыктан булганы да әйтелә (С23,А12; С15,А26) . Әмма боларның мәгънәсен безнең организмдагы бар матдәләр дә балчыкта бар дип аңлау дөрестер. Чөнки Коръәндә бар аятьләрнең эчтәлеге дә бер принципта түгел. Бу хакта Коръән үзе кисәтә.
“Ул сиңа бу Китапны иңдерүче. Аның кайбер аятьләре хәлиткеч. Алары Китапның нигезен тәшкил итә. Ә башкалары мүтәшәбих. Күңелләре бозык булганнар мүтәшәбих өлешенә нигезләнеп, аларны үзенчә аңлатып, читкә алып китәргә маташа, гәрчә аларның мәгънәсе Аллаһыдан һәм ныклы гыйлем ияләреннән башка беркемгә дә мәгълүм түгел” (С3.А7).
Кешелек каян башланганын динебез шулай аңлата.
Бу язмам белән бернинди дә яңалык, ачыш ясамадым. Мондый мәгълүматлар рус телле чыганакларда бар. Мәсәлән, танылган фикер иясе Ирек Хисаметдинов “Саф Ислам” газетасында күләмле генә мәкалә белән чыккан иде (№2, 8 февраль, 2007). Ул күп кенә нәрсәләрне аңларга булышты.
Татар телле мәгълүмат чараларында да хәзерге гыйлем дәрәҗәсендә материаллар булса иде. Юкса яшьләребезнең негатив күренешләрдән азат булганнары – хакыйки мөселманнар, үз белеме дәрәҗәсенә тәңгәл мәгълүмат эзләп, рус теленә күчеп бара. Телебезгә һөҗүм барган заманда бу бик тә мөһим проблема.
Камил ӘХӘТОВ.
Киров өлкәсе.
Онытылмый малай чаклар
1948 елның җәй айлары. Эссе. Без, малай-шалайлар, Мотакый турындагы инеш куентыгында көннәр буе су коенабыз. Болганчык, кызгылт ләмле су. Аның юшкыннары тәнебезгә, чәчебезгә сыланып кала, колакка су керә, зәңгәрләнеп, күшегеп бетәбез. Авылыбызда җәен су коеныр өчен бердәнбер урын – Мотакый һәм Мөнәвәрә куентыгы иде. Шушы елга-инеш буенда Мотакый абзыйлар торганга, исемне дә Мотакый дип калдырганнар. Әле дә хәтердә: яр буенда кечерәк кенә, стеналары акшар белән агартылган, ике тәрәзәсе – көньякка, берсе кояш чыгышына карый. Тавык кетәклеге дә шуңа гына терәп салынган, стенасына, берничә колгага сыерчык оясы, җил тегермәне куелган.
Мотакый абзыйның Галия, Сания исемле ике кызы булып, әниләре алданрак, аннары әтиләре дә үлгәч, алар, йортларын бикләп, Ташкент ягына китте.
Кечкенә чакта, гөрләвек агызып, Мотакый тирәсендә уйнаганнар хәтердә калган. Әле “Мотакый тавыклары кытаклый” дип җырлап та куябыз. Чөнки язгы ташу ярдан күтәрелеп, аларны су баса торган булып, бу хәлдән тавыклары да кытаклагандыр.
Әй ул Әвер Гыйльмулласы, Әлмөхәммәт Су анасыдай суда көне буе яталар иде. Яшьләре дә бездән күпкә өлкән. Әвернең астан чумып килеп безне эләктереп алып, башны бер күтәреп, бер батырып суга тончыктырганнары… Аны күрсәк, суга кермәс була идек.
Сабый чак шук чак шул ул. Тамагыбыз ач булса да, күңелебез көр булды. Авылга, урамга берәр йөк машинасы туктаса, аны сырып алабыз, аю күргәндәй, карыйбыз, кызыксынабыз, төпченәбез…
Шулай бервакыт Мәрдән абыйлар капка алдына прицеплы йөк машинасы туктады. Мәрдән абый – районда баш агроном, авылның мәртәбәле интеллигенция вәкиле. Бу машина МТСтан. Шоферы -Мәсъгут абый. Каядыр урманга баралар, ахры. Без исә машинаның һәр детален капшап чыктык. Бу көнне Мотакыйда су керү онытылды. Аннан малайлар, Йосыф, Наил, Равил, Альберт, Рәшит, Фәләхи, Камилләр, машина хуҗалары чыкканчы, кузовка менеп, сузылып ятты.
Чокыр-чакырлы авыл урамыннан кузгалып киттек. Үзебезне курку баса башлады. Мин прицепның өслегенә чытырмандай ябышкан хәлдә: “Бетүем шул икән. Әй Аллам, нигә утырдым?” – дим. Иптәшләр дә аптырашта. Күп тә үтмәде, түмгәклектә, сикермәгә эләгеп, башларым бәрелеп, күз алларым караңгыланды, калганын хәтерләмим. Хәл ничегрәк булды соң? Сикертмәдә прицеп күтәрелеп, үземне бер якка алып ата. Бәхетемә, өстемнән тәгәрмәчләр чыкмый. Шулай да йөзем, кул-аякларым җәрәхәтләнә. Соңрак кына малайларны күргән Мәсъгут абый барысын да орыша-орыша куып төшереп калдыра. Алар мине өйгә хәтле күтәреп алып кайткан.
Аңыма килеп, күземне ачканда ятагым тирәсендә Зөһрә әбием, аннан өшкерүче Шәмсекамәр түти утыра иде. Дус малайлар да янәшәмдә генә. Шәмсекамәр түти ике кулына кибеп, шомарып беткән озынча ике сөяк тоткан. Мине өшкерә, нидер укый, тагын өреп куя. Аның кайнар сулышы колакны, тәннәрне кытыклый. Бөтен тәнем сызлый, ут яна. Кузгалырга ирек бирми. Шулай өшкерә торгач, мин, яшь сөяк, атна-ун көннән аякка басып, йөри башладым. Мәрдән абыйлар турыннан үткән саен: “Нигә Мотакыйга төшеп су коенмадым икән?!” – дигән уйлар килә иде.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Интернетсыз яши алмыйлар
АКШта уздырылган тикшерүдә Америка яшьләренең интернетсыз тора алмавы ачыкланды. Mэрилэнд университеты галимнәре, югары уку йортлары студентлары кесә телефоннарына, социаль аралашу челтәрләре һәм, гомумән, интернетка мөкиббән киткән дип тапкан. Баксаң, яшьләрнең интернетка бәйлелеге исерткеч эчемлек яисә наркотик кулланган кешеләргә хас симптомнар күрсәтә, алар булмаса үзләрен начар хис итәләр.
Тикшеренүдә катнашкан яшьләрдән интернетка бәйле бар җиһазларны кулланмау сорала. 24 сәгать эчендә бу кешеләрдә нәкъ наркотик кулланучылардагы кебек төшенкелек күзәтелә. Аларның интернетка керү теләге көчәя һәм булдыра алмаган очракта аларның кәефе төшә.
Сынаудан соң аларның үз кичерешләрен язуларын сорыйлар. Күпләр ниндидер бер җитешсезлек һәм ялгызлык хисе кичерүен әйтә. Кайберәүләр бу хисне әти-әнисез калуга тиңләгән.
Шул ук тикшерү вакытында Америка яшьләренең интернеттан яңалыклар укымавы ачыкланган.
Комментарии