«Могҗизаларга ышанырга кирәк»

«Могҗизаларга ышанырга кирәк»

Тормыштагы гаделсезлекләр белән көн дә очраша башлагач, бәгырь шулкадәр ката, күңел төссезләнә, куанычлар онытыла икән ул. Могҗизаларга ышаныч кими-кими дә, ахыр чиктә бөтенләй эреп юкка чыга. Тормыш ниндидер бер соры чынбарлыкка гына әверелеп кала. Ә бу шулкадәр куркыныч…
Яңа ел алдыннан гына тик торганда ашаудан калдым. Тамактан ризык үтми. Башта су эчеп булса, соңыннан анысы да авырлык белән генә үтә башлады. Гомер булмаганны, көннәрнең берендә башым әйләнеп подъезд төбендә егылдым. Үзем белән нидер булуын да аңлыйм, ләкин нәрсә икәнен аңлатып бирә алмыйм. Иң гаҗәбе, бер җирем дә авыртмый…
Шушы хәлләр вакытында, танышларымның киңәше белән генә Сөембикә апа янына барырга мәҗбүр булдым һәм догаларның көчен тойдым. Бары тик аның догалары мине яңадан үз хәлемә кайтарды, яшәргә көч бирде.
Артык яхшы яши башладыкмы, көчебезне кая куярга белмибезме, соңгы вакытта күз тию, бозым кебек күренешләр аеруча киң таралды. Урыс матбугат чараларында «бозым ясыйм»дигән игъланнар тулып ята. Ә менә шул бозым белән очрашкан кешеләр аннан ничек арынырга белми тилмерә. Шундыйларга киңәш-сабак булыр дип, Сөембикә апа турында газетага язарга булдым.
***
Сөембикә апа Гайнуллина хәзерге Аксубай районында беренче бала булып дөньяга килгән. Бу хәл моннан 60 ел элек, бик үзенчәлекле шартларда була.
Аның әнисе, 7 айлык авыры белән авылга ялга кайта. Җәйге кызуга түзә алмыйлармы, апасы белән, Биләрдәге Изгеләр суына коенырга барырга уйлыйлар. Изге чишмәдән су да алып кайтырбыз дип, чиләкләр дә алалар. Яшь хатын, төнбоеклар җыярга дип, суга кереп китә. Озаклап йөзә торгач, аның биле авырта башлый. Алай да ул судан чыгарга уйламый. Инде чыккач, эче авыртып көчәнә башлый һәм озак та үтми ниндидер тирегә төрелгән бер йомгак дөньяга килә. Яшьлек тәҗрибәсезлегеме, алар аны бала дип уйламый да… Ана булган кеше бу тире йомгагын суга төртеп төшерә. Ә апасы аны кулына алып авылга чаба. Йортта теге тирене ерталар һәм аның эчендә бала булуы ачыклана. Сөембикә исеме биреләчәк бу сабый шулай итеп белән исән кала. Үз хәле белән генә кайта алмыйча яр буенда калган яшь хатынга туганнары да тиз арада ярдәмгә ашыга. Шушы вакыйгадан соң озак та үтми яшь парлар Әлки районының бер авылына күченәләр. Шулай да туган яклар онытылмый, Сөембикә апа хәзер дә ел саен үзе туган урынга кунакка кайтып килә икән.
– Сөембикә апа, сез догалар белән генә өшкереп калмыйсыз, кешенең киләчәген дә күрәсез. Бу вакыйга кайчан башланды, хәтерлисезме?
– Тугыз яшемдә «күрә»башладым. Үзебезнең сыйныфта укыган бер малайның күз алмаларын күрмәгәч, шуны дәү әнигә кайтып сөйләдем. «Беркемгә дә сөйләмәдеңме? Кешегә әйтмә!»– дип ул шул чакта авызыма сукты. Озак та тормады, ул малай һәлакәткә очрап үлде. Соңрак агачларның тере булуына игътибар иттем. Әйтерсең, алар күчеп йөри. Агачка кулым белән кагылсам, аның эчендә нәрсәдер йөргән кебек хис итә идем. Мин алардан энергия алып яшәгәнмен, шулай үз-үземне чистартканмын икән. Моны миңа соңыннан әбием аңлатты. Чыннан да, үземнең беркайчан да ниндидер авыру белән авырганны хәтерләмим.
– Әбиегез авызыгызга суккан икән, димәк, сездә ниндидер сәләт булуын сизгән. Гомумән, алдан күрү сәләте сезнең нәселдә бар әйберме?
– Әйе, нәкъ менә әтиләр нәселендә, әбиемдә бу көч булган. Мин аны олыгайгач, инде кияүгә чыккач кына аңладым. Әби аңлатты. Аның янына гел кешеләр килеп йөри иде, ул нидер укый иде. Әби үз сәләтен кешегә белгертми иде, дәшмәскә куша иде. Белгән кешеләр генә аның янына килеп йөрде.
– Балачакта ачылган сәләтне сез әле кияүгә чыккач кына аңлагансыз. Ә кайчан бу эш белән җитди рәвештә шөгыльләнә башладыгыз?
– 1985 елны клиник үлем кичергәч кенә сәләтем чын-чынлап уянды. Шул чакта мин 3 ай больницада яттым. Кайткач, хәтта балаларымны да танымадым. Төшләр күреп саташа идем. Күз алдына төрле сурәтләр килеп баса иде.
Ә бервакыт, шушы өйдә бәлешләр пешереп маташканда, көндезге сәгать 11дә, яп-якты көнне яшен яшьнәгән кебек ялтырап китте дә, тәрәзәдән дәү әнием килеп кергән кебек булды. Мин шул яшеннән качып калу өчен ничектер бер якка бөкрәергә өлгердем. Хәлем китте. Креслога барып утырдым да, инде күптән вафат булган дәү әнигә карап торам. Үземә үзем әйтәм: кара, мин тагын үлдем ахры, дим. Әби килеп басты да, өстәлгә сукты: «Вакыт җитте!»– диде. Мин аны аңламадым. Соңрак башка бүлмәгә чыгып, үземне кулга алып, Коръән укырга утырдым. Шулчак әби яныма килеп керде. Ап-актан киенгән. Күзләрен күрмим, гәүдәсен генә күрәм. «Мин кирәк булсам, чакырырсың», – диде. Шуннан бирле аны күргәнем юк, тик нәрсәдер сорыйсым булса, нәрсәдер белергә теләсәм, аның янымда булуын тоям. Элек курка идем, хәзер күңелдән генә аңа сорау бирәм һәм ул җавап кайтара.
– Гаиләгездә сез 5 кыз, 2 малай булгансыз. Калган туганнарыгызда сездәге кебек көч бармы?
– Берни юк. Менә үз улымда бар, ләкин әле ул аның ачылып бетмәгән, шулай да мин аның көче барлыгын тоям. Ул ни уйласа да рас килә. Бер тапкыр ул авыргач, мин аны карадым һәм шунда көче барлыгын тойдым. Андый кешедә ток булган кебек була.
– Хәзер китап кибетләрендә «Үзеңдә экстрасенс сәләтләрен ничек булдырырга»дигән бик күп китаплар сатыла. Аны укып кына кеше үзендә бу сәләтне булдыра аламы?
– Юк, Ходай бирмәгән икән, укып кына булмыйдыр дип уйлыйм. Ләкин кайбер кешедә ачылып бетмәгән сәләтләр була. Әгәр син үзеңдә көч тоясың икән, аның белән эшләргә кирәк.
– Кеше күбрәк нинди сәбәп белән килә?
– Авырулар белән бик күп киләләр. Аракы, тәмәкедән интегүчеләр килә. Яман шештән килүче күп. Әгәр операция эшләнмәгән булса, әле аны да туктатырга була. Әгәр ир белән хатын аерылыша икән, нинди сәбәптән икәнен белергә телиләр. Укуга керә аламмы, ничек булыр икән, дип килүчеләр бар. Бозым, күз тиюләр…
– Күз тию алай ук куркыныч түгелдер дә бит, Сөембикә апа, менә бозым…
– Күз тию бозыктан да начаррак, кызым. Бозымның төрлесе бар: көнләшеп эшләнгәне, ир белән хатынны аеру өчен яки үлемгә багышлап ясалганы. Ә күз тию ул кешенең эченнән чыккан энергия – ул шулкадәр көчле ки, күз тигән кеше шунда ук егылып үләргә дә мөмкин. Әгәр кеше соңга калмаса, аңа ярдәм итеп була әле. Бик каты булмаган күз тию еллар дәвамында йөри ала. Ул кеше акрынлап сүрелә, авырый башлый. Үлемгә дип ясалган бозык та йөри ала һәм ул күбрәк яман шеш авыруына китерә.
– Бозык ясаган кешегә ул үзенә кире кайта диләр. Үзе үк эшләгән формада кайтамы, әллә башкача чагылачакмы?
– Ул тагын да көчлерәк булып кайта. Аны Алла үзе хөкем итә, ә аның көче ниндидер явыз көчләрнекенә караганда күпкә зуррак.
– Кеше ялгышып та бозык эшләргә мөмкин бит. Аның үзенә әйләнеп кайтканчы ук, ул ничектер үзен бу бозыктан аралый аламы?
– Әгәр Ходай алдында чын күңелдән үкенсә, гафу сораса, үз гаебен таныса аралап була. Ләкин ул кеше тагын бер тапкыр бозык эшләү юлына басса, бөтен үкенечләре буш куык булып шартлап, элек эшләгән гөнаһлары да үзенә бик зур хәсрәт булып кайтачак. Әти-әниең эшләгән ялгышлар да, хәтта ки үзең белми эшләгән гөнаһлар да барыбер кире кайта.
– Күрәзәлек ул шайтаннан дигән сүз бар. Үзегез ничек уйлыйсыз?
– Мин алай уйлый алмыйм, чөнки үзем Аллага бик ышанам. Әгәр янәшәмдә шайтаннар булса, мин үзем дә кара көчләрне кабул итә алыр идем. Икенче яктан карасак, мин бит кешеләргә ярдәм дә итәм. Ходай миңа бу сәләтне нәкъ менә кешеләргә ярдәм итү өчен биргәндер дип уйлыйм. Кайвакыт миңа киләләр дә: «Иремне кире кайтару өчен бозык яса әле», – диләр. Мин андый кешеләрне күрә алмыйм, куып чыгарам.
Мин үз дошманымны да ерактан күрәм һәм шуның белән бәхетлемен. Балаларымны һәм үземне саклый алам, шул иң мөһиме.
– Саклыйм дигәннән, сез кешеләргә калкан (оберег) ясыйм дисез. Бу ничек эшләнә?
– Кешенең 7 чакрасы бар. Алар ачык тора. Күз белән карап, сүз белән әйтеп, ризык белән ашатып… кешегә бозык кертәләр. Ә инде кеше өстенә догалар укып, шушы ачык торган чакраларны ябасың икән, кешеләргә начарлык кертеп булмый. Калкан бөтен шакшы бозыклардан саклый.
– Сәләтегез аркасында тормышыгызга куркыныч янаган минутлар да булгандыр…
– Соңгы очракка 3 ел бардыр инде. Мин бер кешегә аңа кем бозым ясавын әйттем һәм шул бозым ясаучы үзе минем янга килде. Ул сихер белән шөгыльләнә иде һәм минем башыма пистолет терәп: «Бу синең соңгы минутың», – диде. Шунда ниндидер көч мине алга этте һәм мин алга бара башлагач ул да артка таба атлый башлады. Машинасына утырып китте. Берни эшли алмады. Мин үзем түгел, ә ниндидер башка көч тотты аны.
– Сез үз киләчәгегезне дә әйтә аласызмы?
– Юк, үземнекен күрмим. Үземә охшаган бер абый бар иде, ул да башкаларныкын күрә, ә үзенекен күрми иде. Без аның белән очрашып, бер-беребезгә сөйли идек. Ул хәзер мәрхүм инде. Ә башка ышанычлы кешене тапканым юк әле.
– Сөембикә апа, сезгә ышанмыйча килгән кешеләргә дә өшкерүләрнең, догаларның файдасы тияме?
– Юк, инанып килгәндә генә файдасы бар. Мин шунда ук кешенең ышану-ышанмавын сизеп алам.
– Фотосурәтләрдән карыйм дисез. Ни өчен шулай?
– Кешенең күзенә карагач, ул терелгән кебек була. Аның күзләре аша аның кемлеген, ниндилеген әйтә алам. Туган көнен, аен, елын белү дә мөһим.
– Кешеләр бозык чыгарырга, өшкертергә килгәндә, ниләр алып килергә тиеш?
– Тоз, йөзем җимеше, чәй, су. Кемдер 7 әйбер кирәк ди. Юк, аның кадәр үк кирәкми. Тозны суга салып чайканасың, йөземне ашыйсың, суны эчәсең. Пешкән ризык алып килергә ярамый. Алдан ук әйтим: миңа килгәч, күпме акча аласың, дигән сорау бирмәсеннәр. Мин гел әйтәм: хәерне сорап алмыйлар! Һәр эшең, һәр тиенең өчен теге дөньяда хисап кирәк булачак.
Сөембикә апаның мине озата чыкканда әйткән сүзләрен, аның теләк-киңәшләре итеп газета укучыларга да җиткерәсем килә.
– Кызым, гел шулай көләч бул, елмаеп йөр. Дошманыңны бары тик елмаеп кына җиңеп була, чөнки син елмаюың белән үк аннан өстен. Әгәр аның белән әрләшсәң, кычкырышсаң, үзеңә генә авыр була. Елмаюың дошманның сиңа юнәлгән караңгылыгына көзге кебек тәэсир итеп, ул начарлыкны кире аның үзенә җибәрәчәк. Шайтан кеше елаганын күрсә: «Әһә, мин аны җиңдем», – дияр. Әгәр кеше елмая икән, аның күңеле дә изгелектә, яхшылыкта булыр. Могҗизаларга да ышан. Алар адым саен һәм без көтмәгәндә була. Аларга бары тик ышанырга гына кирәк.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Лаеш-Казан.

Комментарии