Кочакларга оялмагыз

Бервакыт бер танышым авызыннан әлеге гыйбрәтле хәлне ишетергә туры килгән иде. Шуны сезнең белән дә уртаклашыйм әле.

Зур гына бер шәһәрнең бала тудыру йортында игезәк балалар: кыз белән малай дөньяга аваз сала. Ләкин алар икесе дә шул кадәр зәгыйфь булалар. Бигрәк тә кыз баланың яшәренә шик белдерә табиблар. Чөнки йөрәк авыруы белән туган кыз баланың гомере кыл өстендә генә эленеп тора. Алай да игезәкләрне вакытлыча аерым инкубаторларга урнаштыралар. Яхшы нәтиҗәләр булмагач, балаларны инкубатордан алырга карар итә табиблар.

Ләкин, бер табибә кыз, бөтен кагыйдәләрне бозып һәм бар җаваплылыкны үз өстенә алып, балаларның икесен бер инкубаторга урнаштыру җаен таба. Нәкъ әниләренең карынындагы кебек, бер-берсенә караткан хәлдә урнаштыра ул аларны. Әгәр инде язмыш шулай кушкан икән, бу дөньядан киткәндә дә янәшә булсыннар, дип, уйлый ул.

Алга таба булган хәлләрдән барлык хезмәткәрләр шакката. Үлемгә хөкем ителгән сеңлесен янәшә салуга, беренче булып дөньяга аваз салган малай аны нәни куллары белән кочып ала. Шулчак кызчыкның йөрәк тибеше ешая, кан басымы һәм тән температурасы тиешле дәрәҗәгә килә. Һәр секунд, һәр минут саен сабыйларның икесенең дә хәле яхшырганнан яхшыра бара. Шулай итеп, алар икесе дә исән кала.

Әлеге могҗиза хакында матбугат битләрендә дә шактый язылган диләр. Якын кешеңнең янәшәдә булуы, аның сине кочагына алуы да җирдә искитмәле хәлләр майтарырга мөмкин икән лә... Димәк, тормышта безгә ихлас кочулар сулар һава кебек бик кирәк икән бит! Шул кочулар рәхәтлек, шатлык бүләк итә икән. Шул кочулар безне бер-беребезгә тагын да якынайта икән! Бу хәтта галимнәр тарафыннан да расланган. Бер-беребезне кочкан мизгелләрдә безнең канда «окситацин» дип аталучы ярату һәм канәгатьлек гормоны бүленеп чыга икән. Ул безгә ялгызлык хисләрен, күңелсез уйларны куып таратырга ярдәм итә, кан басымын көйли, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә. Көнгә иң кимендә дүрт тапкыр якыннарыңны кочарга кирәк, ди галимнәр. Ә инде үзеңне тагын да бәхетлерәк хис итәр өчен кочуларның күләме җиде-сигездән дә ким булмаска тиеш икән. Үзеңнең кирәклегеңне, кадереңне тою өчен күп тә кирәкми икән бит югыйсә!

Әгәр сезнең бүгенге көндә әле парыгыз юк икән, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны, дусларыгызны кочыгыз!

Кулларың белән кочып алу тирә-юньдәгеләргә елмаюлы караш кебек тәэсир итә икән. Иң зур бүләк ул – ихластан кочып алу! Бәлки бүген, кем дә булса, нәкъ менә сезнең кочаклавыгызга, игътибарыгызга мохтаҗдыр. Хак Тәгалә сезнең аркылы, бәлки, кемгәдер шул назны, хөрмәтне бүләк итеп бирергә телидер. Оялмагыз кочаклашырга! Исән чакта яратыгыз, кадерләгез, кочыгыз якыннарыгызны!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии