Сәер хәлләр

Сихер, бозым, ырым турындагы мәкаләләрне укыгач, минем дә үз тормышымда булган хәлләрне язасым килде. Үзем бервакытта да сихерче, багучы янына бармадым. Кызыма да шулай өйрәттем. Мин Аллаһка гына ышанам. Әни мине: «Урамга чыккач як-ягыңа кара. Кеше килсә, уздырып җибәр, юлы уңмаса, синнән күрер», – дип өйрәтте.

1956нче елның июнь аенда (сәфәр аеның шимбәсенә туры килгән көн иде) күрше авыл егетенә тормышка чыктым. «Аең сәфәр булмасын, көнең шимбә булмасын», – диләр бит. Безне озата барган Гөлсинә апа, хәерле юл теләп, авыл башында төшеп калды. Без авылга килеп кергәндә төн уртасы якынлашып килә, утлар сүнгән, авыл йокыга талган иде инде. Килеп җитәрәк, күршеләрнең капкасыннан кемдер чыгып карады. Без машина белән якынлашуга бер хатын-кыз йөгереп чыкты да, машина алдына бер чиләк су сибеп, кереп тә китте. Икәүләшеп әллә нишләп киттек, күңел төште, юри шулай эшләделәр дигән шик тә уянды. Өйгә кердек, матур итеп каршы алдылар, бабай килеп, никах укыды. Иртәгәсен бөтен туганнарны, авылдашларны җыеп, зур итеп мәҗлес үткәрделәр, кияү мунчасы яктылар. Әнине алып килдек. Аны да мунчага юынырга җибәрделәр. Бераздан янына барсам, ул инде юынып чыккан, мунча чоланында киенеп тора. Башына бәйләргә өр-яңа, ап-ак бүз яулык алып килгән. Бәйлим генә дигән иде, яулыгы юешкә барып та төште, шуңа аяк киеме белән китереп тә басты. Бәйләрлек җире калмады яулыкның. Әни шул вакытта, әрнеп: «Әй бала, булмый икән», – диде. 4 айдан, бер сәбәпсез, икебез ике якка китеп бардык. Ул – Себергә шахтага, мин – укырга. Укып бетергәч, аның янына киттем. Шахтерлар барагында яшәдек, кызыбыз туды. Яз җиткәч, тәрәзәләр юыйм дисәм, тәрәзә рамына кыеклап түгел, туп-туры итеп зур энә кадап киткәннәр. 10см чамасы ак җеп тә сапланган. Тәрәзә төбеннән кеше йөрми, бакчасы бар, коймалары биек итеп тотылган. Энәне алдым да, җиргә кададым. 5 айдан аерылыштык. Ул өйләнде, мин дә озак еллардан соң, кабат кияүгә чыктым.

1981нче елда Буадан шәхси йорт сатып алдык. Элеккеге хуҗаның тәрәзә төбендә гөлләре калды. 8 ай яшәгәч, бер көнне иртә белән торсак, гөлләр, кырау суккан кебек, шиңеп, бөгелеп төшкән. Шул көнне өйлә вакытында газ аркасында янгын чыкты, яндык. Себер токымлы песиебез янгында үлде. Шул атнада икенче буын энем һәм каенэнем авариядә үлделәр.

Йолдызнамә турында да языйм әле. Моннан 20 ел элек газетадан йолдызнамә укып утырам. Мин Арыслан йолдызлыгында туган. Миңа, үлем белән бәйле эшләр булырга мөмкин, диелгән. «Бездә үлүче юк әле», – дидем. Икенче көнне әнигә авыру тиде. Ул шул атнада вафат булды. Тугыз елдан соң тагын укыдым: «Атна ахырында кайгы булыр», – диелгән. Якшәмбе көнне Буа больницасында кызым бик авырдан өченче баласын тапты. Баланы вертолет белән Казанга алып киттеләр, кызыма ире Казаннан алып кайтып, кан салдылар. Шул атнада, шул ук больницада икенче ирем үлде, шимбә көнне җирләдек.

Әнинең әтисе – бабай – 1915нче елда сугышта хәбәрсез югалгач, әби 2 улы, 2 кызы белән ялгызы кала. 2 улы сугышта үлә. Әти белән әни дә бергә 17 ай гына яшәп калалар. Беренче балалары – минем бертуган абыем була, 5 айлык булганда үлә. Әтинең энесе дә хәбәрсез югала. Әни мине ялгызы үстерде. Инде мин дә баламны гомер буе ялгыз үстердем. Әллә безнең йортта берәр каһәр бар микән, дип тә уйлыйм кайчак.

«Безнең гәҗит»нең кайсыдыр санында сугыш ятимнәренә 40 сум түләнде дип укыган идем. 1947нче елда акча алышынып, ул 4 сумга калды. Анысы да өйгә кайтмады, аңа займ бирделәр. Ул займ балаларга уйнарга гына ярады. Берәр вакыт газетагызда ач-ялангач халыкка ул займның ни өчен көчләп тагылганын язсагыз иде. Кемгә нинди файда булды икән аннан?

Суфия ӘХМӘТОВА,

Буа шәһәре

Комментарии